Блогер Эльвира Әхмәтшина: «Инсаф СИЗОда утырганда тәкъдим ясады»
Көчләүдә гаепләнеп төрмәгә утыртылган Инсаф Галимҗановка кияүгә чыккан Эльвира иренең рәшәткә артына җибәрелү сәбәбен сөйләде.
Төрмә.... Бу сүзләрне ишеткәч, күпләрегез сискәнеп куйгандыр. Кайберәүләрнең «каз тәннәре» дә чыккандыр. «Аллам сакласын!» – дип әйтеп куючылар да шактыйдыр. Ләкин 20 яшьлек Инсаф Галимҗановны, кызганыч, Аллаһ саклап калмаган. Әле яши генә башлаган егет рәшәткә артында утыра. Ул ни сәбәпле төрмәгә эләккән? Бу хакта – «Интертат» сайты проекты өчен «Кунактан кунакка» тапшыруының чираттагы чыгарылышында.
«Кунактан кунакка» тапшыруы алып баручысы Динә Нәҗметдинованың Инсафның хатыны, блогер Эльвира Әхмәтшина һәм әти-әнисе Руфинә һәм Илфат Галимҗановлар белән әңгәмәсенең текст версиясен тәкъдим итәбез.
«Инсафны төркем белән көчләүдә нахакка гаепләделәр»
– Эльвира, бу урыннар, бу сукмак сиңа бик таныш, чөнки 9 ай дәверендә әлеге юл белән син Инсаф янына барып йөргәнсең. Монда ерак түгел тикшерү изоляторы бар. Инсафны нәрсә өчен утырттылар?
– «Көчләү» маддәсе – 131нче һәм 132нче статьялар буенча гаепләделәр. Гаделсез утырттылар, 5 ел ярымга Инсафны һәм аның дустын. Төркем белән көчләүдә гаепләделәр.
– 2019 елга әйләнеп кайтыйк әле. Белүемчә, бу – февраль ае. Нәрсә булды?
– 7 февраль көнне Инсаф, гадәттәгечә, минем янга килде. Ул көн дә минем янга килә иде, чөнки мин торган җирдән ерак түгел генә эшли иде. Килде, машинада утыра идек, дусты шалтыратты. Ислам исемле дусты, хәзер алар бергә утыралар. «Кил әле, минем машинаны кабызырга булыш әле», – ди. Эш вакыты бит инде. Инсаф әйтә: «Мин кыз белән утырам, гафу ит, братан, килә алмыйм», – ди. «Матурым, ничек инде бармыйсың, булышмыйсың? – дидем. – Син бар, ярдәм ит. Мин хәзер барыбер «Молодежка» (сериал) карарга кереп китәм СТСтан, бар», – дидем. Үз кулларым белән этеп җибәргәнмен икән. Инсаф барган, машинасын кабыза алмаганнар, дип аңладым. Ул Исламда куна каласы иде, Исламны иртән эшкә илтеп, үзе дә шуннан эшкә китәргә тиеш иде.
Блогер күпме акча эшли?
– Төгәл 2 ел элек син үз блогыңны башлап җибәрдең. Миңа калса, син, беренче чиратта, Гүзәл Хөснетдинова – «женщина огонь»га рәхмәтледер. Әйдә, проект турында сөйләшәбез. Син ничек бу проектта катнашырга булдың?
– 2 ел элек Гүзәл Хөснетдинова 5нче сезон башлануын игълан итте. Мин шунда катнашырга булдым. Мин «Озон»да эшли идем. «Озон»нан киттем дә шул проектта катнаштым.
– Әлеге проектта катнашу өчен нишләргә кирәк?
– Ул проект 1 ай бара. Гүзәл безгә бирем бирә, төрле-төрлене. Мәсәлән, без Байкалга очтык, тимераякта шуып биергә Байкалга кадәр бардык. Башка киез итек куеп, Казан буйлап грим ясап йөрдек.
– Ә Байкалга үз акчагызга бардыгызмы соң?
– Әйе, үз акчабызга.
– Ә проект түләүлеме?
– Проект түләүле, безнең сезон 90 мең сум тора иде. 17 катнашучы идек. 1 ай буе биремнәрне үтисең, алар өчен үзең түлисең. Ләкин проектта катнашкан вакытта ук минем беренче рекламалар китте, ягъни мин блогта акча эшли башладым. Ай саен, стабиль рәвештә, миңа 30 мең сум блогтан кереп бара иде. Проект тәмамлангач, анда керткән акчаларны шундук кайтардым, капладым.
– Аңлавымча, бүген син, блогер буларак, 100 меңнән артык акча эшлисең?
– Әйе.
– Нинди рекламалар? Нәрсә рекламалаган өчен акча аласың? Нинди рекламага алынмыйсың?
– Төрле рекламалар алам. Хәзер бик «иләк аша үткәреп», фильтрлап алабыз, нәкъ менә минем аудиториягә кызык булганнарын.
– Синең аудиторияң нинди ул?
– Минем аудиториядә, нигездә, яшьләр. Мин хәзер казино, аңлашылмаган акча эшләү ишеләрне алмыйм. Блог башында ала торган идем, аңламый-белмичә. Макет җибәрәләр, син шуны сториска куясың, шуның өчен, әйтик, 5 мең түлиләр. Ул вакытта әле аерып бетермисең бит. Бар да тәҗрибә белән килә. Хәзер инде, әйтик, лазер эпиляциясе, парфюм, массаж белән озак вакытлы хезмәттәшлек безнең. Шуңа күрә башкалар белән эшләмим, миңа кемнәр ошый – шулар белән без озак вакытлар эшлибез.
– Эльвира, синең төп эшчәнлегең – блогерлык. Блогер аена уртача күпме акча эшли? Чөнки күп кеше әйтә, «менә ул блогер, ыштан туздырып йөри, эшләми» дип. Ә бит блогер булу – ул зур хезмәт дияр идем.
– Минем эштән китүемә 2 ел. Шушы 2 ел дәвамында мин блогерлык белән акча эшлим. Блогерлар күпме акча эшли, дисәң, күпме эшли – шуның кадәр ала.
– Әйтик, синең 100 мең эшләгәнең булдымы?
– Ай саен 100 меңнән башлап алам. Эшләмәгән вакытта, берничә реклама белән генә 100 мең аласың, ә эшләгән вакытта – күбрәк.
«Мин анда шаһит булып барырмын инде, дигән иде»
Блогер үз йортын күрсәтә: «Бу – Инсафның туган йорты, монда аның әти-әнисе тора. Минем кайнанам-кайнатам. Без – Әтнә районында, Яңа Әтнә авылында».
– Руфинә апа, Илфат абый, әйдәгез әле, шул караңгы, куркыныч 2019 елга кире кайтыйк. Инсафны төрмәгә алып китүләре турында сез каян белеп алдыгыз?
– Ул көнне бер начар әйбер турында да уйламадык, күңелгә бер начарлык та килми. Инсаф кайтты да: «Әни, мин Казанга киттем әле, эшләрем бар», – дип китте. Күңелгә бер начар уй да килмәде. Шул вакытта ишек шакыдылар. Чыксам, 3 полиция хезмәткәре басып тора. Мин аларның полиция икәнен дә белмәдем, гражданский киемнән иделәр. «Егетләр, сезгә нәрсә кирәк?» – дип сорадым. Болар: «Галимҗанов Инсаф Илфатович кирәк. Монда яшиме ул?» – диләр. «Әйе, монда яши. Тик бүген өйдә түгел әле. Кайткан иде, эшләре чыкты, Казанга китте, – дидем. – Нәрсә булды? Нигә аны сорыйсыз?» – дидем. Алар: «Менә шундый хәл булган – аның өстеннән «Көчләү» маддәсе буенча гариза язылган. Без аны кулга алырга килдек», – диләр. «Бу – ниндидер аңлашылмаучанлыктыр, мин улым андый юлга бара торган кеше түгел ул. Нишләгән? Кемне көчләгән? Көчләгән кешесе ничек? Үлем хәлендәмени?» – шундый сораулар тезә башладым. Болар инде: «Апа, телефонына шалтыратыгыз әле, ул кайда микән?» – диләр.
