Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Жириновский атом сугышының кайда һәм кайчан башланачагын фаразлаган булган

news_top_970_100
Жириновский атом сугышының кайда һәм кайчан башланачагын фаразлаган булган

ЛДПР башлыгы Владимир Жириновскийның исән чагында әйткән фаразларын тартып чыгаралар. Күптән түгел генә аның Израилдә сугыш булачагын әйткән сүзләрен казып чыгарганнар иде. 2019 елда Жириновский телевидениедә чыгыш ясаганда, Якын Көнчыгышта атом-төш сугышы башланачагын әйткән булган. (Якын Көнчыгыш дип Палестина, Израиль, Төркия, Иран, Гыйрак, Согуд Гарәбстаны һәм Гарәб ярымутравындагы башка гарәп илләрен, Кавказ илләрен атыйлар, кайберәүләр Якын Көнчыгышка Мисырны да кертә).

«Мин сезгә ышандырып әйтә алам – якындагы 10-15 елда Якын Көнчыгышта атом-төш конфликты булачак, Израиль Палестинага каршы атом коралын кулланачак», – дип әйткән булган Жириновский.

ХАМАС 7 октябрьдә Израильгә һөҗүм итте. Моңа җавап итеп, Израиль Газа Секторына каршы «чикләнмәгән сугыш» игълан итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100