Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елмайдым һәм сикерәбез дидем». Укытучы беренче сыйныфларны тәрәзәдән алып чыккан

«Шундый мәрхәмәтле, тормыш сөючән иде. Безнең эш күп бит, ә аның елмаю миңа энергия бирә иде», — ди Энҗе Гаязова мәрхүмә Венера Айзатова турында.

news_top_970_100
«Елмайдым һәм сикерәбез дидем». Укытучы беренче сыйныфларны тәрәзәдән алып чыккан

Казанның 175 нче мәктәбендә беренче сыйныф укытучысы Энҗе Гаязова фаҗига булган мизгелләр турында РИА Новости хәбәрчесенә сөйләгән.

Укытучы балалар белән бергә тәрәзәдән сикереп чыгуын әйтә. Аның кабинеты беренче катта урнашкан. Башта ул ике тапкыр шартлау тавышы ишетә, шуннан соң бүлмәдән чыгып карамакчы була. Тик шул мизгелдә динамиктан директор тавышы ишетелә. Ул ишекне эчтән бикләргә, чыкмаска куша.

«Ишекне яптым гына, өстән штукатурка коелды. Балалар куркышып минем янга йөгерде. Ничек булганын белмим, тик мин аларга елмайдым һәм хәзер тәрәзәдән сикерәбез дип әйттем. Бер кыз авыртыр дип курыкты, ләкин мин аңа „йомшак булыр, чирәм бит“, дидем. Аннары барысы да сикерде, артларыннан мин дә», — ди укытучы.

Гаязова сыйныфындагылар имгәнмәгән диярлек, икесенең сөякләре бәрелгән.

Укытучы сүзләренчә, аның сыйныфы урамга чыгып беткәч үк, ул үзе һәм урамда дәрес алып баручы физкультура укытучысы башка сыйныфларга ярдәм итә башлый. Алар беренче каттагы балаларны тәрәзәдән тартып ала.

Фаҗигадә башлангыч сыйныф укытучысы Венера Айзатова һәлак булды. «Венера Солтановна безнең авылдан. Ул миңа рус теле укытты. Шундый мәрхәмәтле, тормыш сөючән иде. Безнең эш күп бит, ә аның елмаю миңа энергия бирә иде», — ди Энҗе Гаязова.

  • 11 майда бу мәктәптә җиде баланы, ике укытучыны атып үтерделәр, егермеләп кеше яраланды.
  • «Сугыштан кайткан кебек». Фаҗига шаһиты балаларны мәктәптән чыгару турында сөйләде
  • Казан мәктәбендә балаларны үтергән Илназның башында авыру тапкан булганнар
  • Казанда мәктәп балаларын атып үтергән егет корал сатып алган мизгел видеосы чыкты
  • «Татар теле укытучысы үтерүчегә каршы чыкты, гөл савытын ыргытмакчы иде, идәнгә ауды»
  • Мәктәп директоры фаҗиганең беренче мизгелләрендә башкарган гамәлләре турында сөйләде
  • «Мин гимназиягә куркытырга түгел, үтерергә килдем»: җинаятьче күрсәтмәләре
  • Фаҗига булган мәктәп укучысы: «Башлангычтагы сеңлемне физкультура укытучысы коткарды»
  • Казан мәктәбендә фаҗигадә үлгән 25 яшьлек кыз «Ел укытучысы» булган
  • «Башлангычларның яраткан укытучысы иде». Мәктәптә яраланган хатын хастаханәдә үлгән
  • «Татар теле укытучысы үтерүчегә каршы чыкты, гөл савытын ыргытмакчы иде, идәнгә ауды»
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100