Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия – Ришат Төхвәтуллиннар туй образларын күрсәтте – видео

news_top_970_100
Алия – Ришат Төхвәтуллиннар туй образларын күрсәтте – видео
социаль челтәрләр

Бүген җырчы Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның туе. Яшьләр бәйрәм тантанасына әзерлек процессын сторисларында бәйнә-бәйнә күрсәтеп баралар. Алиянең иртәсе бер матур кунакханә номерында башланган. Биредә кәләшкә макияж һәм прическа ясадылар. 

Кияү егете Ришат аны холлда көтеп тора, дулкынлануын яшерми. 

«Ничә җырда җырлаган кеше бит инде мин. Нәрсәсенә борчыласың инде ул туйның. Үтә дә китә бит инде, көне буе тостлар тыңлыйсың да, дип уйлаган идем. Ләкин иртән уяну белән дулкынлану хисе биләп алды. Менә хәзер Алияне көтеп утырганда тагын да ныграк борчыла башладым. Нигә икәнен дә аңламыйм», – дип көлгән Ришат.

Берничә минуттан Алия Төхвәтуллинаның (Карачурина) сәхифәсендә  дә бик кызык рилс пәйда булды. Машинада барганда, Алия Ришат турында: «Нигәдер ул миңа ошамый башлады… Прическасы да ямьсез, кофтасы да «колхозная». Кире кайтарырга мөмкинме?» – дип сөйләгән. Ахырдан исә: «Шаяртаааам, Ришатым – матурларның да матуры!» – дигән.

Рилста кияү белән кәләшнең тулы образларын  да күрергә мөмкин. Чыннан да матурлар бит? 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100