Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Жириновский Украинадагы вакыйгаларның кайчан бетәчәге хакында ни әйткән?

news_top_970_100
Жириновский Украинадагы вакыйгаларның кайчан бетәчәге хакында ни әйткән?

ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский 2021 елда ук махсус хәрби операция башлану датасын хәбәр итүе билгеле. Шул сәбәпле, сәясәтчене «Ванга», «Нострадамус» дип данлап язалар. Дөрестән дә, 2021 елның декабрендә Владимир Жириновский Думада чыгыш ясый һәм махсус хәрби операция датасын атый. Ул 2 генә көнгә ялгыша – 22 февраль турында әйтә. Калганнары дөрес – махсус операция, ул әйткәнчә, иртәнге 4тә башлана. «Мин 2022 елның тыныч булуын теләр идем, әмма мин дөреслек яратам. Бу ел тыныч булмаячак», – ди ул 2021 елның декабрендә.

Билгеле, моны сәясәтченең яшерен мәгълүматларны белү мөмкинлеге белән аңлатып була.

Жириновский 2022 елның 6 апрелендә вафат булды. Күптән түгел генә аның бер чыгышындагы мобилизация һәм конфликтның тәмамлануына кагылышлы мәгълүмат турында яза башладылар.

«19 сентябрьне көтегез. 2024 елның мартына кадәр бөтен нәрсә тынычлана, аннары тагын кискенләшә. Президент сайлаулары узганда», – ди Жириновский. (2024 елда президентны сайлау срогы җитә).

Жириновский кайсы елның 19 сентябре һәм нәрсә турында сүз барганын да әйтми, әмма бу сәер чыгыш мобилизация турында дип уйлап тапканнар. Ә 2024 елның марты – махсус операция тәмамлану, дип фаразлыйлар, гәрчә Жириновский киресенчә «кискенләшү» турында әйтсә дә.

Бер чыгышында Жириновский махсус операция ни өчен башлана икәнен дә әйтә. «Сәбәбе – зур капитал, куярга урын юк. Бердәнбер ысул – Европаның берәр урынында хәрби конфликт, аннары аны төзекләндерәләр. Башта корал саталар, аннары гаскәр кертәләр. Өлешчә мобилизациягә әзерләнегез», – ди ул.

Жириновскийның АКШка кара тәнле президент киләчәген әйткән фаразы да бар. Бу фаразларны Жириновскийның бик күп сөйләве белән дә аңлаталар – ягъни гел нәрсәдер сөйләп торасың икән, барыбер, кайсыдыр чынга аша. Шулай ук, Жириновский киләчәкне күрә алган фаразчы булган, диючеләр дә аз түгел.

Монда шуны искәртү дөрес булыр: Жириновскийның тормышка ашмаган фаразлары да бик күп.

Мәсәлән, Жириновский «Гыйрак белән сугышта АКШ җиңеләчәк, 250 меңлек Гыйрак армиясе американнарны чәчеп кенә атачак» дигән иде. Сугыш 2003 елның 20 мартында башланды, 9 апрельдә американнар Багдадны алды.

2021 елның апрелендә Жириновский «Украина белән конфликт булган очракта каршылык 24 сәгать эчендә бетәчәк» дигән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100