Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөрәк җәрәхәте: Куян елы – 2023 ел нинди фаҗигаләре белән тарихка кереп калачак?

Һәр елның күңелле, истәлекле вакыйгалары булган күк, йөрәкне җәрәхәтли торган ямьсез күренешләре, коточкыч афәтләре, фаҗигаләре дә була. Кызганыч, 2023 елда да якыннарыбызны алып киткән табигать гарасатлары, юл һәлакәтләре, янгыннар җитәрлек булды. Махсус хәрби операциядәге фаҗигале хәлләр дә күп кенә гаиләләрнең өенә кара пәрдә төшерде.

news_top_970_100
Йөрәк җәрәхәте: Куян елы – 2023 ел нинди фаҗигаләре белән тарихка кереп калачак?

«Интертат» 2023 елда булган, массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртылган фаҗигаләрне барлады. Барлык мәрхүмнәрнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфраклары җиңел булып, урыннары җәннәттә булсын!

ГЫЙНВАР

1 гыйнвар

Макеевкада Самара өлкәсе Елхов районы Мулла (Мулловка) авылы имамы Ирек Насыйров һәлак булган.

1 гыйнварга каршы төндә Донецк янындагы Макеевка шәһәрендә Россия хәрбиләре ракета һөҗүменә дучар ителде. Һәлак булган 89 солдат арасында Мулла авылы имамы Ирек Насыйров та бар.

2 гыйнвар

2 гыйнварда республиканың Бөгелмә районында авариядә «Honda» һәм «Opel» автомобильләре бәрелеште.

Фото: © Татарстан буенча ЮХИДИ

Һәлакәт урынында имгәнүләрдән «Honda» автомобиле йөртүчесе һәм пассажир хатын-кыз үлде. Шул ук автомобильдәге 53 яшьлек хатын-кыз һәм 2 яшьлек бала, шулай ук «Opel» йөртүчесе авыр имгәнүләр белән хастаханәгә китерелде. 53 яшьлек пассажир авария булган көнне үк хастаханәдә үлде.

7 гыйнвар

Әлмәт районында Әлмәт-Мөслим юлының 29нчы чакрымында «Hyundai» һәм «Toyota» автомобильләре бәрелешкән.

Якынча мәгълүматлар буенча, «Hyundai» автомобиле белән идарә итүче кыз зур тизлектә каршы як полосага чыккан һәм «Toyota» автомобиле белән бәрелешкән. «Toyota» автомобиленең 19 һәм 17 яшьлек ике пассажиры юл-транспорт һәлакәте урынында ук үлгән.

12 гыйнвар

Карелиянең Лахденпох районында җитди авария булган. Юл-транспорт һәлакәте Сортавала автомобиль юлының 163нче чакрымында теркәлгән, дип хәбәр итә республика Дәүләт автоинспекциясе.

«Mitsubishi Lancer» җиңел машинасы «Volkswagen Tiguan» кроссоверы белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган. Авариядә хайдайвинг буенча Россия чемпионы Ләйлә Сәламова үлгән.

ФЕВРАЛЬ

6 февраль

6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында булган җир тетрәү корбаннары саны 48 448гә җиткән. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы Төркия эчке эшләр министры Сөләйман Сойлуга сылтама белән хәбәр итә.

6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Кахраманмараш провинциясендә 9 сәгать интервал белән 7,7 һәм 7,6 магнитудалы җир тетрәү булды. Җир асты селкенүләре илнең 11 провинциясендә һәм күрше илләрдә, шул исәптән Сириядә дә сизелде. Төркия Хөкүмәте әлеге җир тетрәүне «гасыр фаҗигасе» дип атады.

Җир тетрәү урыннарында корбаннарны чыгару һәм кешеләрне коткару эшендә катнашуы турында «Интертат»ка ГөлҖиһан да сөйләгән иде.

11 февраль

11 февраль иртәсендә Питрәч районының Яңа Шигали авылы янында «Заречье-2» бакчачылык ширкәтендәге шәхси йортларның берсендә янгын чыккан. Янгында 53 яшьлек ир-ат, шулай ук өч бала – 12, 7 һәм 5 яшьлек кызлар һәлак булган.

