Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдиновның плакатларын чүплеккә ташларга кушкан

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдиновның плакатларын чүплеккә ташларга кушкан

Җырчы Руслан Кираметдинов элекке тормыш иптәше Ильмира Нәгыймова хакында баштагы интервьюларында сөйләсә дә, соңгы вакытта бу темага бер сүз дә кузгалтмый иде. Ләкин тамашачысыннан килгән бер хат Русланның күңеленә тигән бугай. Ул аны сторисларына чыгарган. Хатның эчтәлегеннән аңлашылганча, элекке хатыны энесенә Руслан Кираметдиновның плакатларын чүплеккә ташларга кушкан.

«Руслан, син – молодец, син – супер! Без классташ кызлар белән 7 көн «Ижминводы» шифаханәсендә ял иттек. Төштән соң урамда йөргәндә, телефоннан синең җырларны куйдык. Шунда безне бер егет туктатты. «Сез Русланның җырларын яратасызмы?» – ди. Без барыбыз да: «Әйе», – дидек. Бу егетнең кулында – сезнең сурәтләр белән плакатлар. Без, шифаханәдә концертыгыз була икән, дип уйладык. Ә бу егет: «Мин бу плакатларны чүплеккә илтеп ташлыйм», – диде. «Нигә ташлыйсыз? Бирегез безгә», – дигәч, барыбызга да берәр данә бирде. «Гаражда 1000 данә ята, безгә кирәкми. Апа чүплеккә ташларга кушты», – диде. Без хәйран калдык. «Безгә китереп бирегез, Нурлатка алып кайтып таратабыз», – дип, бүлмә номерыбызны әйттек. Ә бу егет безгә Ильмираның бертуган энесе икәнлеген әйтте. Чүт егылмадык», – дип язганнар Русланга кызлар. 

Руслан Кираметдинов әлеге тамашачысына җавап итеп: «Нурлатка килгәч, үзем плакатлар бирермен, рәхмәт иҗатымны яратканыгыз өчен», – дип язып куйган.

Комментарийлар (8)
Калган символлар:
  • 20 апрель 2024
    Исемсез
    Руслан анын дэрэжэсенэ Бер кайчан да тошмэячэк, ул акыллы Хэм дорес тэрбия алган эти энилэреннэн, члнки анын барысыда яхшы, Ильмира конлэшуеннэн шартлый.
  • 20 апрель 2024
    Исемсез
    Бу хатыннын башы киткэн
  • 6 октябрь 2023
    Исемсез
    Ильмира аерылганнан бирле,Русланны гаеплэп сойлжп йорде.Э ,Руслан молодец!!! Ильмира турында бер начар суз эйтмэде.Менэ ничек тубэн тэгэрэде ,Ильмира!!!
  • 19 апрель 2023
    Исемсез
    Ильмира акчалы бай ирлэрне бик ярата икэн ди халык , аерылышунын сэбэбе дэ шул булган дилэр.
  • 16 апрель 2023
    Исемсез
    Бигрэк тубэнчелек инде бу дорес булса башка сыймый торган хэл
  • 16 апрель 2023
    Исемсез
    Бу Эльмира БИК мэгьнэсез,жилбэзэк. нэрсэ.кончелегеннэн нишлэргэ белми.мэгьнэсез,балаларын эрэм итмэсэ ярый инде.
  • 16 апрель 2023
    Исемсез
    Ильмира бу очракта да тубэнлеген курсэткэн.
  • 16 апрель 2023
    Исемсез
    Ул аны ярата, ачуыннан шулай эшли. Яратмаса барыбер булыр иде. Ноль эмоция булыр иде. Но, барыбер тэртип дигэн нэрсэ юк ул хатында.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100