Мирас темасы күптән борчып торса да, уйларымны бер җепкә тезәргә кул җитми иде. Продюсер, Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттаховның «Хәйдәр Бигичевны кем оныттыра, яки Бөекләр мирасы кемнеке?!» дип аталган язмасы «давай, яз» дип, артка төрткән кебек булды. «...Ә менә Хәйдәр абыйга килгәндә, аның гаиләсе, туганнары тарафыннан мондый яклау-хуплау сизелми. Йомшак итеп әйткәндә... Әйе, мираска хокук дигән әйбер бар – килешәм. Әмма бөекләр мирасы гаиләсе, туганнарыныкы гына булырга тиеш түгелдер...» – дип яза Рифат Фәттахов. Ай, дөрес сүзләр яза Рифат Әхмәтович, авызына бал да май! «Туганнары» дигән сүз артына «фондныкы» дип тә өстәп куйсак...
Сүз уңаеннан, Әлмәт театрында Айдар Җаббаров «Ат карагы» спектаклен чыгаргач та, матбугат кырында варислар темасы күтәрелгән иде: Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым әтисе әсәре нигезендә чыгарылган спектакльне карап, матбугат кыры аша тәнкыйтен белдерде.
ххх
Әйе, варислар һәм мирас – гаять катлаулы тема. Белгечләр «һәр ун гаиләнең берсендә мирас бүлешкәндә низаг чыга» дип исәпләп чыгарганнар, ди, янәсе. Әлбәттә, анысында матди байлык турында бара. Ә без халкыбыз өчен кадерле мәдәни җәүһәрләр турында сүз алып барабыз. Билгеле булганча, гадиләштереп әйтсәк, иҗат әһеле вафат булгач та, аның авторлык хокуклары 70 ел дәвамында варислары кулында.
Бераз читкә китеп, халкыбызга зур иҗади мирас калдырган варислар темасына кайбер мисаллар.
Варисларның төрлесе була: матди ягын үзе хәл итеп мәшһүр ата-анасының иҗатын популярлаштыручылар бар, күренекле ата-анасының исемен популярлаштыруны, шыңшып йөреп, дәүләт өстенә яки муниципалитетларга йөкләргә тырышучылар бар, ата-анадан калган мәдәни мирасны акча рәвешендә генә күрүчеләр бар, тагын төрле-төрле төрләре бар...
«Татнефть»нең «Рухият» программасы аша Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияне тапшыру эшен оештырып йөргән Әнвәр Маликов (Саҗидә Сөләйманова һәм Әдип Маликовларның улы) зур хөрмәткә лаек.
Роберт Миңнуллин исемендәге фонд оештырып, балалар арасында иҗади конкурс оештырган Таңсылу Сабировага хөрмәтләрем чиксез.
Туфан Миңнуллин һәм Нәҗибә Ихсановаларның мәдәни мирасын кадерләп саклаучы Әлфия Миңнуллина да хөрмәтле шәхес. Гәрчә сәнгать әсәрен сәнгать әсәре дип тануда карашларыбыз туры килмәсә дә.
Ә тискәре мисалларга килгәндә, мирас проблемасы аркасында, басылган китапның халыкка ирешми калганы да бар. Икенче бер ханым, бер оешма, акча табып, татар язучыларының портретларын мәктәпләр өчен эшләткәндә, үзенә акча бирүче булмагач, әтисе портретын бастырырга рөхсәт итмәгән. Шулай итеп, мәктәпләргә язучылар фотолары комплекты ул язучысыз гына таратылган. Язучы туган районнан шул язучының исемен мәңгеләштерүне таләп итеп, үзе шушы районда узган очрашуларда татарча чыгыш ясый алмаган варислар да бар. Минем мондый варисларның исемен язасым килми. Бер авыз татарча җөмлә әйтә алмаган дәвамчылар турында әйтеп тә тормыйм.
ххх
Инде бу язманың асылына, аның төп фикеренә килсәк, мин аны журналист һәм режиссер Александр Далматов интервьюсыннан эләктереп алдым. «Варислар темасы – авыр тема. Автор мирасына шәхси мал итеп карау дөрес түгел. Язучыларның иҗаты – халык байлыгы. Язучыларның күбесе – Татарстанның халык язучысы бит», – дигән иде ул.
Ә бит чыннан да шулай: язучы рәсми рәвештә «Татарстанның халык язучысы/шагыйре» дип танылган икән, димәк, аның иҗаты да халыкныкы түгелмени? Язучы әсәрләре өчен бер тапкыр республика бюджетыннан гонорар алган, аның бөтен иҗаты сайланма әсәрләр яки күптомлыклар булып республика акчасына басылып чыккан икән, нигә кайбер варислар ул әсәрләрне тагын бер тапкыр сатарга тырыша соң? Авторлык процентларын аңлыйм – анысы табигый. Әмма ниндидер режиссер күреп алган, аны бүгенге заманга яраклаштырып, соавторлар белән дөньяга чыгарырга тырыша икән, моның өчен сөенеп торасы урынга, нигә шау-шу куба? Еш кына нигә тагын бер тапкыр акча темасы күтәрелә?
Варислар авторлык хокуклары мәсьәләсендә «цивилизацияле илләр мисалын» аргумент итеп китерә. Гафу итегез, сез әйткән ул «цивилизацияле илләр»дә шул илнең «халык язучысы» дигән, дәүләт тарафыннан расланган рәсми исем бармы? Хөкүмәт аларга шушы исем өчен ниндидер акчалар түлиме?
Безнең республикада Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән расланган 47 мактаулы исем арасында «Татарстан Республикасының Халык артисты», «Татарстан Республикасының Халык язучысы», «Татарстан Республикасының Халык шагыйре», «Татарстан Республикасының Халык рәссамы» дигән мактаулы исемнәр бар. Әгәр бу бөек шәхесләр Рәис Указы белән халыкныкы дип танылган икән, аларның иҗади мирасы халыкныкы түгелмени соң? Әдипләребез «Татарстан Республикасының Халык язучысы», «Татарстан Республикасының Халык шагыйре» исемен алганда иҗади мирасын да халыкка тапшырсын иде ул, алга таба әлеге иҗат, бер кешенең зәвыгына бәйле булып, халыкка чыга алмый ятмасын иде. Халыкныкы икән – халыкныкы бул, бөек зат! Булсаң – бул, булмасаң – булма!
Әйе, безнең халык язучыларының дәвамчылары әти-әнисенең китапларын зур тираж белән чыгарып, халык ул китапларны ябырылып алып, варислар майда-балда йөзеп яши алмый. Моңа язучы гына гаепле түгел, китапларның зур тиражларын сатып ала торган татар телле зур аудиториябез юк. Дәүләтнеке булып саналган нәшриятыбыз дәүләт акчасына ул китапларны чыгарса да, сата белми, кирәксенми дә булса кирәк, чөнки бушка китапханәләргә тарату системасы көйләнгән. Әйе, республика җитәкчелеге тырыша – китаплар чыгарырга субсидияләр бирә. Театрларыбыз идеология үзгәреп, искергән әсәрләрне яңартырга азаплана. Болар беркемгә дә керем китерми, әмма варислар, шуны аңларга теләмичә, авыз күтәреп әҗер сорап утыра.
Аннары теге җыр – моныкы, бу җыр – тегенеке дип «җыр хуҗасы» уеннары да туйдырды инде. Цивилизацияле җәмгыять, имеш. Цивилизацияле җәмгыять дип авыз күтәреп сөйләргә яратканнар, нигәдер, шул җәмгыять инструментлары белән генә эш итми. Аның инструменты дигәндә, грантлар системасын күздә тотам, күпме федераль грантлар була торып, безнекеләр «идея» дигән булып, акча сорап, Рәискә, мәдәният министрына һәм Марат Әхмәтовка йөгерә.
Гафу, бераз читкә киттем, әйтәсе сүзем шул иде – «цивилизацияле җәмгыять уеннары» аркасында халык күпме җырдан мәхрүм кала. Мисалларны биредә кабатлап тормыйм.
Фикеремне төгәлләп, башкорт-татар дөньясында зур хәрефтән «Варис» дип атарлык бер гаиләне мисалга китерә алам – Мостай Кәримнең варислары. Мостай аганың нәсел дәвамчылары, федераль акчалар җәлеп итеп, классик язучының ике әсәре буенча фильм төшерде. Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән «Сестренка» фильмы һәм «Ярлыкау» повесте буенча төшерелгән «Помилование» фильмы – Башкортстан өчен горурлык. Мостай аганың улы белән кызы Мостай Кәримнең фондын булдырды. Улы Илгиз Кәримов гомере буе әтисе әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итте, хәзер инде ул вафат. Мостай аганың кызы Әлфия Кәримова башкорт әдәбиятын пропагандалау белән киң колачлы шөгыльләнә.