Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызлары «Пусть говорят»та «көчләде» дип гаепләп сөйләгәч, әти кешене хөкем иттеләр

news_top_970_100
Кызлары «Пусть говорят»та «көчләде» дип гаепләп сөйләгәч, әти кешене хөкем иттеләр

Яшел Үзән суды Осиновода яшәүче 44 яшьлек ирне хөкем итте.

2020 елда «Беренче каналда»гы «Пусть говорят» тапшыруына Яшел Үзән районы Осиново авылыннан 22 һәм 20 яшьлек ике кыз килә. Алар «бер кичә вакытында ике егет көчләде» дип сөйли. 

Тапшыруга кызларның әтиләре (берсенә үги әти) дә килә. Шунда көтелмәгән хәл була: шоу барганда, кызларның берсе «үги әтисе бәйләнде» дип сөйли башлый. Ул үги әтисенең 2012 елда үзен көчләгәнен әйтә. 

Эфирда кыз үги әтисенең үзе белән сөйләшкән аудиоязмасын тыңлата. Ир анда тупас формада кызга яный.

Студиягә полиция чакырыла, һәм үги әтине шунда ук бүлеккә алып китәләр.

Татарстан прокуроры бу мәгълүматны тикшерергә фәрман бирә. Шул ук көнне тикшерү комитеты бу иргә карата җинаять эше кузгата.

Тикшерү башлана. Суд барышында 2012-2020 елларда бу кешенең ул вакытта балигъ булмаган үги кызларын һәм үз кызын көчләгәне, кыйнаганы, аларның телефоннарын, документларын алганы, юк иткәне ачыклана.

Ир бу гаепләүне танымый. Әмма ул 18 елга каты режимлы колониягә хөкем ителә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100