Инсафка шалтыраттым. Телефонын алды, әйттем: «Улым, сине сорап монда 3 егет килде, шундый статья белән гаеплиләр. Бу нинди хәл?» – дидем. Ул миңа: «Әни, бернәрсә өчен дә борчылма, бернинди дә андый әйбер булмады. Мин дус егетемдә кунып калган идем, анда аның ике дус кызы килгән иде. Мин «Көчләү» статьясы буенчамыни?» – диеп, үзе дә шундый сорау бирде ул миңа. Аптырады инде. «Анда андый әйбер булмады ич, әни, аңлашылмаучылык бу», – диде. «Улым, Киров районының тикшерү бүлегенә килергә кушалар сиңа. Шунда бар инде», – дидем. «Ярар, әни, мин барам, мин бөтен күргән-белгән әйберемне сөйлим. Мин анда шаһит булып барырмын инде, – диде ул миңа. – Бүген кичкә кайтып җитәрмен», – диде.
– Илфат абый, ә сез бу хакта кайчан белдегез?
– Мин обедтан соң эштән кайттым, бернәрсә өчен дә борчыла торган түгел иде. Шалтыраттым: «Улым, мунчаны кайчан яга башлыйм?» – дидем. «Әти, монда мунча күзгә күренми әле», – диде ул. Аны бит әйтмиләр дә алар. Ә кайткан вакытта бер дә кәефе юк иде инде.
– Ул көнне кайттымыни ул?
– Юк, кайтмады. Алдагы төндә кайтып киткәндә.
– Шуннан бирле алып калдылармы?
– Әйе.
«Сез мине көчләдегез, мин гариза язам»
– Эльвира, ул кичне Инсаф дустында йокларга кала. Алга таба нәрсә булган?
– Ул кичне Исламның сөйләшеп йөргән кызы – нәкъ менә гариза язган кыз – апасы белән бергә Исламга кунакка килә. Болар утыралар, сөйләшәләр, аннан икесе (кызлар – «ТИ») бәдрәфкә кереп, кем беләндер пышылдашып телефоннан сөйләшәләр, аннары үзара нәрсәдер сөйләшәләр. Инсаф бит миннән кичке сәгать 9да китте. Монда төнге 11 тирәләредер инде, шул тирә. Бәдрәфтән чыгып, Исламның дус кызы, тик торганнан, «сез мине көчләдегез, мин гариза язам» ди дә, тиз генә киемнәрен кияләр дә чыгып китәләр. Инсаф белән Ислам, аптырап, артларыннан төшә. Бу кызлар такси чакыртып: «Юк, без гариза язабыз, без сезгә үзебез элемтәгә чыгарбыз», – дип, таксига утырып китеп баралар.
«Иң авыры – улыбызның гаепсез булып та гаепләнүе»
– Руфинә апа, сез бит инде Әтнә районында яшисез, кечкенә генә авыл, дисәң дә була. Сезгә караш үзгәрмәдеме? Әйтик, сез укытучы булып эшлисез.
– Бу хәл бөтен дөньяга кычкырып йөри торган күңелле хәбәр түгел бит. Башта кеше белмәде инде. Шуннан полициягә хәбәр кайткан, ул тарала башлады. Мин кызларга, үземнең коллегаларыма моны сөйләдем. Алар бу хәлгә шаккаттылар. «Инсафмы? Мондый хәл була алмый, – дип, минем хәлемә кереп, – дөрес нәрсә түгелдер. Руфинә апа, бар әле, артыннан йөрегез әле. Аңлашыгыз, нинди гариза ул, нинди кызлар ул», – дип сораулар бирделәр миңа. Бер генә коллегамның да, бер генә авылдаш кешеләрнең дә безгә карата тискәре карашын мин тоймадым әлеге көнгә кадәр.
– Иң авыры нәрсә булды?
– Иң авыры – минем улымның гаепсез булып та гаепләнүе. Әле дә йөрәгем белән кабул итә алмыйм. Бик авыр нәрсә. Ул көннәр искә төшкәндә, әле дә күздән яшьләр килә.
– Төрмәне «кара тамга» диләр. 4 айдан соң улыгыз чыга, ничек яшәр икән, күзаллыйсызмы?
