Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Жириновскийның 2024 елга фаразы: Йәмәндә сугыш буласын да алдан белгәнме?

news_top_970_100
Владимир Жириновскийның 2024 елга фаразы: Йәмәндә сугыш буласын да алдан белгәнме?

Бүген АКШ һәм Бөекбритания Йәмәндәге хусит базаларын утка тотты. Моңа җавап итеп, Йәмән сугышны «бөтен төбәккә җәелдерәчәген» белдерде, Иран исә Йәмәнгә теләктәшлек күрсәтәчәген әйтте.

Социаль челтәрләрдә Жириновскийның исән чактагы – 2019 елгы чыгышы тарала. Ул «Вечер с Владимиром Соловьевым» тапшыруында Якын Көнчыгышта һәм Украинада булачак хәлләрне фаразлаган булган.

Аның белән бергә студиягә Украинадан сәясәт белгечләре катнаша. Жириновский аларга мөрәҗәгать итеп сөйли:

– Бу сайлау сездә соңгы сайлау булды. 2024 елда сездә сайлау булмаячак!

(Сүз Украинада барган президент сайлавы турында бара, анда Владимир Зеленский президент итеп сайлана. Жириновский болай дип әйткәч, студиядәге кунаклар көлеп куя, аның сүзен кабатлап, «соңгы» дип көлешеләр. Бу фаразның чынга ашу ихтималы бар – Украинада хәрби хәл булу сәбәпле, 2024 елның мартында булачак сайлаулар билгесез вакытка кичектерелде).

– Украина дип аталган ил булмаячак. Сез Якын Көнчыгыштагы хәлләрне исәпкә алмыйсыз. Анда шундый вакыйгалар башланачак – бар да Украинаның нәрсә икәнен дә онытачак. Сүз өченче бөтендөнья сугышы турында бара. Иран ул – Вьетнам да, Төньяк Корея да, Косово да түгел. Анда иң куркыныч хәлләр булачак. Без сезгә аннан качакларны уздырып җибәрергә мәҗбүр булачакбыз. Сезгә Европа үткәреп җибәрәчәк, безнең үтенеч белән төрекләр уздырып җибәрәчәк. Барысы да сезгә җыелачак, һәм сезнең илегез бетәчәк. Без моны эшләргә мәҗбүр булачакбыз. Сез халыкара хокукларны санга сукмыйсыз, Россиянең нәрсә икәнен оныттыгыз. Нәрсәне бозып була, сез аны инде боздыгыз. Сез мыскыл итәсез. Сез менә монда (студиядә) инде ничә ел? 5 ел. Ә безнең сәясәтчеләр анда (Украинада) бармы? Спортчылар, артистлар, депутатлар? Без барысын да тыйдыгыз. Сез чиктә русларга бармак эзен тапшырырга мәҗбүр итәсез. Бу – фашистлар Германиясе уйлап таба алмаган әйбер. Рус телен тыйдыгыз, радиосын, телевидениесен, газеталарны. Әйдәгез, бөтенләй чикне ябабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100