Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин Нәгыймовага өйләнергә җыенмавын әйтте

news_top_970_100
Марат Яруллин Нәгыймовага өйләнергә җыенмавын әйтте
Фото социаль челтәрдән

Интернетта халык Ильмира Нәгыймованы Марат Яруллинга «кияүгә биреп» шаулап алды. Шул уңайдан Марат Яруллин үз сүзен әйтте. 

«Миннән башка гына өйләндереп куйганнар…

Әлегә минем гастрольләремнең иң кызган вакыты, шул вакытта Интернетта мине өйләндереп тә куярга өлгергәннәр. Мин бу хәлләрне берникадәр вакыт читтән генә күзәттем һәм җавап бирергә кирәк дип уйладым.

Хәзер минем концертларым бара, өйләнү кайгысы түгел. Мин әле өйләнергә дә җыенмыйм, хәтта Нәгыймовага да (Ильмира, гафу ит)», – дип рәсми төстә белдергән җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Барысы да ничек матур башланган иде», «Кызганыч, матур пар иде», – дип борчылып куйган җырчыларны пар итеп күрергә теләүчеләр.

«Концертларда Маратның муенына кызлар шулкадәр сарыла. Әкәмәт. Кызлар, үзегезне аз гына булса да ихтирам итегез инде», – дип аптыраган берәү.

«Буйдак ирекле», «Алайса, өметләнергә була икән әле», «Бу хәбәрдән соң җиңелрәк булып китте», – дип шатланышкан кызлар.

Ильмира Нәгыймовага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган кешенең кем булуы ачыкланган

Ильмира Нәгыймовага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100