news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Иркә: «Әтиләре кайткач, балалар мине гел оныттылар»

news_top
Җырчы Иркә: «Әтиләре кайткач, балалар мине гел оныттылар»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Иркәнең бу арада бик бәхетле көннәре – аның ире Артур махсус операциядән ялга кайтты.

Әлхәмдүлилләһ, бик рәхәт вакытыбыз – Артурым янәшәбездә. Ул кайткач, балалар мине бөтенләй оныттылар. «Әти-әти» дип, яныннан да китеп тормыйлар. Өзелеп сагынганнар әтиләрен. Шушы бәхетле мизгелләребезне күреп сөенәм бу арада, – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Иркә яңа концерт сезонына әзерлек кебек күңелле мәшәкатьләр белән йөрүен дә әйтте. «14 сентябрьдән гастрольләрем башланып китә. Яңа костюмнар тектердек, аларны шушы көннәрдә әзерләп бетерергә тиешләр. Менә шулай мәш килеп, матур итеп яшәп ятабыз, Аллаһка шөкер», – диде ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 сентябрь 2023
    Исемсез
    Гел- совсем була
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар