Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Кияүдә булдым һәм миңа анда ошамады»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «Кияүдә булдым һәм миңа анда ошамады»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләргә чәчәк бәйләме белән йөзек рәсеме урнаштыргач, кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучының кем икәнлеге белән кызыксынучылар арткан. «Директым бер сорау белән тулган: «Йөзекне кем бүләк итте?» –  дип язган ул сәхифәсендә. Җырчы әлеге темага нокта куярга һәм виртуаль дусларын тынычландырырга уйлаган. 

«Кем бүләк иткәне – сер. Кияүгә чыгу турында бер генә сүз әйтә алам: якын арада кияүгә чыкмыйм, чыгарга да җыенмадым. Мин инде хәзер элекке акылсыз хатын түгел. Моннан 10 ел элеккеге Нәгыймова да түгел.

Кияүдә булдым һәм миңа анда ошамады.

Менә сезгә җавап», – дигән ул.

Әлеге посты астында да Ильмираны гаепләргә онытмаганнар. «Сер булгач, нигә дип ул фотоны күрсәттегез соң? Игътибар җитмиме әллә?», «Фото хайп өчен кирәк идеме?», «Ошамагач, нигә 10 ел яшәдең, 2 бала таптың соң?», «Сер булса да, хайп кирәк булды шул сиңа», – дигән эчтәлектәге комментарийлар язганнар. 

 

Фото: © Ильмираның Телеграм каналыннан

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 октябрь 2022
    Исемсез
    Ошамагач ошаганын табасын инде, кияугэ чыгу мэжбури тугел, буйдаклар житэрлек, алар ирсез хатыннарны сагалап кына торалар.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100