Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Комада ятучы җырчы МакSим аңына килә, җырчының хәле яхшыра башлаган

Җырчының хәленә карап, табиблар аны медикаментоз йокыдан уяткалый башлаган.

news_top_970_100
Комада ятучы җырчы МакSим аңына килә, җырчының хәле яхшыра башлаган
Владимир Васильев

Комада ятучы җырчы МакSим (Марина Абросимова) аңына килгән, аның хәле яхшыра башлаган. Бу турыда РЕН ТВканалы җырчының рәсми вәкиленә сылтама белән язды.

Җырчы 19 июньнән бирле ясалмада комада, ИВЛ аппаратында ята. «Ясалма кома авыр хәлдәге кеше йоклый дигәнне аңлата. Аның күрсәткечләре бераз нормага килгәч, дозировка киметелә, ул аңына килә, табиблар бу процессны регуляцияли. Аның динамикасы уңай», — дигән Соколова.

Соколова инстаграмда язганча, МакSим аңына килә. «Табиблар йокыны көйләп тора. Марина аңына килгәләп ала», — ди ул.

МакSимның пиар-менеджеры Яна Богушевская да җырчының хәле яхшыруын раслаган. Соңгы көннәрдә табиблар МакSимны медикаментоз йокыдан уятып алгалый. Бу аның организмының халәтенә бәйле. Бу турыда Богушевская РИА Новости агентлыгына сөйләгән.

«Бу ясалма кома бит. Табиблар седатив препаратның дозировкасын үзләре көйли. Кайвакыт Марина аңында була. Кайвакытта аны медикаментоз йокыга җибәрәләр — бу бүгенге яңалык түгел», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100