– Мин ул хакта бик күп мәртәбәләр уйладым инде. Ул үзе дә әйтә: «Әни, миңа 4 ел элек тормыш тукталып калган шикелле булды. Анда нәрсәләр үзгәргән, тормыш икенче төрлегә әйләнгән – мин аларны хәзер аңлап та бетермим шикелле, әни», – ди. Анда бит инде бер төрле режимга салынган: иртән торалар, эшкә баралар, кайталар, әзерне ашыйлар дигән шикелле – ашауларын «ашау» дип әйтеп булса. Анда алар «әзергә – хәзер» йөргән шикелле. Ә монда тормышка яңадан өйрәнергә кирәк, дип уйлыйм инде мин. Психологларга мөрәҗәгать итеп карыйк микән, дигән уйлар да килә башыма. Бәлки, алай ук кирәк тә түгелдер. Үз-үзен тотышы буенча (ул бит инде безгә таксофоннан шалтырата), сөйләшүләре буенча, аның психикасы бозылганга охшамаган.
Башта ул дөрестән дә бик борчылды бу хәлгә. Бу бит – нәселдә булмаган хәл. Илфат абыең ягында да, бездә дә бөтенләй дә нәселдә төрмәдә утырган кеше булмаган. Безнең беркайчан да моңарчы закон белән очрашкан булмаган икән, без аның нәрсә икәнен дә белмәгәнбез. Ул аның өчен бик зур борчу булды, елады. Егет кеше була торып та елаганын күрдем мин аның. Нәрсә дип уйлыйм: кайткач бераз авыррак булыр, әмма ул тормышка әйбәт итеп кереп китәр дип уйлыйм. Ул тормышта югалып кала торган егет түгел. Ул техникумны бетерде, институтка читтән торып укырга керде, армиясенә барып кайтты. Кайткач эшен тапты, ялт итеп эшләп йөргән җиреннән менә шушындый хәл булды бит. Әйттем мин аңа: «Институтка «очно» керәсеңме, улым? Укырга кер», – дидем. Ул вакытта да: «Юк, әни, түләп укырга кирәк. Бюджетка керә алмам инде мин. Эшлим әле, эшләп укыйм. Барыбер диплом алып була ич алай да», – дип, шундый сүзләр әйтеп, тормышны аңлап яшәгән егет иде инде ул.
– Башка егетне дә утырттылар бит.
– Әйе, аның иптәше инде ул. Без аны иптәш дип тә әйтеп бетерә алмыйбыз инде, якын дуслар да түгел алар. Аралашып йөргән райондаш егет инде.
– Ә аның әти-әнисе белән сез элемтәдәме?
– Элемтәдә, әнисе белән гел аралашып торабыз. Диндәге, намаз укый торган, бик ачык күңелле хатын ул. Мин аны начар хатын дип әйтә алмыйм.
«Гариза Исламга карата язылган, Инсафның бер катышы да юк иде»
– Башта бу гариза бер Исламга гына язылган иде. Инсафның бер катышы да юк иде. Аннары соң (минем аны социаль челтәргә дә куйган булды) гаризага өтер куеп, «и Инсаф» дип өстәп куйганнар. Югыйсә, гариза башыннан алып ахырына кадәр берлек санда язылган: «Меня изнасиловал знакомый по имени Ислам», аннан өтер куеп, башка ручка белән «и Инсаф» дип өстәп куйганнар. Ни өчен өстәгәннәр? Инсафка каршы гариза язмаган булсалар, ул бу эштә шаһит буларак барыр иде. Шаһит буларак барып, Исламның гаепсезлеген әйтер иде дә, бу эш таралыр иде.
«Кияүгә чыкканда, балдакларны рәшәткә аша алмаштык»
– Бу – Инсафның төп йорты, без бүген Инсаф турында бик күп сөйләштек. Ничек танышып киттегез? Мәхәббәт тарихыгыз?
