Анталиядән Гөлназ Җиһангирова: «Җир тетрәгән урыннардагы җәсәдләр исе әле дә борынымда»
Җәмәгатьчелек, милләт өчен җанаткан, үзгә бер фидакарьлек белән аерылып торган кешеләр була бу дөньяда. Анталиядә яшәүче Гөлназ Җиһангированы (тәхәллүсе ГөлҖиһан) да шундыйлар исемлегенә кертер идем. Аның Төркиядәге эшчәнлеге, җир тетрәгән урыннарда яшәүчеләргә ничек ярдәм итүе турында Казанда очрашып сөйләштек.
Гөлназ, Төркиягә күченүегезнең сәбәбе нидә?
Анталиягә улым белән 3 ел элек күчендек. Хәзерге вакытта улым университетта укый, аңа кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә дип, бөтен эшемне ташлап, шунда күчендем. Бер-беребезгә терәк, иптәш без монда. Ә киткәнче, Казан музыка көллиятендә укыттым.
Хәзер Анталиядә, элекке кебек, бөтендөнья классик музыкасы тарихы һәм теориясе өлкәсендә актив эшчәнлек алып бармасам да, үземнең фортепиано дәресләрем бар. Татар, рус, төрек кызчыкларын уйнарга өйрәтәм. Төп юнәлешем – татар җәмәгатьчелеге белән багланышлар, шул татар мохите белән хыялланып йөрим, чөнки чит илгә күченүгә, үз халкыңны сагынып, тагы да танытасы, үзебенең милләтне иң матур яктан күрсәтәсе килә. Беренче көннән башлап татарларны табарга, элемтә корырга тырыштым. Хәзер, бергәләп, матур чаралар уздырып йөрибез. 3 ел эчендә милли сәнгать дөньясына чумдым, дияргә була.
Чаралар дисез, менә шушы яртыеллыкка, бигрәк тә җәйгә йомгак ясыйк әле. Нинди вакыйгалар белән истә калачак ул сезнең өчен?
Шактый матур гына эшләр башкарылды. Төрки халыклар үзәгендә Гаяз Исхакый исемендәге татар китапханәсе ачылды. Ул үзәкнең җитәкчесе – бик фидакарь, төрки халыклар өчен җанын бирергә әзер торучы төрек кешесе. Нинди генә чара уздырсак та, бина бирергә, ярдәм итәргә тырыша.
Сүз уңаеннан, шуны да әйтеп китим: мин шул үзәк каршындагы хорга да йөрим. Бу – профессиональ хор, дип әйтә алам. Җитәкчебез – консерватория доценты, оркестрантлар, хорда җырлаучыларның күбесе профессиональ музыкантлар, сәхнә осталары. Арабызда казах, кыргыз, азәрбайҗанлылар да бар. Безнең репертуарда күпчелек төрек җырлары, шулай да быел Анталия шәһәрнең мәшһүр Мустафа Кемаль Ататөрек исемендәге мәдәният үзәгендә узган Төрки халыклар берлегенең 100 еллыгына багышланган бәйрәм концертында, тәүге мәртәбә «Каз канаты»н җырладым. Хор дәресләребезнең берсендә җитәкчебезгә кайбер татар халык җырларын җырлап күрсәтүгә, мелизматикасы гаҗәеп матур икән, дип, миңа татарча җырларга тәкъдим иткән иде. Тормышка ашты, шөкер. Матур гына килеп чыкты. Төрекләр җылы кабул итте. Ни дисәң дә, безнең тел дә, музыка да охшаш.
Төрекчә дә яратып җырлыйм. Татар халык җырларына якын булганлыктан, аеруча күңелемә якыннары бар.
Төрекчә элек тә белә идегезме?
Телне анда баргач өйрәндем, дип әйтергә була. Газиз ана телемне камил белү сәбәпле, төрек телен өйрәнү җайлы булды.
