Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интертат» язмалары герое, хәрби Марат Кәримов өйләнде

news_top_970_100
«Интертат» язмалары герое, хәрби Марат Кәримов өйләнде
Марат Кәримов аккаунтыннан

«Интертат» элетрон газетасына махсус хәрби операция зонасындагы тормышны беренчеләрдән булып сөйләгән Марат Кәримов өйләнде. Кәләшнең исеме – Кадрия. Яшь гаилә туйларын Казан үзәгендәге Туган авылым ресторанында уздырган. Туй мәҗлесенә кадәр, мәчеттә никах укытканнар.

Кәримовлар туенда, үзенең төркеме белән, Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясаган. Ул Маратның туенда махсус хәрби операциядә зонасындагы егетләрнең рухын күтәрә торган «Бар көчеңне җыеп торып бас» җырын да башкарган.

Искәртеп үтик, Илсөя Бәдретдинова хәрби операция зонасындагы Марат Кәримовның әнисен үзенең концертына чакырган иде. Ул көнне анага көтелмәгән бүләк ясалды: концерт барган сәхнә артыннан аның улы – Марат Кәримов үзе килеп чыкты.

Сүз уңаеннан, Марат Кәримов «Интертат» корреспондентына Илсөя Бәдретдинова концертына барырга хыяллануы турында сөйләгән иде. Мобилизациягә эләгеп, хәрби хезмәт үтүче егетнең хыялын җырчы тормышка ашырды.

Марат белән Кадриягә бәхетле, озын, парлы гомер телибез.

Бу темага:

Хәрби операциядә Илсөя Бәдретдиновадан илһам алучы Марат: «Әниемне сагындым»

Илсөя Бәдретдинова хәрби операциядән «Интертат» язмасы героен эзли

Илсөя Бәдретдинова концертында хәрби улыннан бүләк алган ана: «Интертатка рәхмәт!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100