Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Артур Шабакаев (җырчы Иркәнең тормыш иптәше) белән очрашып күрешкән. Бу хакта Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.
Артур мөфти хәзрәткә хезмәттәшләре исеменнән җылы сәламнәр тапшырды, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү, ялга кайту һәм тиздән хәрби частькә кире китүе турында сөйләде. Ул, шулай ук, шәхси мәсьәлә буенча киңәш сорап та мөрәҗәгать итте.
Шунысы игътибарга лаек: бу – аларның беренче очрашуы түгел, моңарчы алар Камил хәзрәтнең Луганскига ахыргы сәфәре вакытында солдатлар белән аралашканда күрешкәннәр иде, – диелә хәбәрдә.
Җырчы Иркәнең тормыш иптәше Артур Украинага 2022 елның көзендә мобилизациягә эләгеп киткән иде.
- Иркәнең ире махсус операциягә китә: «Ул миңа кире әйләнеп кайтырга вәгъдә бирде»
- Җырчы Иркә ирен озатты: «Догаларыбызны укып, Артурны көтеп торачакбыз»
- Иркә махсус хәрби операциядәге ире турында: «Артурдан шалтырату бик сирәк хәзер»
- «Бу – бары тик саубуллашу» – Иркә үзәк өзгеч җырының өзеген тәкъдим итте
- Иркә иренең хәрби операциягә китүе турында: «Миңа оят, ничек итеп монда ятыйм, диде»