news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иркәнең ире Артур Татарстан мөфтие белән очрашкан

news_top
Иркәнең ире Артур Татарстан мөфтие белән очрашкан
https://dumrt.ru/

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Артур Шабакаев (җырчы Иркәнең тормыш иптәше) белән очрашып күрешкән. Бу хакта Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Артур мөфти хәзрәткә хезмәттәшләре исеменнән җылы сәламнәр тапшырды, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү, ялга кайту һәм тиздән хәрби частькә кире китүе турында сөйләде. Ул, шулай ук, шәхси мәсьәлә буенча киңәш сорап та мөрәҗәгать итте.

Шунысы игътибарга лаек: бу – аларның беренче очрашуы түгел, моңарчы алар Камил хәзрәтнең Луганскига ахыргы сәфәре вакытында солдатлар белән аралашканда күрешкәннәр иде, – диелә хәбәрдә.

Җырчы Иркәнең тормыш иптәше Артур Украинага 2022 елның көзендә мобилизациягә эләгеп киткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар