Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ЛДПР рәисе Слуцкий махсус операциянең кайчан бетәчәген әйтте

news_top_970_100
ЛДПР рәисе Слуцкий махсус операциянең кайчан бетәчәген әйтте

Россия Украинаны демилитаризация һәм денацификацияләү буенча махсус хәрби операцияне быел җиңү белән тәмамлаячак. Бу хакта ЛДПР рәисе Леонид Слуцкий әйтте, дип яза «Российская газета».

«Россия изге махсус операцияне быел җиңү беләм тәмамлаячак, дип ышанам», – дигән ул.

Слуцкий фикеренчә, Россиянең Авдеевкадагы уникаль җиңүе тарихка кереп калачак.

ЛДПРның элекке җитәкчесе Владимир Жириновский шактый кызыклы һәм чынбарлыкка ашкан фаразлар әйткән иде. Бу фаразларны аның алдан күрүчәнлеге белән дә, югары даирәләргә билгеле булган яшерен серләрне белүе белән дә аңлатучылар бар. Шулай ук «Жириновский төрле темаларга сөйләп торган, кайбер фаразлары шуңа күрә чынга аша, ә инде чынга ашмаганнары онытыла бара», дип аңлатучылар да бар.

Слуцкий ЛДПРның атасы Жириновскийга иярергә телиме, әллә инде аңа да «алдан күрү сәләте» бирелгәнме – сынап карарга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100