Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова хәрби операциядән «Интертат» белән элемтәгә кергән егетне эзли

«Интертат» сайты мобилизация буенча алынган 23 яшьлек хәрби турында 12 март көнне язма чыгарган иде.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова хәрби операциядән «Интертат» белән элемтәгә кергән егетне эзли
Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

12 март көнне «Интертат» электрон газетасы махсус операциядә хезмәттә булган Марат Кәримов турында язма чыгарган иде. 23 яшьлек Марат – Балык Бистәсе егете, хәрби операциягә мобилизация буенча алынган. Ул – Кременное, Сватово якларында. «Интертат»ка: «Иртәгә «тегендә» керәм, бүтән элемтәгә чыга алмаска мөмкинмен», – дигән сүзләр белән, ул «кайнар ноктага» кереп китте. 

Аның сүзләренчә, төшенкелеккә бирелгән чакларында, ул Илсөя Бәдретдинованың «Торып бас» җырын тыңлый. Җырчының концертына барырга хыяллана. Моңа кадәр бер дә барганы булмаган, гел калып барды, дип уфтана.

Фото хәрбинең үзе белән килешеп бирелә

Илсөя Бәдретдинова, Марат Кәримовның телефон номерын сорап, «Интертат» белән элемтәгә чыкты. Аның сүзләренчә, ул хәрби егетне үзенең концертына чакырырга ниятли.

«Әгәр дә кемдер минем концертыма килеп, шәхсән мине үзе күрергә хыяллана икән, бу бит инде – минем өчен зур нәрсә. Кешелеклелек сыйфатыннан карасак та, мин үзем дә әни кеше, минем дә 20 яшьлек улым бар. Әни кеше хисләрен дә бик яхшы аңлыйм», – дип аңлатты Илсөя Бәдретдинова ни өчен нәкъ шул егетне концертына чакырырга җыенганын.

Илсөя Бәдретдинова «Интертат»ка сөйләвенчә, аны да, бүгенге хәрби вазгыять белән бәйләп гаепләүчеләр бар. «Алар бит бездән киткән балалар. Кушканга чабып йөрүчеләр. Балалар гаепле түгел. Бу хәлләрне тирәнтен уйлап утырырга башым да җитми. Тизрәк тынычлансын иде барысы да», – диде Бәдретдинова. 

 

Бу темага:  Хәрби операциядә Илсөя Бәдретдиновадан илһам алучы Марат: «Әниемне сагындым» 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100