Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызганыч, бүген тыныч үсеш һөҗүмнең күз угында...»: Алабугага дроннар һөҗүме турында

news_top_970_100
«Кызганыч, бүген тыныч үсеш һөҗүмнең күз угында...»: Алабугага дроннар һөҗүме турында
Фото: социаль челтәрләрдәге видеодан скриншот

Бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итте. Алабуга махсус икътисади зонасындагы «Алабуга политех» көллияте тулай торагына дрон төшеп шартлау сәбәпле, студентлар арасында яраланучылар бар. Аларның берсенең дә гомеренә куркыныч янамый, диелә рәсми хәбәрләрдә.

«Җитди җимерекләр юк, предприятиеләрнең технологик процессы бозылмаган. Алабугада, кызганыч, бинаның җимерелүе аркасында зыян күрүчеләр бар. Аларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә», – диелә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте тараткан хәбәрдә.

Фото: © Социаль челтәрләр

«Хәзер тынычлык саклау һәм бу җинаятьне кылган кешеләр аңлы рәвештә булдырырга тырышкан паникага бирелмәү бик мөһим», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

«Алабуга»га һөҗүм иткән пилотсыз очу аппаратларында НАТО илләре җиһазлары бар

«Алабуга»га һөҗүм иткән БПЛАлар НАТО илләре җиһазлары белән җиһазландырылган, диде «Алабуга» махсус икътисади зона генераль директоры Тимур Шаһивәлиев.

Ул һөҗүмнең 5.45тә 2 пилотсыз очкыч белән ясалуын әйтте.

Зыян күрүчеләр саны 13 кешегә кадәр артты

13.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, 13 кеше зыян күргән. Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Студентлар арасында 2 балигъ булмаган бала бар. Алар барысы да Алабуга үзәк район хастаханәсенә китерелгән. Дәвалау-диагностика чаралары уздырганнан соң, 5 кешене амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.

Фото: © Социаль челтәрләр

8 кеше хастаханәгә озатылган. Табиблар аларның хәлен җиңел һәм уртача авыр дәрәҗәдә дип бәяли, гомерләренә куркыныч янамый. Зыян күрүчеләргә барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.

Яраланучылар арасында Руанда, Көньяк Судан студентлары бар.

Түбән Кама мэры оешмаларга дроннар һөҗүме турында сөйләде

Түбән Кама мэры Рамил Муллин сүзләренчә, «Танеко» заводына һөҗүм ясарга теләгән дрон иминлек системасы белән зарарсызландырылган, оешманың технология процессы өзелмәгән. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

«Бөтен хезмәтләр дә оператив эшләде. Иминлек системасы эшләде. Зыян күрүчеләр һәм җитди җимерелүләр юк», – дип язган Рамил Муллин.

Шәһәр җитәкчесе Түбән Кама халкына тынычлык сакларга, паникага бирелмәскә һәм рәсми чыганаклардагы мәгълүматларга ышанырга кушты.

Андрей Картаполов: Беспилотниклар Украина территориясеннән җибәрелгән

Татарстанда Алабугага һәм Түбән Камага һөҗүм иткән пилотсыз очу аппаратлары һичшиксез Украина территориясеннән җибәрелгән, диде Дәүләт Думасы комитеты рәисе Андрей Картаполов.

«Бу беспилотникларның нинди типта икәнен, аларның нидән гыйбарәт булуын аңларга кирәк. Интернеттагы видео буенча, ул күбрәк җиңел моторлы самолетка охшаган. Аның пилотлы һәм пилотсыз вариантта кулланылуын аңлыйсы калды», – дип әйтте Картаполов.

Аның фикеренчә, аппаратлар турында ахыргы мәгълүматны бары тик тикшерүдән соң гына ясап була һәм шуннан соң аларга каршы көрәш буенча киңәшләр әзерләргә мөмкин.

Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев: Дошман безне җиңә алмаячак

Дәүләт Советы депутаты, Казан инновация университетының беренче проректоры Игорь Бикеев «Татар-информ»га һөҗүм турында фикерләрен әйтте.

«Хәле катлауланганда һәм хәтта, куркыныч янаганда, дошман һәрвакыт террор һөҗүмнәрен көчәйтә. Шулай итеп ул үзенең уңышсызлыкларыннан игътибарны читкә юнәлтергә, зыян салырга, әмма беренче чиратта курку таратырга тырыша. Куркыту – терроризмның асылы, аның нервысы», – диде ул.

Фото: © Рамил Гали / "Татар-информ" архивы

Игорь Бикеев сүзләренчә, Татарстан – Россиянең үсеш локомотивларының берсе, зур сәнәгать, мәгариф, инфраструктура объектлары булган, һәр яктан уңышлы төбәк. Шул сәбәпле, дошман террор һөҗүме өчен Татарстанны сайлаган, диде Бикеев.

