Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илгиз Абдракиповның кәләше Лия: «Без рәсми рәвештә язылышмадык, туебыз – шоу»

Продюсер Илгиз Абдракипов үзенең аерылышуын хәбәр иткәннән соң, аның кәләше Лия Мифтахова «Интертат»ка Илгиз белән рәсми рәвештә язылышмауларын сөйләп, туйларын «шоу» дип атады.

news_top_970_100
Илгиз Абдракиповның кәләше Лия: «Без рәсми рәвештә язылышмадык, туебыз – шоу»
Лия Мифтахованың шәхси архивыннан

Мәрхүмә Вәсилә Фәттахованың тол ире, продюсер Илгиз Абракипов, шушы көннәрдә кәләше Лия Мифтахова белән туй уздырганнан соң 1 ай үтүгә аерылышулары хакында сөйләп, «Интертат»ка интервью биргән иде.

Илгиз Абдракипов сүзләренчә, Лия туйдан соң нык үзгәргән һәм көннәрдән бер көнне «сине яратмыйм, синең белән яшәргә теләмим» дип китеп барган. Туйны хатыны үзенә пиар буларак, элекке ирен кире кайтару өчен файланган, дип сөйләде Илгиз.

Бу әңгәмәдән соң, «Интертат» Лия Мифтаховага да сүз бирергә булды. Аның белән элемтәгә кердек. Баксаң, туй мәҗлесе Илгиз Абдракипов белән Лия Мифтахованың никахлары рәсми рәвештә теркәлмәгән килеш узган икән.

Лия Даниловна, Илгиз Абдракипов, туй узып 1 ай үтүгә сезнең аерылышуыгыз турында сөйләде. Ә сез «без рәсми рәвештә өйләнешмәдек» дип белдерәсез. Андый очракта мондый матур туй, ак күлмәк, кунаклар нәрсәгә кирәк булды?

Әйе, әлеге шоу-программа «туй» дип аталды. Ул минем әлеге шоуда катнашуымны үтенде. Ләкин ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясамады. Шуңа күрә безнең рәсми аерылышуыбыз да булмады. Бу – бары тик 2 зур кешенең юллары аерылу гына.

Мин аның белән 1 ай яшәдем, үземә тәкъдим ясавын көттем. Ләкин ул үз өстенә җаваплылык – ир-ат буларак хатыны өчен җаваплылык алырга теләмәү сәбәпле, аның сөяркәсе ролендә яшәргә теләмәдем, әйберләремне җыйдым да китеп бардым.

Аның йортында барлык эшләрдә дә ярдәм итеп торучы яшь хуҗабикә бар. Миңа анда нәрсә калган?

Сез ЗАГСка барып язылышмадыгыз, бары тик туй гына уздырдыгыз булып чыга, әйеме?

Без никахта яшәдек. Өч тапкыр «талак» дип әйтсәләр, никахта яшәгән ир белән хатын аерылыша. Һәм никах документаль рәвештә теркәлми. Бу – бары тик cүзләрдә генә 2 кешенең бергә яшәргә ризалык бирүе. Ул кешегә җаваплылык өстәми. Никахтан соң кешеләрнең юллары аерыла, ләкин алар аерылышмый. Рәсми язылышканнан соң гына аерылышып була. Ә безнең очракта ул булмады. Илгиз бары тик миңа «аерылыштык» дип яла ягарга гына тырышты.

Мин бит аны, кияүгә чыгарга тәкъдим ясар дип, 1 ай көттем, ләкин көтеп җиткерә алмадым. Шуңа да «болай яши алмыйм» дип китеп бардым, сөяркә булып гомер итәсем килмәде. Кеше үз өстенә җаваплылык ала алмады.

Ә сез бу туйны уздырырга ничек ризалык бирдегез?

Ул миннән туй уздыруыбызны сорады. Күрәсең, күп еллар күләгәдә утырганнан соң, продюсер буларак, аңа пиар кирәк булгандыр. Туебызда кем генә юк иде. Шәхсән миңа, боларның берсе дә кирәк түгел иде. Мин – табиб-косметолог, миңа андый пиар нәрсәгә? Мин инде бу өлкәдә белгеч, һәм миңа популярлык кирәк түгел. Ул сораганга ризалаштым инде. Һәм, 1 ай эчендә дә берни дә үзгәрмәячәген күреп, китеп бардым. Аны үгетләп утыра алмыйм бит.

Ул сезгә «туйдан соң язылышабыз» дип вәгъдәләр бирдеме?