Фото: © Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте

35 яшьлек хатын-кыз һәм 2 яшьлек малайны хастаханәгә салганнар. Хатын-кыз тәрәзәдән сикереп котылган.

16 февраль

Әлмәт районы Казан-Оренбург юлында транспорт һәлакәте булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобиле белән идарә итүче 61 яшьлек хатын-кыз иминлек тизлеген сайламаган һәм каршы як полосага чыккан. Анда ул фура белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң, «Лада» автомобиле юл кырыена төшеп киткән.

Юл-транспорт һәлакәтендә йөртүче хатын-кыз һәм 16 яшьлек яшүсмер урында ук үлгән.

26 февраль

Актаныш районында М7 юлының 1144 чакрымында җиңел автомобиль белән фура авариясе фаҗигале төстә тәмамланган.

Якынча мәгълүмат буенча, һава шартлары начар булу сәбәпле, «Kia» автомобиле йөртүчесе идарә итә алмаган һәм йөк машинасы белән бәрелешкән.

Җиңел машина пассажиры 4 яшьлек кыз бала «ашыгыч ярдәм» машинасында үлгән, 3 кеше имгәнгән.

МАРТ

12 март

Чаллыда 38нче комплексының күп катлы йортларның берсендә шартлау аркасында 21 яшьлек ир-ат һәлак булган.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев моңа карата үз фикерен әйтте.

АПРЕЛЬ

2 апрель

Дарья Трепова, Украина территориясеннән килүче күрсәтмәләрне үтәп, Санкт-Петербург үзәгендәге кафега шартлаткыч белән тутырылган сын алып килә һәм аны Владлен Татарский тәхәллүсе белән танылган хәрби корреспондент Максим Фоминга тапшыра. Шартлау нәтиҗәсендә Фомин һәлак булды, кафедагы 52 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды.

7 апрель

Апрель башыннан Татарстан сулыкларында көймәдән егылып өч кеше үлгән.

Быел беренче фаҗига очрагы 7 апрельдә Әгерҗе районында булды. Ир белән хатын Чулман елгасында, моторлы көймә әйләнеп капланганнан соң, батып үлгән.

11 апрельдә Алабугада яшәүче Танайка елгасында батып үлгән. Хатын-кыз суга егылган һәм мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган, дип фаразлана.

10 апрель

Татарстанның Актаныш районында янгын чыккан, берничә йорт зыян күргән. «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.

Фото: © Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Буаз Күл авылында янгын турында хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына көндез килгән. Ачыкланганча, кеше яшәми торган йортка ут капкан.

20 апрель

Татарстанда җиңел машина «КамАЗ» белән бәрелешкән, ике хатын-кыз һәлак булган.

Җиңел машина йөртүче, Алексеевск-Высокий Колок трассасының 57нче километрында алда бара торган машинаны узып китү өчен каршы як юлга чыга. Әмма каршысына «КамАЗ» килүен күреп, ул яңадан үз урынына басарга уйлый, ләкин җиңел машина юлда әйләнеп китә. Нәтиҗәдә, машина алда баручы «КамАЗ» белән бәрелешә.

Җиңел машина йөртүче хатын-кыз һәм аның пассажиры вафат була. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

МАЙ

8 май

Курган өлкәсендә зур янгыннарда 19 кеше һәлак булды, дип хәбәр итә ТАСС.

Агентлык мәгълүматлары буенча, тагын 13 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.

Урал федераль округы территориясендә көчле янгыннар булуын «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Ут бик тиз җәелгән, дистәләгән гектар мәйдан урман янган, ә Йолдыз (Эчкен) дигән татар авылында 300дән артык йорт янып беткән.

Фото: © https://45.mchs.gov.ru/

Янгын урман яну сәбәпле килеп чыккан, кичә кич ут мәктәпкә һәм егермеләп йортка күчкән. Бу – рәсми мәгълүматлар. Эчкен авылы халкын, егермеләп кешене, төнлә Шатровога, техникум тулай торагында китергәннәр.