Чаралар турында сөйләшүебезне дәвам итсәк, әлбәттә, Сабан туен билгеләп үтәргә кирәк. Бу – Анталия татарлары тарафыннан өченче мәртәбә үткәрелгән Сабан туе булса да, быелгысы аеруча матур һәм үзенчәлекле узды. Ул 9 июльдә иде. Ел башында фаҗигале вакыйгалар булгач, башта бик күп чараларны үткәрергә рөхсәт булмады. Аннары концерт заллары әкренләп ачыла башлады. Сабан туен башта балалар өчен генә кечкенә итеп уздырыйк, дигән идек тә, аннары зурлап үткәрергә ният кылдык. Меңгә якын кеше катнашты. Мэрия, район башлыгы, төрки халыкларның үзәге һәм үзебезнең киң күңелле һәм гаҗәеп тырышчан милләттәшләребез ярдәме белән үткәрелде ул.
Мәйдан һәрвакыт тулы торды, ярышларда катнашучылар бөтенесе татар иде. Татарстан, Башкортстан, Россиянең төрле төбәкләре, чит илләрдән, Төркиянең башка шәһәрләреннән килүчеләр бар иде. Шуңа сөенәм: кыска гына вакыт эчендә шактый кеше җыелды. Ә алдан уйланылган булса, иманым камил, оештыруда Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы да катнашыр, һәм бәйрәм тагын да матуррак узар иде. Киләчәктә насыйп булыр әле киңкүләм итеп уздыру да...
Оештыру эшенең мәшәкатьләре күп була бит инде аның. Сез нинди каршылыклар белән очраштыгыз?
– Әлбәттә, мондый зур бәйрәм оештырган вакытта авырлыклар булмый тормый. Оештыручылар төркеме гаҗәеп тырыш, уңган булу сәбәпле, бөтен кыенлыклар читтә калып, планнар тормышка ашты. Төрек дусларыбыз да хуплап, һәртөрле ярдәм итәргә тырыштылар.
Җырчыларны барлап, туплап концерт программасын әзерләгән вакытта мин шуны ачыкладым: Төркиядә яшәп, матур гына эшләп килүче профессиональ музыкантларыбыз күп икән. Сөенәм һәм милләттәшләрем белән чиксез горурланам! Әйтик, Әнкарада дәүләт опера һәм балет театры оркестрында эшләүче, Татарстаннан килеп урнашкан скрипкачы, чит илләрдә милли сәнгатебезне танытып килүче Казан, Түбән Каманың моңлы җырчылары, баянчылары... Кырым татарлары, Кыргызстан, Казахстан җәмәгатьчелегеннән дә җырчыларны чакырдым.
Сабан туеның максаты да татарлар өчен аерым бәйрәм оештыру түгел, ә Төркиядә яшәүче төрки халыкларны берләштерү, төрекләр белән мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту иде. Аларга милли үзенчәлекләрне күрсәтәсе килде.
Төрекләр Сабан туеның кайсы уеннарын аеруча ошатты дип әйтә аласыз?
Җыр-биюләребезне бик яраттылар, хәтта үзләре дә бик теләп кушылдылар. Күмәк ярышларга һушлары китте. Йомырканы кашыкка салып йөгерү, капчык киеп сикерүләр дә күңелле бит инде! Аркан тартуны аеруча ошаттылар. Төрле миләттән олысы, бала-чагасы – һәммәсе катнашты!
Көрәш булмагандыр?
Юк, көрәш булса, бөтен шартына туры китерү зарури бит. Ә бу – катлаулырак. Имгәнү ягыннан да куркынычрак спорт төре булгач, көрәшсез генә үткәрдек, шулай да ачылышта «көрәш – Сабан туеның йөзек кашы» дип әйтеп киттек.
Хәзер авыл җирлекләренә, районнарга милли бәйрәмебезгә «кәттәрәк» җырчыларны акча түләп чакыру модага керде. Сез үзегез моңа ничек карыйсыз?