«Хәрби дроннар һөҗүме Россиянең дөрес юлдан баруына, ил Президенты Владимир Путинның сәясәте тулысынча аклануына ышанычны тагын да ныгытачак. Иң мөһиме – паникага бирелмәскә кирәк, террорчылар нәкъ шуңа ирешергә тели дә. Аек акыл, салкын баш белән эш итәргә кирәк. Дошман безне җиңә алмаячак», – ди депутат.

Айдар Метшин: «Төп максат – бердәмлекне какшату»

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин фикеренчә, Татарстан предприятиеләренә һөҗүмнәрнең максаты – ил гражданнарының бердәмлеген һәм оешканлыгын какшату. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында язган.

«Бүген без Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратларының моңарчы күрелмәгән һөҗүме шаһиты булдык. Җитди җимерелүләр юк, оешмаларның технология процессы бозылмаган, әмма Алабугада зыян күрүчеләр бар, аларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Бу һөҗүмнәрнең максаты Россиянең икътисади куәтен какшату гына түгел. Барыбыз да аңлыйбыз, төп максат – илебез гражданнарының бердәмлеген һәм оешканлыгын юкка чыгару», – дигән депутат.

Фото: © "Татар-информ" архивы

Айдар Метшин Татарстан халкын бары тик рәсми чыганакларга гына ышанырга һәм паникага бирелмәскә чакыра.

Депутат Максим Топилин: «Нацистлар үз йөзен күрсәтә»

Россия Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, Татарстан оешмаларына беспилотник белән һөҗүм итеп, нацистлар үз йөзләрен күрсәтте, дип саный.

«Без, әлбәттә, бу хакта барысын да белә идек, әмма хәзер тагын бер дәлил: бүген иртән Татарстанның Алабугадагы һәм Түбән Камадагы пердприятиеләренә беспилотниклар һөҗүм итте», – дип язган депутат үзенең Телеграм-каналында.

Кешеләрнең исән булуы – иң мөһиме, дигән ул. Топилин әйткәнчә, мондый һөҗүмнәрнең максаты – коткы тарату һәм җәмгыятьтә паника тудыру. Әмма дошманнар Россияне куркыта алмый, дип ышана депутат.

«Безнең кешеләр Бөек Ватан сугышын узды, ә хәзер бу күренеш алдында кыю торды һәм торачак та», – дип язган ул.

Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле: «Алабуга» күптән Көнбатышның игътибарын җәлеп итә»

«Алабуга» махсус икътисади зонасына НАТО комплектациясендәге пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме алдан планлаштырылган. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында Россия Тышкы эшләр министрлыгының Луганскидагы вәкиле Владислав Дейнего язган.

«Алабуга Политех» Көнбатышның игътибарын күптән җәлеп итә», – дигән ул.

Дейнего сүзләренчә, «Алабуга» махсус икътисади зонасы тулай торагына һөҗүм итү «Көнбатыш гамәлләренә мантыйк ягыннан туры килә».

Дмитрий Песков: «Киев террорлык активлыгын дәвам итә»

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Түбән Камадагы «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексына Украина дроннары һөҗүме турында фикерен әйтте.

«Киев режимы үзенең террорлык активлыгын дәвам итә. Без һәм беренче чиратта безнең хәрбиләр бу куркынычны киметү, ә алга таба тулысынча юкка чыгару өчен эшлибез», – дип сөйләгән Россия Президентының матбугат сәркатибе ТАСС агентлыгына.

Фото: © "Татар-информ" архивы

Рәсим Баксиков: «Безне куркытырга тырышалар, әмма алар безнең ачуны гына чыгара»

Россия Герое Рәсим Баксиков Алабугада һәм Түбән Камада пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме турында фикерләрен әйтте. «Татар-информ» белән сөйләшкәндә ул, Украина мондый гамәлләре белән безнең ачуын гына чыгара, диде.

Баксиков фаҗига турында белүгә үк, зыян күрүчеләр булу-булмавы турында кызыксынган.

«Яраланучыларга тизрәк савыгуларын телим. Бүген вокзалда үзебезнең егетләрне хәрби операциягә озаттым. Аларга шушы яңалыкны әйттем. Дөресен әйткәндә, тулай торакка һөҗүм итү – түбәнлек. Бу хәл турында ишеткәч, аларның нинди объектларга һөҗүм итүләре турында белештем. Алар инфраструктурага да, заводка да һөҗүм итмәгән, нәкъ менә тулай торакка һөҗүм иткән. Бу курку уятты», – диде ул.

Рәсим Баксиков әйткәнчә, бу хәлгә карата аның позициясе хәрби иптәшләренеке кебек үк.

«Без, хәрби хәрәкәтләр алып баручы хәрби төркем, Украина Кораллы көчләре безнең ачуны гына китерә, дип әйтергә телибез. Бу – арттан кабахәтләрчә һөҗүм итү. Без инфраструктурага һөҗүм итәбез, ә алар – тулай торакка. Алар кая һөҗүм иткәннәрен белгәнме, юкмы, анысын әйтә алмыйм, тик моның торак бина икәне күренеп тора бит, нигә анда һөҗүм итәргә? Дроннарда картинаны операторга тапшыра торган камералар юк дип уйлыйсызмы әллә? Күрәсең, алар безне куркытырга тырыша, тик, минемчә, алар безнең ачуны гына чыгара», – диде ул.

Офицер фикеренчә, моңа җавап итеп, без һич кенә дә тыныч кешеләргә һөҗүм итәргә тиеш түгел.

Фото: © "Татар-информ" архивы

«Без хәрби юнәлештә, хәрби хәрәкәтләр алып бару юнәлешендә эшләүне дәвам итәргә тиеш. Бу хакта әйтер сүзем бар, тик бу – киң җәмәгатьчелек өчен түгел. Моның өчен акча алып яткан кешеләргә җәза бирелергә тиеш. Минем белән Татарстан гына түгел, ә тулаем Россия җәмәгатьчелеге килешер. Аларның барысына да тәмугта януларын телим», – диде ул.

Ольга Павлова: «Хәрби операция максатлары үтәлергә тиешлеген раслый»

Махсус хәрби операция максатлары тулысынча үтәлергә тиеш, моны «Алабуга» махсус икътисади зонасы тулай торагына һөҗүм иткән пилотсыз очу аппаратларының җиһазландырылуы раслый. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның Җәмәгать палатасы әгъзасы Ольга Павлова әйтте.

«Пилотсыз очу аппаратларының НАТО илләре җайланмалары белән җиһазландырылган булуы турында мәгълүмат бар инде, бу – махсус операция максатлары тулысынча үтәлергә тиешлеген тагын бер кат раслый», – диде Ольга Павлова.

Аның фикеренчә, Татарстан һәм Россия халкына тагын да ныграк берләшергә кирәк. Шулай ук ул, бүгенге һөҗүмнең заказчылары да, башкаручылары да табылачак, дип ышана.

«Фронтта җиңүләре булмагач, террористлар гражданлык, тыныч тормыш объектларына һөҗүм итә. Иң мөһиме, бүген Татарстан халыкара сәясәттә аерым роль уйный һәм анда лидерларның берсе булып тора, шуңа күрә бу террорлык актының мәгънәсе бар», – дип саный Ольга Павлова.

Шулай ук ул зыян күрүчеләрнең барысына да тизрәк савыгуларын теләде.

«Катлаулы чорга карамастан, безнең җәмгыять чын мәрхәмәтлелек һәм бердәмлек, үзара ярдәм үрнәген күп тапкырлар күрсәтте. Республика халкы һәрвакыт патриот булды. Һәм без бүген һич кенә дә паникага бирелергә тиеш түгел, тагын да ныграк берләшергә һәм кирәкле юнәлештә эшләргә кирәк», – дип йомгаклады Җәмәгать палатасы әгъзасы.

Рөстәм Миңнеханов Алабугада булды һәм торак биналарны оператив рәвештә торгызырга кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабугада булды, анда ул зыян күргән биналарны карады, төзүчеләр белән аралашты һәм кыска вакыт эчендә торак биналарын торгызырга кушты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, Миңнеханов «Алабуга Политех» студентлары белән очрашты һәм яшьләргә түземлелек һәм патриотлык өчен рәхмәт белдерде.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Күрүемчә, сез – молодецлар, сезне куркытып булмый. Әмма сез игътибарлырак булырга тиеш, сез саграк булырга тиеш», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов җыелган студентларга.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама сәнәгать кластерында булды һәм предприятие җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Александр Малькевич: «Пилотсыз очкычлар һөҗүме Россияне көчлерәк кенә итә»

Илебезгә Украина дроннары килгән саен, гражданнарның махсус операцияне ахырга җиткерү теләге арта. Дошман үз гамәлләреннән кире нәтиҗә ала. Бу фикерне Россия Иҗтимагый палатасы Координация Советының яңа субъектлар интеграциясе буенча рәистәше Александр Малькевич әйтте.

«Көндәш фронтта уңышсызлыклары аркасында, безне куркытуның теләсә нинди алымын эзли. Әмма мондый һөҗүмнәр безне көчлерәк итә, бердәмлегебезне ныгыта. Ә дошман моны һич аңлый алмый», – дигән ул «Республика Татарстан» газетасына.