ИЮНЬ

5 июнь

Ульяновск өлкәсендә алкогльле эчемлек эчүдән агулануның 65 очрагы билгеле булды. Сидр эчүдән агуланып 21 кеше үлгән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

18 июнь

Тукай районы Сәет авылында янгын чыгып, 7 кеше вафат булды. Анда 51 яшьлек Гүзәлия Гайнетдинова, аның 30 яшьлек улы Илмир Гайнетдинов, 32 яшьлек кияве Айнур Гарданов һәм аның 10, 9, 7, 4 яшьлек балаларының гомере өзелде.

Йортта барлыгы 8 кеше (шуларның дүртесе – балалар) яшәгән. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, гаилә имин булмаган.

Агентлыкка билгеле булганча, янгыннан урамга чыгып котылган балаларның әнисенә – 29 яшь.

Фото: © Гөлназ Хәбибуллина

27 июнь

Самара өлкәсендә ике автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, 2023 елның 27 июнендә 01.30 сәгатьтә А 300 автомобиль юлының 110нчы километрында ике машина: «Honda Stepwgn» минивэны һәм «Hyundai Elantra» бәрелешкән. 6 кеше шунда ук һәлак булган, төрле тән җәрәхәтләре алган тагын 8 кешене хастаханәгә озатканнар.

30 июнь

Зәй районының Иске Маврино авылында «Елховнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе җайланмасында эшләгән вакытта 2 кеше һәлак булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат һәм хатын-кыз нефть резервуарын чистарту белән шөгыльләнгән. Кайсыдыр мизгелдә ул шартлаган, һәм янгын чыккан. Участок башлыгы һәм оператор һәлак булган.

ИЮЛЬ

5 июль

Татарстанда Ык елгасында 18 яшьтәге ике бертуган батып үлгән.

Якынча мәгълүматлар буенча, игезәкләр шул тирәдә сыер көтүе көткән булган. Эссе булгач, алар су коенырга уйлый, тик икесенең берсе дә йөзә белмәгән. 18 яшьлек егетнең гәүдәсен судан шаһитлар чыгарган.

Кызның мәете фаҗига урыныннан 500 метр ераклыкта елга өстенә калкып чыккан.

17 июль

17 июль төнендә Украинаның махсус хезмәтләре тарафыннан кылынган террорчылык акты нәтиҗәсендә Кырым күперенең бер секциясе зыян күргән. Күпердән җиңел автомобильдә барган ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган, аларның балигъ булмаган кызы җәрәхәтләр алган.

Фото: © kremlin.ru

17 июль

Краснодар краенда Су-25 очкычы Азов диңгезе акваториясендә ярга якын урында суга төшкән, дип хәбәр итә ТАСС.

Фото: © Әлмәтнең 17 нче мәктәбе

Агентлык мәгълүматлары буенча, пилот һәлак булган. Очучы егет Татарстаннан булган. Ул Әлмәтнең 17нче мәктәбен 2014 елда тәмамлаган.

22 июль

Иртән Татарстанның Яңа Чишмә районында Татар Үтәше авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Анда 2 яшүсмер үлгән, 1 бала хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ»га авария урынында булучылар хәбәр итте.

Фото: ©

30 июль

Марий Элда яшен һәм көчле җил аркасында һәлак булучылар саны 8 кешегә җитте. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Марий Эл Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Марий Эл Республикасы буенча Баш идарәсе

Звениговский районында Таир күле янында 2 кеше зыян күргән, аларның берсе бала булган. Идел районында Яльчик күле янында 27 кеше зыян күргән, шуларның алтысы – бала. Шул исәптә 8 кеше һәлак булган, аларның өчесе – бала.

Медицина дәвалау оешмаларына 17 кеше китерелгән, аларның икесе – бала. 5 кеше өйләренә җибәрелгән, шул исәптән ике бала.

Яльчикта ял иткәндә, давыл вакытында, агач төшеп, ике туган – Айрат Хәялиев белән Линар Вахитов һәм 2 кечкенә сабые белән Гөлнара Сәлимова һәлак булды. Гөлнара Сәлимова – Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлегендә эшләгән белгеч.