Кызганыч, мин быел Сабан туена кайта алмадым, тик шәхсән минем өчен түләүлеме, бушка җырлаучымы – анысы мөһим түгел. Халык җәүһәрләребез иң югары дәрәҗәдә башкарылып, тыңлаучыга ирешсен иде, дип уйлыйм. Илһам абый, Әлфия апалар, халыкка хезмәт итәм дип, гомерләре буе бушка да җырлаган бит. Халкың өчен фидакарь хезмәт итәсең икән, бердәнбер милли бәйрәмдә бушка да җырлап була, дип уйлыйм. Минем дә Сабан туйларда җырлаганым бар, кулымны сузып акча алганым юк. Әмма әгәр дә популяр, зур бәягә җырлый торган җырчыларны халык үзе килүләрен сорый икән, ул очракта, бәлки, акча түләү дөрестер дә.
Җырчылар дигәннән, Анталиядәге Сабантуйда Алсу һәм Азат Фазлыевлар да катнашты. Яллары шул вакытка туры килде. Аларның килүен ишетүгә, Сабан туена чакырдык. Алар әле килеп кенә төшкән иде, ял итәргә дә өлгермәгән килеш безнең бәйрәмгә килеп, Сабан туен бизәделәр.
Акча да сорамадылармы?
Юк, сорамадылар, бик теләп килделәр. Аларга бик зур рәхмәт. Халыкны җырлаттылар, биеттеләр. Киләчәктә дә, без килергә әзер, диделәр. Сабантуйга шулкадәр халык килүенә үзләре дә шаккаттылар.
Фидакарьлек дигәннән, Гөлназ, сез бит үзегез дә шундый олы җанлы. Курыкмыйча, җир тетрәү урыннарына да баргансыз. Ул теләк ничек туды?
Әйе, җир тетрәгән төбәкләргә берничә тапкыр бардым. Соңгы мәртәбә бер ай ярым элек барып кайттым.
Фаҗига 6 февральдә булды, 8 февраль иртәсендә иң зур зарар күргән төбәк – Хатайда идем. Башта чит ил кешеләрен кертергә рөхсәт булмады, җимерелгән шәһәрләргә бару тыела иде, шуңа иртәрәк бара алмадым. Аннары фаҗиганең никадәр зур булуы, җирле кешеләр генә коткара алмавы ачыклангач, 7 февраль кичендә, әкренләп, волонтерларны да чакыра башладылар. Шунда ук казах, кыргыз, уйгур дусларым белән бер автобуска төялеп, юлга чыктык.
Ашарга пешерәмме, берәр нәрсә ташыйммы – ничек тә булса ярдәм итәргә дип барып, беренче көнне үк харәбәләр эченә керүгә, шунда калдым. Объекттан объектка күченеп йөрдем.
Коткару эшләрен алып барганда, тавышларны тыңлый торган махсус җайланмалар кулланыла. Кеше тәненең җылысына сизгер, компьютер экранында тере кешеләрне кызыл нокта буларак күрсәтә торган җиһазлар бар. Шуларга таянып, коткару бригадасы эшли башлый. Күрәбез, тавышларын ишетәбез, казый башлыйбыз. Бер сәгать, ярым сәгать кала, без инде аларга барып җитәбез, чыгарабыз дигәндә генә, ни аяныч, үлгән булалар. Тере җаннарны чыгарабыз дигәндә, алар инде соңгы минутларын яшәгәннәр. Андый очраклар күп булды. Әлбәттә, бу – гаҗәеп зур стресс. Әмма анда узганнарны анализлап, елап утырырга вакыт юк, адым саен – ярдәм сорап ятучы җаннар. Һәрьяклап колакны кисә, бәгырьне өзә торган тавышлар... Шаккаткыч фаҗига. Бөтен чынбарлыгын башыннан ук үз күзләрем белән күрергә насыйп булды. Бер китап язырлык. Җир шарындагы бөтен кешеләр берләшеп, кулларыннан килгәнне эшләргә тырышты. Авыл кешеләре арасында үзләренең бердәнбер малларын суеп, сатып, акча җибәрүчеләр булды хәтта.
Елап утырырга вакыт булмады, дисәгез дә, психологик яктан авыр бит. Үзегезне ничек кулда тота алдыгыз?
