Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә махсус хәрби операциядәге ире турында: «Артурдан шалтырату бик сирәк хәзер»

news_top_970_100
Иркә махсус хәрби операциядәге ире турында: «Артурдан шалтырату бик сирәк хәзер»

Соңгы арада җырчы Иркәнең концертлары бара. Социаль челтәрләрдә күбрәк шуларны күрсәтә. Тик, соңгы көннәрдә, артисттан аның тормыш иптәше турында ешрак сораша башлаганнар. Җырчы сүзләренчә, кайсыдыр журналист Иркәнең тормыш иптәше Артур турында дөрес булмаган мәгълүмат язган.

«Сорауларга җавап. Бер журналист «Артур кайтты» дигән язма куйган булган, шуннан чыгып, сораулар бик күп килә башлады. Дөрес сүз булса, бик сөенер идем. Әмма юк шул. Шалтырату би-и-ик сирәк килә хәзер. Мин исән-имин, дисә, шуңа риза булып сөенәбез дә яши бирәбез... Хәбәре бар, әйткәнемчә, бик еш түгел. Һәрвакыттагыча, барысы да әйбәт, диюдән узганы юк. Я Раббым, исән-имин кайтар егетләребезне, амин», –  дип язып калдырган җырчы.

Иркәнең тормыш иптәше Артур Шабакаев 2022 елның 30 сентябрендә мобилизация буенча махсус хәрби операциягә китте. Аны Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары хәрби комиссариатында җыелу пунктына озаттылар. «Повестка 2 көн элек килгән, бу турыда Артур 1 көн узгач кына хәбәр итте. Аллаһы Тәгаләдән «бу хәл безнең белән булмасын иде» дип сораган идем. Балалар да бар бит әле. Балаларга әтисенең төгәл кая киткәнен әйтмәдек, Артур: «Армиядәге кешеләр тегендәрәк китәләр, ә алар урынына кешеләр кирәк. Булышырга кирәк», – дип, матур итеп аңлатты. Артур армиядә диңгез пехотасында хезмәт иткән. Балаларыбыз тынычланып калды. «Әйләнеп кайтам», – дип вәгъдә бирде. «Кайтам», – дигәч, ышанып торабыз инде. Җиңел түгел»,  – дип сөйләгән иде җырчы «Интертат» журналистына.

Бу темага: «Бу – бары тик саубуллашу» – Иркә үзәк өзгеч җырының өзеген тәкъдим итте  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100