Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу – бары тик саубуллашу» – Иркә үзәк өзгеч җырының өзеген тәкъдим итте

news_top_970_100
«Бу – бары тик саубуллашу» – Иркә үзәк өзгеч җырының өзеген тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

Иркәнең ире Артур, мобилизациягә эләгеп, хәрби әзерлекнең икенче этабына китте. Җырчы белән бергә аның бөтен тамашачысы да Артурны озатып калгандай булды. Иркә: «Концертларымда яныма килеп, без сезнең белән, диләр», – дип сөйләгән иде. Ул тамашачысының ярдәмен, русча әйтсәк, «поддержка»сын нык тоеп яшәгәнен әйтте.

Менә шушы көннәрдә Иркә яңа чыгачак җыры турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән һәм җырның кыска гына өзеген тәкъдим иткән. Иҗат җимешенең исеме – «Бу – бары тик саубуллашу». Ире Артурга багышлануы көн кебек ачык. Әле яңа гына ирен хәрби хезмәткә озаткан һәрбер хатын-кызның күңел халәте, хис-кичерешләре, йөрәк ярсуы бу җырда үзәк өзгеч булып чагыла.

«Тиздән! Премьера! Бары тик саубулашу! Илдар Ногманов көе һәм сүзләре», – дип язган Иркә.

«Ачы күз яшьләре белән уралып, күңелгә ышаныч һәм өмет бирә торган җыр...», «Тирән мәгънәле», «Тормышчан. Елата, үзәгеңә үтеп керә», «Искиткеч, күңелләрне айкый», – дип бәяләгәннәр җырны Иркәнең виртуаль дуслары.

«Иркә, җимешем, кайта, Аллаһ боерса. Син зур бәхеткә лаек, кызым», «Бигрәк күзләрең моңсу, сабыр бул, Иркәм. Исән-имин кайтсын Артур яныгызга, балаларыгыз, мәхәббәтегез хакына. Сокланам сиңа, күркәм сабырлык телим», «Кайтырлар, матурым, кайтырлар, Ходай кушса», «Иркә, балакаем, синең белән бергә елыйбыз, синең белән бергә дога укыйбыз, теләк телибез», – дип җылы сүзләрен ирештергәннәр олы-олы апалар җырчыга.

Видео: Иркәнең «ВКонтакте»дагы сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100