Мин үзем дә гаҗәпләндем. Бала чагымнан башлап музыка белән генә шөгыльләнгән, фортепианода гына уйнаган кыз бала бит, бер карасаң, куркып та калырга тиеш кебек... Фаҗиганең беренче көнендә үк акчалар җыеп, әйберләр җибәргән идек инде, ләкин мин ашый да, йоклый да алмадым. Сәер бер халәттә идем. Улыма да әйттем: бармыйча түзә алмыйм, җәяү дә барырга әзер, дидем. Бер дә курыкмадым. Бер секундка да.
Бер урында коткарабыз, икенчесенә күчәм, башка бер бригадага кушылам. Бер объектта Истанбулдан килгән профессиональ коткару бригадасы белән эшләдем. Алардан бик күп әйберләр өйрәндем. Алар миңа «алга таба бергә эшләр өчен сез безгә кирәк» диделәр. Ә минем инде иптәшләрем белән китәр вакытым җиткән иде. Шулай да, мин аларга, кире килергә ниятлим, дидем. Алар да өстәмә җиһазлар өчен Истанбулга киттеләр. Кабат юлга чыкканда, сезгә хәбәр бирәбез, дип сүз бирделәр.
Күрәсең, сезнең нык холыклы икәнегезне аңлап алганнардыр...
Әйе, әйе, нәкъ шулай. Юл озын. Анталиягә кайтып җиттем. Икенче көнне үк алар миңа шалтыратып, без иртәгә юлга чыгабыз, дип хәбәр салдылар. Шул ук көнне кич Анталиядән Истанбулга самолет белән очтым. Кибеп тә өлгермәгән комуфляж киемнәрен юлда киптердем. Икенче барганда Хатай тагын да куркынычрак булып чыкты. Башыннан бирле бөтен җирдә чүп, косык, кан, җәсәдләр булу сәбәпле, өстәвенә, бәдрәф булмаганлыктан, корчаңгы инфекциясе тарала башлаган иде. Шәһәр тәмуг кебек. Йортлар җимерек, кем шашып елый, кайсы яралы, кайсысы хафага төшкән. Ут юк, су юк, ризык юк, кешеләр учак тирәсендә утырып җылыналар. Кулыңда телефоның бар, ә аны зарядкага да тыгып булмый, чөнки электр җиһазлары да юк. Җәсәдләр исе, төтен исе әле дә борынымда. Бөтен төрле ис бергә катнашкан…
Бер атна коткару эшләре алып бардык. Тагын да калып эшләр идек, мәҗбүри чыгардылар. 2 атнадан соң андагы суыкта (төнлә -10 градус!) су һәм ризыксыз хәрабәләр астында тере булып инде беркем дә калалмас иде чөнки…
Тик Анталиягә кайтуга мин әле тынычлана алмадым. Ни өчен дигәндә, коткару эшләре алып барганда, исән калган кешеләрне палаткаларга урнаштырганнарын күрдем. Коткарылган балаларны ерактан гына күреп китә идем, әмма алар янына кереп хәлләрен сорашырга да вакытым булмады. Шуңа, мин алар янына кире кайтырга тиеш дигән уй тынгы бирмәде. Үземнең гаиләм, туганнарым, дусларым җыйган акчага ризыклар, уенчыклар, дәресләргә китап, дәфтәр, каләмнәр, кием-салым, аяк киемнәрен туплап кузгалдым. Танышларым да булышты, кем ничек булдыра ала – кем каләм, кем китап...
Иң зур зарар күргән өлкәләрнең берсе – Газиантепта 2 ай психолог булып эшләп яшәдем. Кул астында һәр көн 50гә якын бала иде. Кем әнисе, әтисен, кайсы сеңлесен, абыйсын, апасын югалткан...
Аларны юату өчен нинди сүзләр таптыгыз?
Алар белән яшәгәндә, җылы карашымны, күңел җылымны бирдем. Дәрес вакытында төрле ысуллар уйлап табып, төрле образларга кереп, җырлап, биеп, рәсем ясап, әкиятләр, уен, шигырьләр аша җәрәхәтле күңелләрен дәваларга тырыштым.