АВГУСТ

3 август

Алтайда «Ми-8» вертолеты һәлакәте аркасында үлүчеләр саны алтыга кадәр арткан. Вертолет 27 июльдә Алтайда һәлакәткә очрый.

Алтайда «Ми-8» вертолеты һәлакәте корбаннары саны 6 кешегә кадәр артты, дип хәбәр итә ТАСС Алтай крае Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән.

Вертолет бәрелү вакытында бортта булган хатын-кыз Барнаул хастаханәсендә үлгән.

6 август

6 август кичке уннар тирәсендә Татарстанның Әтнә районы Олы Мәңгәр һәм Иске Мәңгәр авыллары арасындагы автомобиль юлында берничә кешенең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.

Ачыкланганча, биредә 2 олы кеше һәм 1 бала утырган «Лада Гранта» автомобиле тагылма составындагы трактор белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм пассажиры шунда ук һәлак булган. 5 яшьлек бала алган җәрәхәтләрдән медицина учреждениесендә үлгән.

9 август

Казанның 175нче гимназиясендә 9 кешене атып үтергән Илназ Галәвиевка карата суд карары чыкты.

Аны Оренбург өлкәсендәге 6нчы төзәтү колониясенә (ул күбрәк «Кара дельфин» буларак билгеле) озаттылар.

Моннан 2 ел элек Илназ Галәвиев мәктәп бинасына бәреп керә һәм ут ача. Һөҗүм нәтиҗәсендә 9 кеше (ике укытучы һәм 8 А сыйныфы укучылары) һәлак була.

14 август

Махачкала трассасында автосервис янган, ут ягулык салу станциясенә күчкән, шуннан соң шартлау булган.

Махачкалада шартлау аркасында үлүчеләр саны 27гә җиткән.

23 август

Тверь өлкәсендә Мәскәү-Петербург рейсы белән очкан «Embraer Legacy» шәхси самолеты һәлакәткә юлыккан. Борттагы 10 кешенең барысы да һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «РИА Новости» яза.

Фото: © телеграм-канал t.me/grey_zone

«Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, Тверь өлкәсендә, Куженкино торак пункты янында Мәскәү-Санкт-Петербург рейсын башкарган «Embraer Legacy» шәхси самолеты һәлакәткә юлыга. Бортта 10 кеше була, шуларның өчесе – экипаж әгъзасы. Беренчел мәгълүматларга караганда, борттагыларның барысы да һәлак булган», – диелә хәбәрдә.

Пассажирлар исемлегенә караганда, алар арасында Евгений Пригожинның исем-фамилиясе дә бар.

СЕНТЯБРЬ

15 сентябрь

Ливиянең көнчыгышындагы су басу 11 меңнән артык кешенең гомерен өзгән. Бу хакта «Al-Аrabiya» телеканалы Ливиянең Кызыл Ярымай җәмгыятенә сылтама белән хәбәр итә.

Ливиянең төньяк-көнчыгышында табигый бәла-каза нәтиҗәсендә һәлак булганнар саны 11 меңнән артып киткән, хәбәрсез югалганнар саны әлегә кадәр 20 меңгә якын исәпләнә.

ОКТЯБРЬ

17 октябрь

Израиль Хәрби һава көчләре Газа секторының үзәк районнарына берничә һөҗүм ясады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, ракеталар Әл-Әхли госпиталенә эләккән.

«Al-Arabiya» телеканалы мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар саны 800дән артып киткән, шуларның күбесе хатын-кызлар һәм балалар.

18 октябрь

7 октябрьдән башлап, көнбатыш Әфганстан буйлап җир тетрәүләр булды. Табигать казасының үзәге Герат провинциясенең Зиндаҗан районына туры килгән. Җир тетрәүләр нәтиҗәсендә 4,5 меңнән артык кеше һәлак булган һәм имгәнгән. 40 торак пунктта 2 меңнән артык йорт һәм меңләгән баш терлек юкка чыккан. Зыян күрүчеләр арасында Әфганстан татарлары күп.

