Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Жириновскийның яңа фаразлары тарала: «19 сентябрьне көтегез...»

news_top_970_100
Жириновскийның яңа фаразлары тарала: «19 сентябрьне көтегез...»
ЛДПР сайтыннан

Владимир Жириновский үлсә дә, әлегә кадәр аның чыгышлары популяр булып кала. Аны алдан күрә белгән, «Нострадамус» дип тә атыйлар.

  • 2021 елның декабрендә Владимир Жириновский Думада чыгыш ясый һәм махсус хәрби операция датасын атый. Ул 2 генә көнгә ялгыша – 22 февраль турында әйтә. Калганнары дөрес – махсус операция, ул әйткәнчә, иртәнге 4тә башлана. «Мин 2022 елның тыныч булуын теләр идем, әмма мин дөреслек яратам. Бу ел тыныч булмаячак», – ди ул 2021 елның декабрендә.

Хәзер Жириновскийның чираттагы фаразы таралды. Ул 19 сентябрьне көтәргә тәкъдим итә.

«19 сентябрьне көтегез. Бөтен нәрсә 2024 елның мартына кадәр тыначак, аннары тагын башланачак. Президент сайлавы булганда», – дигән Жириновский үләр алдыннан.

Жириновскийның бу фаразларының асылын нигездә төрлечә аңлаталар.

Ул алдан күрә белгән, дип уйлаучылар бар. Кайберәүләр исә, ул теләсә ни сөйләп йөргән, шуңа да, очраклылык принципы буенча, кайберләре чынга аша, диләр. Ә тагын бер төркем кешеләр ис, ул югары даирәдә булган серләрне белгән, шуларның кайберләрен әйткән, ди. «Бөтен кеше аны «дурачок» дип кабул иткән, шуңа да аның ул серләрне сөйләнеп йөрүен кичергәннәр. Ә чынлыкта ул – югары даирәдәге затларның берсе», – дип фикерләүчеләр бар.

19 сентябрьгә күп калмады бит инде. Ә сез ничек, ышанасызмы Жириновский фаразларына?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100