news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көзгә, кышка халык синоптиклары фаразы: Октябрьдә кар явачак, кыш суык булачак

Иртән иртүк торып кәһвә чөмерә-чөмерә кухня тәрәзеннән карыйм: урам себерүче коелган сары яфракларны әле бер, әле икенче якка күчереп йөри. Яфраклар кыштыр-кыштыр килә. Шәһәр йоклый әле, ә ул инде хезмәттә. Көзнең ничек тиз килеп җитүен дә нәкъ менә ул күрә. Хәер, әле халык телендә «әбиләр чуагы» дибез, тик бу җылы кояшлы көннәр озакка сузылырмы?

news_top
Көзгә, кышка халык синоптиклары фаразы: Октябрьдә кар явачак, кыш суык булачак
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Көз алга таба нинди булыр? Кыш ничек килер? Бу сораулар белән, гадәттәгечә, халык синоптикларына мөрәҗәгать итәргә булдым.

«Көзнең башы коры булгач, азагында яңгырлар байтак булачак»

Иң башта Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиевка шалтыраттым.

Элек безнең бабайлар, «әбиләр чуагы» 14 сентябрьләрдә Симән көненнән соң (рус. Семенов день – искечә 1 сентябрьне, хәзергечә 14 сентябрьне атаганнар – иск. «Интертат») башлана, дип әйтә торган иделәр. Әле менә чын «әбиләр чуагы» бара да инде. Сентябрь башларында да көннәр җылы, явым-төшемсез һава торышы белән сөендерде. Күпләр шул көннәрне, «әбиләр чуагы» җитте дип ялгышты. Ул әле җәйнең ахыргы көннәре сузылуы гына булды. Җәй белән көз бәрелешкән. Соңгы елларда кыш – язга, яз – җәйгә, җәй – көзгә, аннары көзнең кышка килеп керүен күзәтәбез. «Әбиләр чуагы» дип аталган көннәр яхшы очракта шул 1-2 атна дәвам итә, кайчак, кыскарак булса, 4-5 көннән тәмамлана. Әлеге «әбиләр чуагы» тагы берәр атна дәвам итәр әле, – ди Әмир абый.

Август-сентябрь айлары – муллык чоры. Уңыш ничек соң?

Быел бәрәңге бик үсә алмады, шуңа да мул уңышка куана алмадык. Бәрәңге уңышына начар йогынтыны шул корылык ясады да инде. Шуннан соң бездә хәзер халык бик иртә, август аенда ук бәрәңге казый башлый. Безнең бабай шушы сентябрь ае урталарында берәр чиләк бәрәңге алыр иде дә, базга төшереп куяр иде. Шуннан берәр атна узгач кына төшеп карар иде, «икенче икмәк» черемәгән булса гына – бәрәңгене алырга ярый. Бәрәңге өлгерү өчен, туфракка суык керүе кирәк. Кышка әзерлеге кирәк. Әзер булмаса, күр дә тор череп бетәчәк! Үзебез бәрәңгене яңарак алып бетердек. Бакча уңышы зарланырлык булмады, шөкер. Быелгы җәйнең башы кызурак булгач, җиләк-җимеш агачларын корткычлардан сакларга туры килде. Игеннәр дә уңды. Тарихтан беләбез: 1941, 1970 елларда да шулай булган, җиләк-җимеш бик күп булуы күзәтелгән.

Шулай да, кем белән генә сөйләшмим, балан һәм миләш тәлгәшләре иртә өлгергәнен күреп, көзнең иртәләгәнен әйтәләр, Әмир абый.

Көз быел иртә килмәде ул, аның балан һәм миләш иртә өлгерүе шул җәйнең эсселегенә бәйле. Балан яфраклары саргаймый, кызара бит инде. Яфраклары беренче сентябрьләрдә кызара башлады, ә менә каеннар бирешми. Элегрәк, башка елларда, инде каеннар да әкренләп саргая иде. Ә әле алар яшеллеккә төренгән килеш шаулап утыралар. Җәй эссе булганлыктан, агачлар дымны яхшы итеп җимешләренә бирделәр. Шуңа күрә дә аларның яфракларының иртә саргаюын, кызаруын күрәбез.

Ә көзнең алдагы көннәре, айлары нинди булыр икән?

Көзнең башы коры булгач, азагында яңгырлар байтак булачак инде ул. Әле 13 сентябрьдә кырау да төште безнең якларда. Бу көн – искечә август ахыры дигән сүз. Бу – кырауның шактый иртә төшүе, дип исәпләнә. Шуңа кыш килеп җитүе дә озак көттермәс, дип исәплим.

