Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдинов турында: «Тиздән өйләнә, дип әйтәләр»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдинов турында: «Тиздән өйләнә, дип әйтәләр»

«ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында җырчы Ильмира Нәгыймова элекке ире Руслан Кираметдинов турындагы сорауга җавап бирде.

«Бу теманы күтәрәсем килми. Һәр интервьюда аны сөйләп ардым. Аннан тагын «һаман тынычлана алмыйсың» диләр. Бәхетле булсын! Аралашасым да килми. «Өйләнә», – дип әйтәләр тиздән. Төгәл белмим, сөенер идем. Мин аңа исәнлек, бәхет телим.

Мин аңа битараф. Хәзер аның белән яшәмәгән дә кебек, төш кебек тоела. Аңа балаларым өчен рәхмәт.

Беркөнне заправкага кергән идем. «Ильмира, туктагыз әле, бер генә сүз әйтәм. Зинһар, иреңә кайт. Кызганыч бит», –ди миңа идән юучы апа, еларга җитешеп.

Русланның барысы да яхшы. Кызганырлык хәлдә түгел», – дип җырчы.

«Аерылышу икегезгә дә уңай булды. Руслан урманны ташлады, сәхнәгә кайтты, яңа җырлар яздыра, тамашачысы да артты. Синең тормышың да ялкын булып яна, популярлыгың артты, сольный концертларың башланды. Син Русланны да коткардың, дип уйлыйм», – диде тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова.

«Бу адым белән аны да күтәрдем. Аны тыңламаучылар да тыңлый башлады. Ул иҗаттан китә иде. Без икәү тамашачы җыя алмадык, ул шуңа урманга китте. Нинди матур дуэт, матур җырлар бар иде. «Матур пар» дип әйтәләр дә концертка килмиләр иде. Ул бит – безнең ипиебез, без ничек яшәргә тиеш? 2 бала бар. Бу – зур проблема иде.

Минем шәхси тормышымда барысы да яхшы. Бәхет тынычлыкны ярата. Хәзер күрсәтмим, чыгармыйм. Карьера, 2 баланы аякка бастырасы бар. Әлегә башымны югалтырга әзер түгел», – диде Ильмира.

«Бер интервьюда, янымда акча эшләүче ир булса, җырламаска да әзер, дигән идең. Бу актуальме?» – дип сорады алып баручы.

«Мин җырларга әзер, әмма гастрольләргә йөрмәс идем. Бик авыр эш. Мин үзем рульдә, 2 сәгать концерт куясың, аннары халык фотога төшәргә көтә, анда 1 сәгать басып торасың, тагын рульгә утырасың, кайда ашарга, кайда йокларга… Бик арып кайтам. Читтән караганда да гына җиңел булып күренә», – диде җырчы үз һөнәре турында.

Җырчы бу хакта «ТМТВ» каналы видеосында 25.00 минутта сөйли башлый.

 

Комментарийлар (7)
Калган символлар:
  • 11 март 2023
    Исемсез
    Кая карама Нэгыймова.
  • 10 март 2023
    Исемсез
    Бу хатынны ике нэрсэ генэ бозган, акчага чыдаялмау, хэм куп кенэ акчалы ирлэр ягыннан игтибар булу. Кыскасы эйткэндэ, бэйдэн ычкынган жинелчэ кыйланышлы хатынга эйлэнгэн ул.
  • 9 март 2023
    Исемсез
    Мина ин кызганыч эйбер балалар, эни була торып бары узе турында уйлавы аяныч Шунын хэтле начар булгач ник ике бала табырга Хэм тере чтим итэргэ Ничек инде10 ел яшэгэн ир битараф була ала? Эллэ мин анламыйм ,эллэ алар анларлык тугел. Ирне Ир иткэндэ хатын,юк иткэндэ хатын ди дилэр тулысынча килешэм
  • 7 март 2023
    Исемсез
    Русча-татарча сөйләшү колакны яра.
  • 7 март 2023
    Исемсез
    Хатын кыз ,түзә алган кадәр түзгән бит инде, шәм тотып торучы булмагандыр, нинди канәгәтьләндермәгән, нинди секс, нәрсә язганыгызны да белмисез, озабоченный мәллә,, яхшы ирдән ике бала белән тота каба аерылмаган булыр иде инде, беребез дә аның шкурасында булып карамаган
  • 7 март 2023
    Исемсез
    Как только не стыдно ей
  • 7 март 2023
    Исемсез
    Бар себебе шул, Руслан кэнэгэтлэндермэгэн дилэр аны тулысынча, шуна ташлаган бу хатын. Бугенге хатыннарнын яты да юк, иманы да юк икэн. Акча хэм секыс кына кирэк аларга.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100