Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркәнең ире махсус операциягә китә: «Ул миңа кире әйләнеп кайтырга вәгъдә бирде»

news_top_970_100
Иркәнең ире махсус операциягә китә: «Ул миңа кире әйләнеп кайтырга вәгъдә бирде»
Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты Иркә социаль челтәрдәге аккаунтында ире Артур Шабакаевның махсус операциягә китәчәге турында язган. Җырчы чакыру кәгазен фотога төшергән һәм: «Ул миңа кире әйләнеп кайтырга вәгъдә бирде. Э-эх, яраткан көзем, кайгылы килдең бу юлы», – дип язып куйган. Аңа комментарийлар калдырмаганнар.

Кәгазьдә: «Шабакаев Артур, 30.09.22, повестка к 8.00», – дип язылган.

Сәнгать өлкәсендәге кешеләргә военкоматка чакыру кәгазе килгән очрак булды. Моннан берничә көн элек, музыкант, алып баручы Ильмир Ямалов та үзешчән җырчы дусты Илсур Шәйдуллинны махсус операциягә алып китүләре турында язган иде

Иркә ире белән. Элекке фото

Фото: © Иркәнең шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100