Тәүге карны кайчан күрербез?

Беренче кар явулар октябрь аенда ук булыр, яхшы гына явачак төсле. Безнең бабайлар әйтә торган иде, беренче кар бөртекләре төшеп 40 көн үтүгә, ныклап кар ятар, дип. Ул 1 ай да 10 көн инде.

Ә кыш нинди көтелә?

Кышка килгәндә – узган кыш аномаль булды, диярлек. Шул бер декабрь аенда ныклап салкыннар булып алды да – бетте. Шул 23 градуслап кына салкынлык булды, 30 градус суыклар булмады. Агымдагы елда шактый аномаль, зәмһәрир салкыннар булырга охшап тора. Нигә дисәгез, чия агачларына карап алсак, аларның җимешләре күп булды, кирәгеннән артык булды. Аннары менә көзгә сливалар да, алмалар да бик каты мул булды. Минем сынаганым бар: мондый елларда кыш нык салкын була, гадәттә. Әлбәттә, кыш буена салкын һава торышы әллә ни озак сузылмаса да, кыска вакытлы зәмһәрир салкын көннәр күп була. Мондый каты суыкларда чия ул кадәр бирешмәсә дә, слива агачлары туңу ихтималы бар. Әле менә җиләк-җимеш агачлары да нәсел калдырырга омтылуын күрәбез, яннарында үсентеләре чыккан. Шул яклап күзәтү буенча да кышның салкын булачагын фараз кылам. Төгәл әйтеп булмый, ләкин бу суыклар кышның башына туры килергә тиеш. Кышның икенче яртысы җылымса кояш нурлары йогынтысы белән дә әллә ни суык булмас. Шулай да хәзер көзге бодайның да, башка культураларның да яңадан-яңа сортлары чыга. Кышын алар зыян күрүе бар.

«Мондый матур көннәр әле бер 5 көн дәвам итәчәк»

Алдагы әңгәмәдәшем – Арча районының Ашытбаш авылында гомер итүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүров булды.

Мондый матур көннәр әле бер 5 көн дәвам итәчәк, аннан яңгырлар китүе ихтимал. Көз агымдагы елда иртә килә. Шуңа күрә булган уңышларны мөмкин кадәр иртә җыю хуп. Мин менә әле басуда йөрим һәм ни күрәм: тирәкләр яфракларын коеп бетерде, акацияләр дә шәрәләнде. Октябрь ае урталарында кар күренүе мөмкин. Ә ныклап кар шул 40 көннән соң ятачак, – дип бәян итә Рәис абый.

Уңышны, димәк, җыеп алырга соңламыйк?

Менә 3 көн элек кырау төште инде бездә. Кыраулар, гадәттә, кар явар алдыннан 40 көн дәвамында булачак. Менә кичә 9 гектар арпаны урып-җыюны тәмамладык, 20 центнердан чыкты. Ашлык белән 18 бункер тулды, бик тә яхшы булды. Ашлама кертми, чүп үләннәре өчен агу сипми үстерелгән безнең уңыш өчен – бик яхшы күрсәткеч, дип саныйм. Бәрәңге бик шәп булды. «Рамон», «Беллароза» сортларын утырткан идек, фитофтора да булмады. Халыкның бәрәңгесе чери, ди. Ә безнеке бик яхшы, сабаклары да әйбәт иде. Мин шул кырау төшкәч кенә бәрәңгене алам. Әле бер кызык та сөйлимме, Юлай?

Сөйләп җибәрегезче, Рәис абый!

Алдагы көнне 120 кабак җыйдык. Ничек шулкадәр үстердек дисеңме? (Ашагач, кабактан калган суны чыгарып түккәннәр дә бәрәңге бакчасына, шуннан тишелеп чыкмасынмы! Ул кабак белән бәрәңге бигрәк дустанә мөнәсәбәттә үсә алалар икән бит. Аста – бәрәңге, өстә кабаклар тәгәрәшеп ята. Файдасын да күрдем, бәрәңге дә йодрык кадәр үсте. Аннары кабак бәрәңгегә кирәкмәгән җирдәге элементларны да ала икән үзенә. Кабаклар да бигрәк хәтәр олы булып үсте. Иң зурысы 32 кило булды, күтәрерлек түгел. Ярый әле арбам бар, шуңа салып ташыдым. Ә иң кечкенәсе 2 кило булды. Әрәм булмасын дип, сыерга турап бетердем. Бакча уңышы шаккатмалы булды шул: алма, чияләр җыеп бетерерлек түгел. Карлыганнар да куакларында калды әллә күпме! Җыеп бетереп булмый. Алма белән туңдыргычлар тулгач, үгезләргә дә турап ашаттым. Менә әле 9 сутый чөгендер бар, аның бер-берсе самавыр хәтле үскән! Бу – узган җылы кышның, аннары җылы язның нәтиҗәсе. Җирдә дә дым һәрвакыт шуңа яхшы булды бит, кышын да кар эреп торгач.