– 2015 елда таныштык без, апрель аенда. Баналь рәвештә. Ул миңа «ВКонтакте» аша «Синең белән танышсам буламы?» – дип язды. «Тырышып кара», – дидем. Шуннан соң 1 атнадан без аның белән беренче тапкыр күрештек, Әтнәдә, минем авылда. Шунда ук беренче тапкыр ул мине үпте, шул беренче очрашуда ук. 1-2 атнадан инде йөреп киттек. Минем әти-әни безнең йөрүгә каршы иде, чөнки миңа 14 яшь, аңа – 17. Авылда бит гайбәт тиз тарала. Имеш, Эльвира 21 яшьлек егет белән йөри икән, аңа бит әле 14 кенә яшь... Әни миңа: «Син ул 21 яшьлек малаең белән йөрмә! Булды, туктат!» – ди. «Аңа 17 яшь!» – дип, мин бер генә сүз әйтеп калдым... Шуның белән бетте, Инсафка шалтыраттым: «Бетте, бүтән йөрмибез, минем әти-әнием каршы», – дидем. Ә ул: «Юк, мин булдыра алмыйм. Әйдә качып кына йөрибез», – ди. Шулай 1 ел тирәсе әниләргә әйтмичә йөрдем. Тик алар барыбер сизенгәндер, дип уйлыйм. Ул миңа килгәч, чишмәгә төшә, капка төбенә килми иде. Мин кызлар белән чишмәгә төшәм дә, аңа утырып китәм. Кызлар үзләре китә. Аның белән берәр сәгать йөрибез дә, аннан кызлар белән кире кайтып китәм. Шулай 1 ел тирәсе йөрдек.
– Өстәлдә хатлар ята. Болар – күңелгә тиярдәй хатлардыр, зарыгып көтеп алынган. Инсаф әлеге хатларны кайчан язды?
– Тикшерү изоляторында утырган вакытта, еллары да бар аларның, 2019 елдан инде. Монда – хатларның бер өлеше генә. Алар миндә бик күп. Без башта электрон почта аша языша идек, аннан мондый хатларга күчтек. Бу – минем өчен бик зур хатирә. Бик күп яза иде.
– Әйдә бер-икесен генә укып китик.
– «...Матурым, хәзер төн. Вакыт чама белән 00.30. СТС каналыннан «Өч туй» дигән фильм карадык. Хәтерлисеңме, без синең белән кинотеатрга барган идек. Матурым, мине Чистайга алып китәргә мөмкиннәр. Шуңа барына да әзер бул. Мин сине бик яратам, җаным. Син минем шундый әйбәт, шундый матур.
Матурым, мин сиңа өйләнергә һәм синең белән әйбәт, ныклы гаилә корырга телим. Синең белән бергә яши башларга, аннан үзебезгә машина, фатир алырга телим...» Эш табу турында, шундыйрак. Көн дә нәрсә эшләгәнен, нәрсә ашаганын, дигәндәй.
– Син Инсаф белән очрашуга колониягә йөрисең. Айга ничә тапкыр? Һәм ничек үтә бу очрашулар?
– Айга түгел, ике айга бер – 3 көнгә барып йөрим. Продукцияләр җыеп, киемнәр алып, пакетларымны күтәреп... 20 кг кием һәм продукция генә ярый. Шуның белән барам колониягә. Бөтен продуктларны кисәләр, тикшерәләр, ачып карыйлар, бөтен киемнәрне дигәндәй... Гомумән, тулысынча тикшерәләр. Мине дә карыйлар, берәр нәрсә алып кермәгәнменме – безгә бит телефон, сим-карта, алтыннар, акча ярамый. Без бөтенесен калдырабыз. Буш керәбез. Керәм дә аны көтеп утырам. Ул килә дә, 3 көн бергә. Анда тулай торак шикелле бүлмә: кровать, диван, суыткыч, телевизор, душ – бөтен нәрсә бар. Нәкъ тулай торактагы бүлмә кебек.
– Бу – бөтен кеше өчен дәме, әллә ир белән хатын өчен генәме?
– Ир белән хатын, әти-әни килә ала, ялгышмасам, балалар. Апа белән сеңелне белмим. Якын туганнар гына килә ала.
– Һәм сез 3 көн дәверендә бергә?
– Бергә булабыз, әйе. Бергә ашыйбыз, бергә эчәбез, бергә 3 төн үткәрәбез.
– 3 көннән соң кайтып китүләр авырмы?
– Хәзер җиңел. Мин хәзер елмаеп, «ярый, пока, тагын күрешербез» дип китәм. Хәзер чынлап та җиңел. Элек, иң беренче килгән, икенче-өченче свиданиедә бик авыр иде. Бигрәк тә беренче очрашуны беркайчан да онытмыйм. Шул хәтле авыр булды миңа китүе. Мин елый-елый киттем, ул миңа: «Матурым, елама инде! Бар да әйбәт булыр, тагын күрешербез!» – ди. Мин: «Юююк! Китәсем килми!» – дим. Истерика, күз яшьләре, эмоцияләр... Аннары соң 2 көн үз-үземә килә алмый йөрдем. Бик авыр иде беренче очрашулар.
– Аңлавымча, киләсе очрашу октябрь аенда?
– Әйе.
– Аннары – декабрьдә?
– Юк, аннары инде бармыйбыз.
– Аннары инде, Алла бирсә, гыйнвар аенда Инсаф чыга, дип өметләнәбез. Эльвира, син 2 ел элек кияүгә чыктың. Батырчылык итеп. Кемдер, бәлки, качып киткән булыр иде, ә син ни өчен Инсафка кияүгә чыгарга булдың? Чөнки ул чыккач, барысы да башкача булырга мөмкин?
– Дөресен әйткәндә, кияүгә чыгу – минем өчен ул туй гына түгел, мәҗлес түгел. Ул менә монда – күңелдә. Мин кияүгә чыгарга әзер идем инде. Ул да минем белән гаилә корырга әзер булгач, мин көтеп торуның мәгънәсен күрмәдем. Ул миңа СИЗОда утырган вакытта тәкъдим ясады, хат язып, минем әти-әнигә язып, кулымны сорады. Әти-әнием каршы килмәде: «Ярар, сез зур инде, үзегез хәл итегез», – дип, үзләренең ризалыгын бирде. Миңа моңа бик шат идем. Шуннан соң без 2 ел элек 5 октябрь көнне колониядә өйләнештек. Бу – Түбән Кама шәһәрендә иде, коронавирус вакыты, КППда. Без бер-беребезгә рәшәткә аша гына кагыла-тия алдык. Рәшәткә аша гына кулларны тотып, рәшәткә аша гына кочаклашып, рәшәткә аша гына балдаклар алмашып, шулай өйләнештек. Безнең регистрация шулай үтте.
«Мин үги кызымны 10 млн сумга бәялим», – диде
– Синең уйлавыңча, Эльвира, бу кызлар гаризаны нәрсә уйлап язганнар икән? Алар сездән нәрсә таләп итте? Нәрсә дә булса сорадылармы? Акчамы?
– Әйе, сорадылар. Беренче чиратта, акча. Мин бит әйтеп киттем, үги әтиләренең катнашы бар. Безнең белән элемтәгә ул гына чыга торган иде, без аның аркылы гына сөйләшә идек. Кызлар белән без бөтенләй элемтәгә керә алмадык. Ул бездән 10 млн сум акча сорады. Турыдан-туры текст белән, бирегез миңа 10 млн сум, дип түгел. «Мин үги кызымны 10 млн сумга бәялим», – дигән сүз чыкты. Инсафның әти-әнисе «бездә андый акча юк» диде. «Әйдәгез 3 млн, – дип сатулаша башлады, – әйдәгез, 1 млн, әйдәгез, аңа айфон алып бирегез», – дип.
«Пусть говорят» тапшыруыннан һәм 6 адвокаттан 6 тиенлек тә файда күрмәдек»
– Руфинә апа, Илфат абый, сезнең әлеге ситуация Татарстанга гына түгел, бөтен Россиягә яңгыраш алды. Инсафны төрлечә якламакчы булдыгыз, хәтта «Пусть говорят» тапшыруына кадәр барып җиттегез. Максаты нидә иде? Булыштымы әлеге программа? Әлеге программа ничек бара? Алдан язылып куелган сценарий буенчамы, әллә ничек бар – шулаймы?