Табигатькә чыгып, «карагыз әле, чәчәкләр, кояш, карале, яныңда сеңлең, әбиең, дусларың бар, әтиең исән-сау» дип сөйләшкәч, алар онытылып китә. Балаларны стресстан чыгару өчен гел алар янында булу кирәк.
Балалар белән эшләү – гаҗәеп авыр һәм үзенчәлекле. Алларның күңелләре аеруча нечкә. Аерым консультацияләр эшкә ярамый бу очракта. Каршыңа утыртып, «я, сөйләшик әле» дип тә булмый. Алар миңа ышанып, үз итеп күрә башлауга гына узганнарны сөйли, күңелләрен ача башладылар. Уен, курчаклар ярдәмендә күңелләренә үтеп керергә тырышасың, алар да сөйләшә башлый. «Беләсезме, без бит 5 көн яттык, ташлар астында әнием үлде бит, беләсезме...» – дип, елый-елый күңелен ачты бер кызчык. Икенче берәве «минем сеңлем бар иде бит...» дип әкрен генә сүз ката. Аларның яраларын җылы сүзләр белән төзәтергә тырыштым.
Бик авыр тойгы калдырган, «минем әнием булыгыз әле» диючеләр булдымы?
Әлбәттә. «Китмәгез, зинһар, безнең белән калыгыз, кайчан киләсез, кайчан сөйләшеп утырабыз...» – дип катлы-кабат сорыйлар. Бик авыр ул чакта. Сезгә аңлатыр өчен сүзләр табып бетерә алмам, ахырысы. Алар миңа бик кадерле. Әни белән дә сөйләшәбез шулай. «Кызым, синең балаларың күп икән», – ди. Мин аларның һәркайсының туган көннәрен язып чыктым, алар белән гел элемтәдә.
Соңгы тапкыр Казанга кайтканчы бардым, 4 көн кабат бергәләп контейнерда яшәдек. Тагын барачакмын әле. Нәрсә кирәк, нәрсә белән кызыксыналар – барысын да туплауга, барам. Алар – минекеләр, аларны ташламаячакмын.
Шушы фаҗигадән соң үзегез өчен нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? Тормышның кыйммәтләрен аңлый башлагансыздыр....
Анда бармаган булсам, кешеләрнең никадәр олы җанлы, фидакарь булуын белмәгән булыр идем. Син анда йокысыз йөрисең бит. 4 тәүлек бер минут та йокламадым һәм зарланмыйм да. Җайсыз булмады ул, йокыны, ашауны уйламыйсың да анда. Үзеннән-үзе яшәлде. Хәрабәләрдә йөргәндә, төрле милләт кешеләре – казахлар, америкалылар, Голландиядән, Мексикадан килгән кешеләр белән таныштым. Күз алдыгызга китерегез: төрле чит илләрдән бер аланда, бер җан өчен көрәшәләр. Бу хисне яшәү, моны белү шулхәтле зур көч бирә. Әз генә аягың таеп китсә дә, сине шунда ук тотып калалар. Кешеләргә ышанасың, бер тән, бер җан буласың. Ул – гаҗәеп илһамландыра торган нәрсә.
Эшли алмыйм, дип кайтып китүчеләр булдымы?
Булды. Бер минут та тора алмыйм, килеп алыгыз, диючеләр булды, чөнки кешеләрнең рухи һәм матди ресурслары төрле. Әйткәнемчә, үз кулларың белән эшләмәсәң дә, әгәр теләсәң, һәртөрле ярдәм итә аласың. Читтән күзәтеп көч биреп тору, дога кылу да бик мөһим. Зур бер механизмдагы кебек, һәр детале кирәкле.
Кинолардан гына карап күргәннәрне, димәк, үз күзләрегез белән күреп, үз кулларыгыз белән эшләргә туры килгән икән сезгә, Гөлназ... Инде ул авыр тойгылардан хәзер янә күңелле вакыйгаларга кайтсак, тагын нинди чаралар турында сөйли аласыз?