Ә кыш нинди булыр икән?

Кыш уртача салкынлыкта булыр, дигән фикердәмен. Шул декабрь аеның урталарыннан ныклап суыклар башланып китәр. Алар бик озакка бармас һәм өченче елгыдан әзрәк, былтыргыдан күбрәк булачак. Гыйнварның 10нарына кадәр салкын көннәр булуы бар.

Халык әйтсә – хак әйтер

Әлбәттә, кешеләрнең һава торышын алдан беләсе, шуңа карап эш планнарын корасы килгән. Элек һәр авылда еллар әйләнәсенә көндәлек һава торышын терки баручы һәм гасырлар буена килгән тәҗрибәләрдән чыгып фаразлаучы халык синоптиклары булган. Бүген инде бар кирәкле мәгълүматларны безгә һөнәри белемле гидрометеорологик үзәкләрдә эшләүче иптәшләр бирә. Көн саен иртән радио, телевизор аша да һава торышын тыңлыйбыз. Ләкин... еш кына аларның да фаразлары чынга ашып бармый шул.

Бер кызык та язып үтим әле. Һава торышы прогнозы дигәч, искә төште. Исемдә, Актаныш редакциясендә эшләгәндә, берсендә шактый актив, ветераннар хорында да җырлаган, җитмәгән җире булмаган, хәзергесе көндә пенсия ялында булуына карамастан мәктәптә яки техникумда (исемдә калмаган) каравылчы булып утыручы Зөһрә апа килеп керде. Шигырь язган булып чыкты, укып җибәрүе булды, урындыктан чак тәгәрәмичә көләргә тотындык. Телеканалларның берсендә һава торышы белән таныштыручы кыз, бөтенләй безнең районны төньяк-көнбатышта диеп, имин генә әллә ярты ел инде зәңгәр экраннар аша сөйли икән. Менә сиңа мә! Зөһрә апа әллә ярты ел шушыны аптырашта калып тыңлап утырган да, телетапшырулар мөхәрриятенә инде хатлар язудан файда булмагач, шаян шигырь язып куйган...

Ә менә халык әйтсә – хак әйтер дигәндәй, халык синоптикларыннан алдарак алган фаразлауларны укысак та, туры килә шикелле. Ышаныргамы-юкмы – анысын һәркем үзе хәл итә. Шулай да көз яңгырлы булмаса да, урман-посадкаларда гөмбәгә дә бай көз килгән, диләр.

Хәер, алдагысын тик Ходай гына белә. Бүген без бәян иткәннәр – барысы да тик синоптиклар фаразлары гына бит әле.

Халкыбыз сынамышлары белән танышып алыйк әле

Кояш батканда аяз булып, төньяктан салкынча җил булса, кырау төшәр.

Көз озын килсә, яз соң килер.

Көзге көн бәс тотса, аязлыкка галәмәт.

Көзнең ахырында вак кына түгәрәк-түгәрәк боз яуса, кыш суык булыр.

Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.

Суганның кабыгы 2 кат булган елны кыш җылы булыр, ә кабыгы күпкатлы булган елны кыш салкын булыр.

Урманда чикләвек күп булса, кыш кырыс булачак.

Чия яфраклары коелып бетми торып, кар, күпме яуса да, барыбер эреп бетә.

Көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласалар – кыш җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласалар – кыш салкын килә.

Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килә.

Кыр казлары көзен киткәндә түбәннән очып китсәләр, кар тиз булыр.

Көз көне кошлар түбән очса, кыш – салкын, югары очса, кыш җылы килә.

Көз көне куяннар бер эздән йөрсә, кыш көне кар күп явар.

Тычканнар кибән астында торса, көз коры булыр.

Тычканнар, күселәр ояны тирән казыса, кыш суык булыр.

Умарта кортлары ояда яфракларны калын сыласа, кыш салкын була.

Әрлән өненең авызы төнгә таба булса – кыш җылы булыр, кыйблага таба булса – кыш салкын булыр, көнчыгышка таба булса – кыш коры булыр, көнбатышка таба булса – кыш юеш булыр.

Әрлән өненә печән, салам күп ташыса, кыш салкын булыр.

Җитенгә тычкан ояласа, кыш көне кар күп булыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар