Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркәнең ире кайткан

news_top_970_100
Иркәнең ире кайткан
Салават Камалетдинов, архив

Җырчы Иркәнең ире Артур махсус хәрби операция зонасыннан чираттагы ялына кайткан. Узган елның көзендә ул мобилизациягә эләгеп, махсус операция зонасына киткән иде.

Бу шатлыклы вакыйга белән Иркә үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан. «Әтиебез отпускка кайтты. Гаиләбездән бәхетле мизгелләр», – дип язган җырчы ирен каршы алган видео астында. Видеода Артур, метро капкасыннан чыгып, кечкенә кызларын, аннары Иркәне кочып ала. Бәхетле гаилә, бергәләшеп кочаклашып, атлап китә. Видеога куелган җырда Иркә: «Өзелмәгән әле соңгы өмет, яшим һаман яшим сине көтеп», – дип җырлый.

Җырчының язылучылары аларны бу шатлыклы вакыйга белән котлаган. «Кадерле Иркә! Без сезнең белән елыйбыз да, көләбез дә», «Сезнең барысы да яхшы булсын иде! Сез молодецлар. Моны да һичшиксез үтеп чыгачаксыз. Бер-берегезне һәм гаиләгезне саклагыз», «Моннан да бәхетле мизгел юктыр! Бик шатмын сезнең өчен. Җыры да йөрәккә үтеп керә. Бәхетле булыгыз», – дип яза Иркәнең социаль челтәрдәге дуслары.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 сентябрь 2023
    Исемсез
    Жырнын исеме ничек?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100