– Юк, алдан язылып куелган сценарий дип әйтә алмас идем мин аны. Без иң беренче – блогерларга, аннан соң «хокук яклаучы» дип йөртелә бит, Сергей Семеновка мөрәҗәгать иттек. Ул килеп, менә шушы тапшыру турында әйтеп, ничек булырга тиеш, ничек интервью бирергә тиешлеген аңлатты. Алар өйгә килеп, бездән интервью алдылар, шуннан кайсы көнгә тапшыруга килергә икәнен әйтеп шалтыраттылар. Тапшыру вакытында алар сорау бирә, без җавап бирәбез. Алдан, менә шулай дип әйтегез, болай дип әйтегез, дигән сүзләр булмады.
– Сезгә түләделәрме?
– Безгә түләмәделәр. Ә кызларга түләгәннәр.
– Сезнең 2-3 чыгарылыш булдымы?
– Ике.
– Ни өчен өченче чыгарылышта катнашмадыгыз? Чакырдылармы сезне?
– Юк, чакыручы булмады.
– Инсаф 4 айдан соң чыгачак, сезне чакырырлармы икән, ничек уйлыйсыз?
– Бәлки.
– Барыр идегезме?
– Әгәр дә безнең файдага нәрсәдер эшләнә торган булса, мин барырга риза. Менә 2 тапкыр бардык тапшыруга, ләкин мин аннан әллә нәрсә файда күрмәдем. Мин аларга язып та карадым, «Инстаграм»га (Россиядә тыелган социаль челтәр – ТИ) яздым. Шул тапшыруда катнашкан зур-зур кешеләр инде алар үзләренчә, депутатлар да бар иде анда, хокук саклаучылар бар иде. Берсе әле аның монда да кайтты безгә, безнең тормышны күрергә кайткандыр инде: нинди гаилә бу, ярдәм итәргә буламы боларга, әллә болар тормышның төбендә яшәгән кешеләр микән, дип. Мин ул кешене дә аңлыйм, кайтсын, тикшерергә тиеш инде ул. Ләкин мин аларның арасыннан берсенең дә безнең эш буенча файдасын күрмәдем.
– Ә сез Инсаф белән ничек элемтәдә торасыз? Барып йөрисезме? Шул 2019 елга кире кайтсак, башта бит ул 9 ай тикшерү изоляторында утыра. Аннары аны төрмәгә җибәрәләр.
– Изоляторда утырган вакытта передачалар белән барып йөрдек, ул вакытта күрү мөмкинлеге бар иде. Ләкин судлардан соң, судья белән рөхсәт алып кына барасы. Без инде кызым Эльвирага күбрәк мөмкинлек тудырдык, яшьләрнең бер-берсен күбрәк күрәсе килә, дип.
Сүзгә Илфат абый кушыла:
– Кызым, дип әйтәм, улыбызның тормыш иптәше Эльвира кызыбыз бик зур терәк булды Инсаф өчен.
– Аллаһның рәхмәтләре яусын ул балага, ул гаиләгә, әти-әнисенә. Алар да передачалар ташыды улыма. Анда өйдәге тәмле әйберләр юк бит инде, ашау бертөрлерәк, ләкин ашыйсы килә бит. Алар безнең белән таксофонга хәбәргә чыга иде, әле дә шулай хәбәрләшеп торабыз. Күп вакыт очрашып та булмады ковид аркасында. Шуның белән очрашуга күп вакыт бара алмадык.
– Руфинә апа, безне шактый тамашачылар карый. Бу, чыннан да, бала хәсрәте, шулай бит. Әле кайчан гына тәүге адымнарын ясаган, «әтием», «әнием» дип дәшкән балагыз төрмәгә эләгә. Шундыйлар, миңа калса, бик күптер. Аларга нинди файдалы киңәш бирер идегез? Ничек бирешмәскә?
– Кызганыч, әмма мондый хәлләрне әле тегендә, әле монда ишетеп торабыз шул. Бер гаепсезгә утыручылар да күп, бәлки, гаеплеләр дә күптер. Дөрестән дә, начар уй белән ташланып, көчләгән кешеләр бардыр. Үтергән кешеләрне дә ишетеп торабыз.
– Ә ничек бирешмәскә? Үзегезне ничек юаттыгыз сез?
– «Чыгар-чыгар» дип юаттык инде.
