Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өзелмәгән әле соңгы өмет»: Иркә махсус хәрби операциядәге ирен сагынуны җырга салган

news_top_970_100
«Өзелмәгән әле соңгы өмет»: Иркә махсус хәрби операциядәге ирен сагынуны җырга салган

Җырчы Иркә махсус хәрби операция зонасында булган тормыш иптәшенә булган хисләрен җырга салган.

«Сагынуымны җырга салдым. Көтәм… Бик көтәм...» – дип язган җырчы.

Сиңа булган хисләремне җуймам,

Гомер буе яратсам да, туймам.

Өзелмәгән әле соңгы өмет,

Яшим һаман яшим, сине көтеп.

Язылучылары Иркәгә сабырлык теләп язган, үзләрендәге хәлләр белән уртаклашкан.

«Йөрәккә үтеп керерлек җыр. Әлеге ут эчендә үзем дә янам. Исән-имин генә булсыннар», – дип язган Флүзә исемле язылучысы.

«Беренче сүздән үк йөрәк әллә нишләде. Чын күңелдән чыккан җырларны күптән ишеткән юк иде», – дип язган Нурзидә Закирова.

«Эх, кайта торган җиргә китмәде шул. Ә син көт, Иркә. Исәннәр бер кайта ул», – дип язган былтыр тормыш иптәшен җирләгән бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина.

«Без дә көтәбез сезнең белән, бар да яхшы булачак, иншаллаһ», – дип язган Альмира Галимьянова.

«Йөрәк өзгеч матур, моңлы җыр», – дип язганнар.

«Бик матур җыр», «Күңелгә үтеп керә», – дип язган күпләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100