news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядән кайткан хәрби Илсөя Бәдретдинова концертында әнисе белән очрашкан

news_top
Махсус операциядән кайткан хәрби Илсөя Бәдретдинова концертында әнисе белән очрашкан
Социаль челтәрләр

Кичә, социаль челтәрләрдәге видеодан күреп, Илсөя Бәдретдинованың концертында махсус операциядә катнашучы Марат исемле егет әнисе белән апасына сюрприз ясаган: җырчы белән элемтәгә кереп, үзенең иң кадерле кешеләре – әнисе һәм апасына чәчәк бәйләмнәре бүләк итүен үтенгән, дип язган идек.

Бу видео социаль челтәр кулланучыларның сәхифәсенә тулысынча кереп бетмәгән булып чыкты. Баксаң, видеоның ахыры тагын да дулкынландыргыч икән. Илсөя Бәдретдинова Маратның якыннарына чәчәк бәйләме бүләк итүгә, сәхнә артыннан тагын бер букет күтәреп, беркемгә әйтмичә, ялга кайткан хәрби үзе дә килеп чыга. Ана белән улның очрашуын зал басып алкышлый. Үзе дә малай үстерүче Илсөя дә күз яшьләрен тыеп тора алмый.

Видеоның тулы варианты биредә:

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 апрель 2023
    Исемсез
    бу колхоз-коммерсант жырчылары ботен матбугатны басып бетерделэр, дешёвкалар
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар