Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көчләүдә гаепләнеп төрмәдә утырган Инсафның дусты иреккә чыккан

news_top_970_100
Көчләүдә гаепләнеп төрмәдә утырган Инсафның дусты иреккә чыккан
Фото: Эльвира Әхмәтшинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Казан кызы, блогер Эльвира Әхмәтшинаның ире Инсаф Галимҗанов төрмәдән дустын каршы алу мизгелләре төшерелгән видеоны күрсәтте. Яңа иреккә чыгучына каршы алырга якыннары һәм дуслары килгән. Һәрберсе кочагын җәеп каршы ала.

«Бергә утырдык, яхшы вакытлар да, начары да булды. Бер камерада яшәдек. Тагын бер дусны каршылыйсы калды. Ул апрельдә чыгачак», – дип яза төрмәдән чыккач хатынына ияреп блогер булып киткән Инсаф.

«Мин шокта. Ил героен каршы алгандай итәләр. Китап языгыз, исеме белән урамны атагыз! Исән вакытта һәйкәл дә куярга онытмагыз», «Мине армиядән дә алай каршы алмадылар», «Геройны каршы алгандай иттеләр», – дип үрсәлгән кайберәүләр.

«Төрмәгә һәркем эләгергә мөмкин. Утырып чыккан кеше начар дигән сүз түгел әле», «Мондый каршы алырлык, ярдәм итәрлек дуслар булуы яхшы. Анда кем дә эләгергә мөмкин», «Башка анда эләкмәгез инде», – дип тә комментарийлар калдырганнар.

  • Инсафны (һәм аның дусты Исламны) көчләүдә – 131нче һәм 132нче маддәләр буенча гаепләп, биш ел ярымга төрмәгә утыртканнар иде. Әлеге вакыйга 2019 елның 7 февралендә була. Эльвира ирен ни сәбәпле утыртуларын, хөкем карарларын, күрешүләре турында үзенең сәхифәсендә сөйләп барды. Ул иренең гаепсезгә утыртулары, җинаять эшендә Инсафның катнашы булмавы, моңа бернинди дәлилләр булмавы турында һәрдаим сөйләп тора.Кыз версиясе буенча, Инсаф дусты янына машина кабызырга китеп бара. Алар машинаны кабыза алмыйлар һәм ул шунда йоклап кала. Ул кичтә дусты янына аның йөргән кызы һәм аның апасы килә. «Башта үзара сөйләшеп утыралар, соңрак кызлар бәдрәфкә чыгып китеп кем беләндер телефоннан сөйләшәләр, аннары кызларның берсе: «Сез безне көчләдегез!» – дип кычкыра башлый, иртәгә гариза язачакларын белдерәләр һәм, тиз генә киенеп, фатирдан чыгып китәләр. Инсаф һәм аның дусты кызларны куып җитмәкче була, ләкин алар таксига утырып китә. «Иртәгә үзебез сезгә шалтыратырбыз», – дип хәбәр бирәләр», – дип сөйләгән иде Эльвира.
  • 2020 елда «Беренче каналда»гы «Пусть говорят» тапшыруына Яшел Үзән районы Осиново авылыннан 22 һәм 20 яшьлек ике кыз килә. Алар «бер кичә вакытында ике егет көчләде» дип сөйли. Тапшыруга кызларның әтиләре (берсенә үги әти) дә килә. Шунда көтелмәгән хәл була: шоу барганда, кызларның берсе «үги әтисе бәйләнде» дип сөйли башлый. Ул үги әтисенең 2012 елда үзен көчләгәнен әйтә. Эфирда кыз үги әтисенең үзе белән сөйләшкән аудиоязмасын тыңлата. Ир анда тупас формада кызга яный. Студиягә полиция чакырыла, һәм үги әтине шунда ук бүлеккә алып китәләр. Аның ике кызны да көчләгәне ачыклана, 15 елга хөкем иттеләр.
  • 5 ел эчендә Инсаф Пановка, Түбән Кама колонияләрендә утыра. Азакка таба аны Әлмәткә күчерәләр. Түбән Камада утырганда, ул Эльвирага тәкъдим ясый. Пар колониядә генә никахларын рәсмиләштерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100