– Баштарак, әйе, бөтен өмет – «чыгар, котылыр» дигән өмет булды.
– Ярдәм итәрләр, булыр әле, дип.
– Анда «Пусть говорят»та да әйтеп утырды үги әтиләре кызларның: «6 адвокат ялладылар алар», – дип, мыскыл иткән шикелле. Дөрестән дә, ул безне мыскыл итте. Дөрестән дә, 6 адвокат ялладык без. Ләкин без ул 6 адвокаттан 6 тиенлек тә файда күрмәдек.
– Шул адвокатларга чама белән күпме акча китте? Бик күп акча киткәндер бит инде?
– 70әр меңләп алалар иде, 50 мең, 25 мең. Бернәрсә эшләмәгән бер адвокат хатында 30 мең калды, ул бернәрсә эшләмәде. Иң беренче килгән адвокат 10 мең алды – ул 1 көн Инсаф белән бергә булды. Аннан соңгысы тагын 25 мең алды. Минем җыеп исәпләп утырганым да юк.
– 300 меңнән артык дисәк, буламы?
– Алай гына түгел. Әле мин күптән түгел тагын бер адвокатка чыгып, аны Самарада яклатмакчы булып, аңа да 50 мең түләдем әле.
– 4 ай калды. Көтәсе генә калгандыр инде, шулай бит? Инсафның чыккан көнен ничек күз алдына китерәсез?
– Без инде өйдә өстәл әзерләп көтеп торырбыз, аны алып кайтырлар, Алла бирсә, дип көтәбез инде. Армиядән кайтты, аннан кайтканда чәчәкләр күтәреп кайткан иде, бик күңелле очрашу булды. Бу вакытта да күңелле булыр дип уйлыйм.
Ничек бу авырлыкны үткәрдегез, дигән сорау бирдегез бит. Алланың рәхмәтләре белән намазга бастым. Бәлки, шундый этәргеч кирәк булгандыр, Аллаһы Тәгаләнең сынавыдыр бу. «Нигә намазга басмый бу?» – дигән уйлар килгәндер дә, Аллаһы Тәгалә миңа шундый сынау биргәндер, дип уйлыйм. Шушы намазга басу күңелгә тынычлык алып килә. Аллаһы Тәгаләгә ышану, аның барлыгына, берлегенә ышану һәм аннан сорау. Мин хәзер көн саен сорыйм: «Аллаһым, балаларыма сәламәтлек бир, башлары исән булсын, исән-сау булсыннар, бәхетләрен ким итмә, я Раббым!» – дип. Балаларым исән-сау булганга куанам. Кемнеңдер баласы бит әле җир куенына да кереп ята. Ул бит инде аннан – җир куеныннан – гомергә дә кайта алмый. Ә минем улым, Аллаһы бирсә, исән-имин булса, кайта. Кызым Эльвира белән әйбәт кенә итеп тормышларын башлап җибәрерләр, дип өметләнәбез. Өмет яшәтә адәм баласын.
«Безгә бөтенесе терәк булды»
– Илфат абый елап утыра инде...
– Шундый йомшак күңеллерәк инде ул безнең.
– Илфат абый, сезнең эштә әлеге яңалыкны ничек кабул ителәр?
– Ничек дип, мине бөтен кеше белә бит районда да, үземнең эш урынында да. Аллага шөкер, характеристикабыз бик әйбәт. Барысы да ярдәм итте. Андый әйбер булырга тиеш түгел иде, нәрсә булды, дип, менә Руфинә әйткәнчә, шундый сүзләр әйттеләр. Эшем дә шуңа бәйле: мин бөтен район буенча төтен чыгаргыч һәм каналларны тикшереп йөрим. Бөтен кеше мине белә, һәр кергән гаилә сорый, нәрсә булып бетте, улыгыз ничек, дип. Бер гаепсезгә утыра инде улыгыз, диләр. «Пусть говорят» турында гына әйтәсем килә. Аның файдасы юк, дип әйтә алмыйм, бөтен район буенча, Инсафны белгән бөтен кешеләр аның гаепсез икәнлеген күрделәр шунда. Бөтенесе терәк булды безгә, Аллага шөкер.