Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Эльвира Әхмәтшинаның ире төрмәдән чыккан

news_top_970_100
Блогер Эльвира Әхмәтшинаның ире төрмәдән чыккан
Эльвира Әхмәтшинаның социаль челтәреннән

Казан кызы, блогер Эльвира Әхмәтшинаның ире Инсаф Галимҗанов, хөкем карарын үтәп, төрмәдән чыккан. Бу хәбәр белән Эльвира үзенең социаль челтәреләрендә уртаклашты.

Кыз ирен Әлмәттә урнашкан колония капка төбеннән каршы алган. Күрешүнең беренче секундларын алар видеога төшергәннәр. «Ирекле! Минем ничек бәхетле булуымны сүзләр белән аңлата торган түгел! Мин төштә кебек... Бу хәлләр чыннан да безнең беләнме? 5 ел колония артта калды. Ниһаять, бу тарихның да азагы җитте! Безнең яңа бүлек башлана», – дип язган Эльвира видео астына.

Инсафны һәм аның дусты Исламны 131нче һәм 132нче маддәләр буенча көчләүдә гаеплиләр, биш ел ярымга төрмәгә утырталар. Әлеге вакыйга 2019 елның 7 февралендә була. Эльвира белән Инсаф тарихын 100 000нән артык кеше күзәтте. Эльвира ирен ни сәбәпле утыртуларын, хөкем карарларын, күрешүләре турында үзенең сәхифәсендә сөйләп барды. Ул үзен «зэк хатыны» дип атый һәм иренең гаепсезгә утыртулары, җинаять эшендә Инсафның катнашы булмавы, моңа бернинди дәлилләр булмавы турында һәрдаим сөйләп тора.

«Мине Инсаф ул көнне кич утырырга чакырган иде, шулай итеп, машинада сөйләшеп утырган вакытта, аңа дусты шалтыратты, машинасы ватылган булып чыкты һәм ул Инсафны ярдәмгә чакырды. Башта Инсаф: «Юк, Эльвираны калдырып килә алмыйм», – дип җавап бирде, ләкин мин Инсафны барырга күндердем. Шулай итеп, мин Инсафны үз кулларым белән шушында төртеп керттем.

Нәтиҗәдә, дустының машинасын кабыза алмаганнар, һәм Инсаф дустында йокларга кала, ләкин ул кичне дусты янына сөйгән яры һәм аның апасы киләләр. Башта үзара сөйләшеп утыралар, соңрак кызлар бәдрәфкә чыгып китеп кем беләндер телефоннан сөйләшәләр, аннары кызларның берсе: «Сез безне көчләдегез!» – дип кычкыра башлый, иртәгә гариза язачакларын белдерәләр һәм, тиз генә киенеп, фатирдан чыгып китәләр. Инсаф һәм аның дусты кызларны куып җитмәкче була, ләкин алар таксига утырып китә. «Иртәгә үзебез сезгә шалтыратырбыз», – дип хәбәр бирәләр», – дип сөйләгән иде Эльвира «Кунактан кунакка» тапшыруында.

Эльвира һәм Инсафның гаиләсе бу хакта «Пусть говорят» тапшыруында да сөйләделәр. Тапшыру вакытында кызларның үги әтиләре кулга алынды. Ул үзенең кызларны һәрдаим көчләвен раслый. Аны 15 елга хөкем иттеләр.

5 ел эчендә Инсаф Пановка, Түбән Кама колонияләрендә утыра. Азакка таба аны Әлмәткә күчерәләр. Түбән Камада утырганда, ул Эльвирага тәкъдим ясый. Пар колониядә генә никахларын рәсмиләштерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100