НОЯБРЬ

3 ноябрь

Чувашиянең Козлов округында М7 федераль трассасында авариядә дүрт кеше һәлак булган, берсе зыян күргән.

Фото: © Чувашия буенча ЮХИДИ

Ведомство мәгълүматлары буенча, иртәнге җидедә «Mitsubishi Outlander» автомобиле каршы як полосага чыккан һәм «Scania» йөк машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, «Mitsubishi Outlander» автомобиленең йөртүчесе һәм өч пассажиры шунда ук һәлак булган, йөк машинасының йөртүчесе зыян күргән.

Чувашия Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, һәлак булучыларның барысы да – Казан кешеләре.

4 ноябрь

Ык елгасында батып үлгән балыкчыларның коткару жилетлары булмаган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

4 ноябрьдә балык тоткан вакытта Башкортстаннан 2 кеше югалган, аларның мәетен волонтерлар тапкан. Аларны, судан чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Фото: ©Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Ведомствода хәбәр итүләренчә, ир-атлар елгадан барганда кисәк маневр ясау яки нәрсәгәдер бәрелү сәбәпле көймәдән егылып төшкән, ә чыланган өске киемнәре аларны аска өстерәгән, дип фаразлана.

17 ноябрь

Татарстанның Питрәч районында Тагаш-Обухово трассасында «Лада» һәм «Chevrolet Niva» бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Авария нәтиҗәсендә «Лада» йөртүчесе урында ук үлә. «Chevrolet Niva» йөртүчесе һәм тагын 4 пассажир төрле имгәнүләр белән хастаханәгә эләгә.

30 ноябрь

Казахстанның Алма-Ата шәһәрендәге хостелда үлемгә китерүче янгын чыккан, анда 13 кеше һәлак булган. Алар арасында Татарстан егете дә булган.

Федераль массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматларына караганда, үлгәннәрнең күбесе – Казахстан гражданнары, берсе – Үзбәкстан гражданы, тагын икесе – россиялеләр.

Россиянең кайбер матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, янгын корбаннарының берсе – Татарстан Республикасыннан 22 яшьлек студент Надир Абдусәламов.

Исегезгә төшерәбез, янгын өч катлы йортның подвалында чыккан, аның подвалы һәм беренче каты хостел итеп үзгәртеп корылган.

Мэриядә хәбәр итүләренчә, объект кибет буларак файдаланылырга тиеш булган. Ә хостел итеп ай ярым элек үзгәртеп корылган. Учреждение рөхсәт документларысыз эшләгән.

ДЕКАБРЬ

1 декабрь

Кырым башлыгы Сергей Аксенов хәбәр иткәнчә, Кырымда давыл аркасында 5 кеше һәлак булган һәм 12 кеше зыян күргән. Бу турыда «Татар-информ» язды.

Табигый гарасат 18 муниципаль берәмлектәге 320 торак пунктка зыян салган. 273 торак пунктта электр белән тәэмин ителеш өзелгән.

7 декабрь

Брянскиның 5нче гимназиясендә 8нче сыйныфта укучы кыз бала атыш оештырган. Атыш вакытында 2 кеше үлгән, тагын 4 кеше яраланган. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Якынча мәгълүмат буенча, һәлак булучылар арасында атыш оештырган кыз да бар.

21 декабрь

Казан янындагы Осиново бистәседәге ике катлы торак йортның икенче катындагы бер фатирда газ шартлаган. Гадәттән тыш хәл Яшел Үзән районы Осиново бистәсенең Үзәк урамындагы 7нче йортта булган. Якынча мәгълүматлар буенча, 4 кеше зыян күргән.

30 декабрь

Украина Кораллы көчләре Белгород үзәгенә һөҗүм иткән вакытта 10 кеше һәлак булган. Алар арасында бер бала бар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Teлеграм-каналында хәбәр итә.

Биредә 45 кеше яраланган, шул исәптән 4 бала. 10 янгын чыккан, алар сүндерелгән, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100