Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов: «Хәйдәр Бигичевны кем оныттыра, яки Бөекләр мирасы кемнеке?!»

1998 елның 13 ноябрендә легендар татар җырчысы Хәйдәр Бигичев вафат булды. 16 ноябрьдә ул җирләнә. Продюсер, Рәшит Ваһапов фондын оештыручы Рифат Фәттахов Хәйдәр Бигичев шул уңайдан бөекләр мирасы турында уйлана.

news_top_970_100
Рифат Фәттахов: «Хәйдәр Бигичевны кем оныттыра, яки Бөекләр мирасы кемнеке?!»
Фото: Ваһапов фонды

Моннан нәкъ 25 ел элек, 1998 елның 16 ноябрендә, бөек татар җырчысы Хәйдәр Бигичев гүргә иңдерелде.

Хәйдәр Бигичев – минем өчен бик якын, кадерле шәхес. Җырчы буларак дәрәҗәсен аңлаганга да, якташ буларак та, шактый еллар дустанә мөнәсәбәттә аралашканга да...

Мин бүген дә горурланып һәм тулы җаваплылык белән әйтәм: өч бөек татар җырчысының (Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев) икесе – Ваһапов һәм Бигичев – безнекеләр, Нижгарныкылар. Һәм аларның исемен – мирасын барлау, мәңгеләштерү эшен мин үземнең изге бурычым, намус эшем дип санадым. Хәзер дә шулай.

Әмма соңгы вакытта миңа: «Син Ваһапов өчен күбрәк эшлисең, Бигичевны оныта башладың», – диләр...

Хәйдәр Бигичев исемен мәңгеләштерү буенча да безнең Ваһапов фонды һәм Нижгар якташлыгы шактый зур эшләр башкарды, Аллага шөкер. Без аның вафатына 1 ел тулуга ук уникаль эчтәлекле истәлекләр китабы чыгардык, Хәйдәр Бигичев ядкяренә багышланган кичәләрне Казан, Уфа, Нижгар якларында гына түгел, хәтта Мәскәүнең иң мәшһүр сәхнәләренең берсе булган Колонналы залда үткәрдек. Хәйдәр абый истәлегенә Казанда урам бирү, такта куйдырту эшләрен дә без башлап йөрдек. Ә Нижгар өлкәсенең Уразавылында ачылган Ваһапов – Бигичев һәйкәлләре бүгенге көндә туган ягыбызның иң кадерле истәлекле урынына әйләнеп бара...

Рәшит Ваһапов буенча эшләнгән эшләрне әйтеп тә тормыйм инде.

Халык та, җитәкчелек тә бу эшләребезне күрә, хуплый, рәхмәт!

Рәшит абыйның хатыны Зәйтүнә апа да, туганнары да беренче көннән ук минем эшләремне күтәреп алдылар, гел үсендереп, ярдәм итеп тордылар.

Ә менә Хәйдәр абыйга килгәндә, аның гаиләсе, туганнары тарафыннан мондый яклау-хуплау сизелми. Йомшак итеп әйткәндә...

Әйе, мираска хокук дигән әйбер бар – килешәм. Әмма бөекләр мирасы гаиләсе, туганнарыныкы гына булырга тиеш түгелдер. Инде аларның исемнәрен оныттырмыйк, дисәк...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100