Октябрьдә Анталиядә Төрки халыклар фестивале узачак. Шунда татар милли үзенчәлекләрен киң күрсәтергә исәп.
Ул болайрак булды: узган елда мине төрки халыклар фестиваленә чакырдылар. 3 көн барды ул, бик матур булды. Аннан сөенеп тә, көенеп тә кайттым. Фестивальдә татарларны күрмәвемә бик каты борчылдым. Бәхеткә, фестивальне оештыручылар белән таныш идем. Җитәкчелектән: «Ни өчен төрки халыклар арасында татарлар юк?» – дип сорадым. «Ә-ә-ә, шулай шул, менә сез бит – сәнгать белән бәйле кеше, тырышсагыз, координаторы булсагыз, бәлки, моны эшли алыр идек», – дип җавап кайтардылар.
Миңа шул җитә калды. Безгә яшел ут янды, дип, шул көннән башлап, Бөтендөнья татар конгрессына фото-видеоларны җыеп җибәрдем. Оештыру эшләрен үз өстемә алып, җитәкчеләр белән сөйләшеп, иҗади төркем тупланды. Ноябрьдә киләчәкләр, Аллаһы боерса. Башкортстаннан да катнашучылар булачак. Фестивальдә үзем дә җырларга ниятлим.
Без – Анталиядәге татарлар газиз милләттәшләребез белән бергәләшеп, татар халкын иң матур яктан күрсәтерлек итеп әзерләнәчәкбез. Анталиядәге бөтен очрашуларга да мин камзуллар, калфаклар, милли аяк киемнәрен киеп барам. Моннан бу юлы да бер сумка милли киемнәр җыеп алып барам. Милли киемнәребез, ашларыбыз, чигүләребезне, җыр-моңнарыбызны матур итеп күрсәте һәм җиткерәсе килә. Кыскасы, бер чатырда татарның барлык милли үзенчәлекләре белән таныштырырга ниятлибез.
Шулай ук, август уртасында татар җәмәгатьчелеге беренче тапкыр диңгездә Гаяз Исхакый йөзүләрен оештырды. 30 август көнне, бәйрәм уңаеннан, бик матур бер мәйданда әдәби-музыкаль кичә узачак.
Еллык программабыз бар. Идея, фикерләр бик күп. Чит илдә татарларның бердәм булуы – зур нәрсә. Үзем өчен шуны ачыкладым: туган ягыңнан аерылып киткәч, милли үзенчәлекләреңне саклап калырга тырышасың икән ул. Телең дә, халкың да кадерлерәк. Татар халык һәм классик әдәбият укыйм, халык җырларын хәтеремдә яңартып торам.
Шөкер, татар булып туганмын, әти-әниемә, әби-бабайларга ана телемнең тәмен белдереп үстергәннәре, ана телен өйрәткәннәре өчен бик зур рәхмәт. Үз ана телемне белмәгән булсам, төрек телен дә шулай тиз өйрәнмәс, андагы төрки халыклар белән рәхәтләнеп аралаша алмас идем. Мәсәлән, без кыргызлар белән очрашканда, рус теленә күчмибез, һәрберебез үз ана телебездә сөйләшәбез, бер-беребез белән шулай аңлашабыз.
Улыгыз да анда татарча сөйләшәме?
Инглизчә укый, татарча, русча,төрекчә дә белә. Теле татарча ачылды, русчаны мәктәпкә киткәч кенә өйрәнде ул. Дәү әнисенең (Шәмсия Җиһангирова – ТИ) шагыйрә булуы да зур тәэсир итә. Заманында мин дә әниемнең шигырьләренә хас тел байлыгы, тирән фәлсәфә, матурлыгына түзә алмыйча, көйләр яза башлаган идем бит. Ул җырлар үзеннән-үзе түгелә башлады. Татар булуым, ана телемне белүем белән бик бәхетлемен.
Рәхмәт, Гөлназ! Барлык планлаштырган чаралар күңелле узсын, аларны оештыруда Аллаһ үзе ярдәм итсен!