Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Эльвира Әхмәтшина көчләүдә гаепләнеп төрмәдә утырган иренә акча каян килүен әйтте

news_top_970_100
Блогер Эльвира Әхмәтшина көчләүдә гаепләнеп төрмәдә утырган иренә акча каян килүен әйтте
Фото: Эльвира Әхмәтшинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Блогер Эльвира Әхмәтшина социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Иремә сораулар бирегез» дигән рубриканы еш алып бара. Яңа гына төрмәдән чыккан Инсафның иректәге тормышы белән кызыксынучылар шактый.

Халык аларның нинди фатирда яшәүләре һәм иренең акча каян алуы, кайда эшләве белән кызыксынган.

«Без хәзер фатир «снимать» итеп яшибез. Инсафка тагын 10 ай утырасы бар иде, ипотекага фатир алдык. Йорт төзелә, ипотека түли башламадык әле. Җәйгә әзер буладыр инде.

Иремнең җыелган акчасы бар. Хәзер спорт костюмнары сату белән шөгыльләнә. Менә ул костюмнар эше белән йөри, мин «койрык» кебек иярдем әле», – дип җавап биргән блогер.

Аннары Эльвира калган сорауларга Инсафка җавап бирдертә.

– Хөкем карарын ишеткәч нинди уйлар килде?

– Тормыш беткән кебек булды. Мин беркемне дә күрмәдем дә, ишетмәдем дә.

– Төрмәдә булганда хатыныңны көнләдеңме?

– Төрле вакыт булды инде. Син утырасың, ә синең яшь хатының иректә…

«Кемгә көнләдең инде? Мин сәбәп бирмәдем бит», – дип төпченә Эльвира иреннән һәм «мине берсүзсез кызлар белән чит илгә ял итәргә җибәрә иде» дип тә язган ул.

– Эльвираны хәзинә кебек сакла инде…

– Саклармын, хәзинә кебек…

Блогер Эльвира Әхмәтшинаның көчләүдә гаепләнгән ире 5 елдан соң төрмәдән чыкты. Алар төрмәдә язылышкан иде, яңа гына никахлары булды.

Инсафны (һәм аның дусты Исламны) көчләүдә – 131нче һәм 132нче маддәләр буенча гаепләп, биш ел ярымга төрмәгә утыртканнар иде. Әлеге вакыйга 2019 елның 7 февралендә була. Эльвира белән Инсаф тарихын 100000нән артык кеше күзәтте. Эльвира ирен ни сәбәпле утыртуларын, хөкем карарларын, күрешүләре турында үзенең сәхифәсендә сөйләп барды. Ул үзен «зэк хатыны» дип атый һәм иренең гаепсезгә утыртулары, җинаять эшендә Инсафның катнашы булмавы, моңа бернинди дәлилләр булмавы турында һәрдаим сөйләп тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100