Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә иренең хәрби операциягә китүе турында: «Миңа оят, ничек итеп монда ятыйм, диде»

news_top_970_100
Иркә иренең хәрби операциягә китүе турында: «Миңа оят, ничек итеп монда ятыйм, диде»
Фото: © социаль челтәрдән

«Йолдыз белән бер көн» проектын алып баручы Миләүшә Шәйхелисламова (блогер «Башкорт хуҗабикәсе») җырчы Иркәгә кунакка килгәч, аннан махсус операциядәге ире Артур турында сорашкан.

Миләүшә Шәйхелисламова:

Иркә, сезнең ирегез махсус операциядә. Мин бу турыда белгәч шокта калдым. Сез шундый танылган артист була торып та, ирегезне, бәлки… саклап кала алыр идегез.

Иркә:

Минем ирем – бик гадел кеше. «Бәлки» дип караган әйберләргә аның җавабы мондый булды: «Миңа оят, мин ничек итеп монда ятыйм? Мин монда булганда, мәктәптән балалар кайтыр да: «Әти, дустыбызның әтисе шунда киткән, син нигә бармадың?» – дип сорарлар. Шул сүзне ишетсәм, мин оятымнан үләчәкмен, – диде Артур.

Миләүшә Шәйхелисламова:

Сезгә начарлык теләүчеләр ирегезне шунда җибәргән икән, дигән сүзләр – гайбәтме?

Иркә:

Бу – наданлык. Болай дип фикер йөртү дә дөрес түгел. Беркем дә беркемне дә «моны җибәр әле» дип җибәрә торган заманда яшәмибез.

Әлбәттә, аерылышу түзә алмаслык авыр булды, ләкин мин моны кабул иттем.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Милэушэ дэ журналистмы инде? Сорауларын да мэгнэле итеп бирэ белми бит
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100