Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова кичләрен җитәкләшеп йөри торган ир-атның буй-сынын күрсәтте

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова кичләрен җитәкләшеп йөри торган ир-атның буй-сынын күрсәтте

Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәге тамашачысына тагын бер шик салды – ул кичләрен җитәкләшеп йөри торган ир-атның шәүләсен күрсәтте. Ул урнаштырган видеодан күренгәнчә, шәүләнең ир-атныкы булуы аңлашыла, алар Ильмира белән Казанның Кремль яр буенда җитәкләшеп йөри. Шушы күренешне җырчы «Җаным» дигән җыры белән бизәп, социаль челтәргә өстәмә сүзләрсез генә урнаштырган.

«Җаным» җыры түбәндәге сүзләрдән тора:

Синең белән бүләр идем

Җәйләремне, чәйләремне, көзләремне,

Сүзләремне, кышларымны, кошларымны,

Язларымны, назларымны.

Көннәремне, төннәремне, уйларымны, хисләремне

Бары синең белән генә.

Кара газиз күзләремә.

Синең белән узар идем...

Кушымта: Җаным, сиңа хисләремне

Нинди сүз белән әйтим?

Синнән башка бу дөньяда

Минем күңелем ятим.

Нәгыймованың шушы кыска гына видеосы тагын бер интрига уятты. Искәртеп үтик, Нәгыймова Марат Яруллин белән дә «кияү-кәләшле» уен оештырып алган иде. Чәчәкләр, балдакларны фотоларга төшереп урнаштырдылар, сәяхәткә барган вакытлары туры килде. Күпмедер вакыт җырчылар боларны PR-алым итеп тә кулланып алды. Ә бу юлы Нәгыймова җитәкләшеп йөри торган ир-атның шәүләсен күрсәтеп кенә чикләнде…

Бу темага:

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 28 июль 2023
    Исемсез
    шул чаклы ятсызланып була микэн ул, ирдэн иргэ йореп ?
  • 27 июль 2023
    Исемсез
    Туйдырды инде ул хатын,чыдые бетсэ ун кеше белэн житэклэшсен
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100