Эксперт сүзләренчә, Алабугада тулай торакка һөҗүм итүнең максаты – яшьләрне, студентларны һәм аларның әти-әниләрен куркыту. «Студентларның укуны ташлаулары, предприятиеләрдә эшләмәве турында хыялланалар. Ягъни, бу – психологик һөҗүм дә», – дип саный ул.

Ул Украинадан Кама аръягына хәтле 1000 километрдан артыграк. Украина медиалары беспилотникларының ераккарак очуына басым ясаячак, әмма дронны якынрак территориядән җибәрергә мөмкин: диверсантлар вариантын да онытырга ярамый.

«Шуңа күрә без тагын бер тапкыр диверсантлар белән, ил эчендә «бишенче колонна» белән көрәшү мәсьәләсен күтәрәбез. Көнбатыш безгә игълан иткән сугышта чит кешеләр була алмый. Безгә берләшергә, тынычлыгыбыз өчен бердәм фронт белән көрәшергә кирәк», – диде Александр Малькевич.

Фото: © Социаль челтәрләр

Политолог: «Татарстанга һөҗүм итеп, нацистлар фронттагы уңышсызлыклары өчен ачуларын баса»

Татарстанга беспилотниклар һөҗүме – Украина гаскәрләренең сугыш кырындагы уңышсызлыклары өчен Киев режимының компенсация ясарга тырышуы. Бу фикерне КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы мөдире Андрей Большаков «Республика Татарстан» газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәдә әйткән.

«Мондый «уңышның» Украина һәм Көнбатыш матбугатында бермә-бер арттырып күрсәтеләчәге аңлашыла. Шуңа күрә без мәгълүмати-психологик сугышның тагын бер актын күрәбез», – дигән ул.

Тыныч халыкка һөҗүм итүгә җавап итеп, Россия дошманның зарарланмый калган инфраструктурасына югары төгәллекле һөҗүм ясарга тиеш, дип саный Андрей Большаков. «Украина ягының карарлар кабул итү үзәге һәм мондый террорлык актлары оештыруга һәм башкаруга җаваплы кешеләр безнең һөҗүмгә дучар булырга тиеш», – диде политолог.

Зилә Вәлиева: «Дошманның ни дәрәҗәдә мәкерле булуын тагын бер кат искә төшерү мөһим»

Татарстанда уздырыла торган һәм алда торган халыкара чараларны исәпкә алып, иминлек мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Республика Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «Алабуга» махсус икътисади зонасына пилотсыз оча торган аппарат һөҗүме белән бәйле хәлне шәрехләп, «Татар-информ»га шундый фикер белдерде.

«Хәзер иминлек мәсьәләләрендә тагын да катгыйрак булырга кирәк. Без – зур потенциалга ия республика, шуңа күрә дошманнарның безгә карата кызыксынуы аеруча зур, өстәвенә, бездә хәзер бик күп халыкара чаралар үткәрелә һәм планлаштырыла», – дип белдерде Вәлиева.

Ул зыян күрүчеләрнең тиздән сәламәтләнәчәкләренә һәм гадәти тормыш рәвешенә кайта алачагына өметләнүен белдерде.

«Дошманның ни дәрәҗәдә мәкерле, хәйләкәр һәм нәрсәгә әзер булуын тагын бер кат искә төшерү бик мөһим. Безгә салкын канлылыкны сакларга һәм каушап калмаска кирәк. Барысын да аек акыл белән бәяләү һәм барысы турында да тикшерелгән фактлар буенча гына фикер йөртү бик мөһим», – дип өстәде Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе.

Аның сүзләренә караганда, бүген һәркемгә үз бурычларын яхшырак һәм төгәлрәк башкарырга, зур игътибарлылык һәм җаваплылык күрсәтергә, бердәм булырга һәм бер-береңә җилкәңне куярга әзер булырга кирәк.

«Минем карашка бу вазгыять безне үзебезгә һәм тирә-юньгә катырак булырга мәҗбүр итә. Иртәнге сәгать 6да һөҗүмне берәү дә көтмәде, һәм нәкъ менә тыныч гражданнар һәм шәһәрләр һөҗүм өчен максат була. Әмма без бу вазгыятьтә эшләүне дәвам итәбез. Кызганыч, бүген тыныч үсеш һөҗүмнең күз угында тора. Һәм бу – катлаулы вакытка хас үзенчәлек», – дип йомгаклады агентлык әңгәмәдәше.

«Алабуга» тулай торагына дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә 2 кеше яраланган – Тимур Шаһивәлиев

Украина разведкасы Татарстанга дроннар һөҗүмен оештыруын таныган - МК

Түбән Камада «Танеко» нефть заводына дрон һөҗүме омтылышы булган, каза күрүчеләр юк

Дроннар һөҗүм вакытында нишләргә һәм аларны ничек ачыкларга (нинди дроннар була?)

Дума депутаты Андрей Картаполов дроннар һөҗүме кайчан тәмамланачагын әйтте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100