Сөйләшүләр булды. Әмма ир-ат үз өстенә җаваплылык алырга тиеш. Бу сөйләшүләрнең инициаторы мин түгел, ул булырга тиеш иде. Никахлашырга ул тәкъдим итте бит. Мин бит бәләкәй бала түгел, 20 ел ир хатыны булып яшәдем һәм рәсми өйләнешүнең нәрсә икәнен аңлыйм. Теләгән вакытында куып җибәрә ала торган сөяркә булып яши алмыйм бит инде. Миңа андый роль кызык түгел. Мин киләчәк турында хыялланучы 2 олы кеше арасында була торган, нормаль, лаеклы мөнәсәбәтләр теләдем. Ә биредә нинди киләчәк турында сүз була ала? Законсыз уртак балалар табарга, уртак йорт салыргамы? Юк! Без никах укыттык, дип, миңа, бушлай хезмәтче кебек, өй җыештырырга, ашарга пешерергә, йорт эшләре белән шөгыльләнергә, шуңа өстәп, эшкә дә йөрергәме? Андый кеше Илгизнең йортында болай да бар.

Туйны ул оештырды, барлык бүләкләрне үзенә алды. Ә мин монда кем соң? Мин бу туйда кияүгә чыгарга тәкъдим ясалмаган килеш кенә катнаштым.

Фото: © Лия Мифтахованың шәхси архивыннан

Илгиз Абдракипов сүзләренчә, әлеге туй элекке ирегезне кире кайтару өчен сезгә кирәк булган. Туйны да сез ашыктыргансыз.

Элекке ирем белән без 20 ел бергә яшәдек, 3 бала тәрбияләп үстердек. Безнең балалар бер түбә астында яши, мин анда болай да барып йөрим. Миңа аны нигә дип кире кайтарырга?

Тагын бер кабатлыйм, бу пиар миңа кирәк түгел иде. Илгиз миннән бу шоуда катнашуымны сорады. Мин киткән көнне үк интервью биргән. Мөнәсәбәтләребез өчен борчылып, мин киткәнгә кайгырса, ул шулай эшләр идеме? Инициатива аннан килә.

Мин җитди мөнәсәбәтләр, гаилә, уртак балалар тәрбияләүнең нәрсә икәнлеген бик яхшы беләм. Ә бу вакыйганы исә «шоу», «карнавал», «уен-туй» дип тә, кыскасы, теләсә ничек атап була.

Сез әлеге туйның уен гына икәнлеген аңлаган килеш, бу мәҗлестә үзегезне ничек хис иттегез?

Мин үзем өчен үзем җаваплы кеше, аягымда нык басып торам. Шуңа күрә бу мәҗлестә миңа күңелле булды дип тә, миңа моңсу булды дип тә әйтә алмыйм. Мин моны үз тормышымдагы ниндидер зур вакыйга итеп кабул итмәдем. Чөнки кеше үз өстенә җаваплылык алмады.

Ә сезнең никахтан соң бергә яшәгән чорда мөнәсәбәтләрегез нинди булды?

Мөнәсәбәтләр яхшы булды. Әмма мин аның тарафыннан басым булуын тоя идем. 3 балам һәм үз клиникаларым булудан тыш, мин эксперт та әле. Каядыр командировкаларга китәргә, чыгышлар ясарга да туры килә. Болар барысы да аның тарафыннан тискәре кабул ителде. Туйдан соң үзенең мине нәрсәдән дә булса тыярга хакы бар дип уйладымы икән, аңламыйм. Шәхси чикләрне уза башлады. Мине өйдә торучы хатын буларак күрәсе килгәндер. Ул бит әңгәмәдә дә «туйга кадәр Лия мине һәм балаларымны кайгыртты, ә соңыннан үзгәрде» дип сөйли. Туктап тор! Ә син бу мөнәсәбәтләребез саклансын һәм мин шундый булып калсын өчен нәрсә эшләдең? Ул ир-ат буларак мине кайгыртырга теләми, ә мин хатын-кыз буларак эш атына әверелергә тиеш идемме икән?

Мин кайгырмыйм да. Чөнки мине, минем хисләремне алдамадылар, мин дә аны алдамадым. Ул үз өстенә җаваплылык алырга теләмәде, ә хатын-кыз буларак, миннән артыгын таләп итте.

Ә аның һәм сезнең балалар аерылышуыгызны ничек кабул итте? Алар өчен бит бу уен-туй гына булмагандыр.

Балалар темасына кагыласым килми. Аның балалары һәрвакыт каралган, анда матур, яшь хуҗабикә бар. Мин сөяркә ролендә яшәргә теләмәдем.

Аңлавымча, сез юлларыгыз аерылганнан соң дустанә мөнәсәбәтләрдә калмадыгыз?

Минем дусларым – инде 10-15 ел дәвамында аралашып торган, чын дуслар. Мин бик тә йорт җанлыклы кеше. Эчүле мәҗлесләрне, күңел ачуларны, кеше күп җыела торган урыннарны яратмыйм. Миңа гаилә җылысы кирәк.

Илгиз Абдракипов та – исеме булган кеше, аңа да пиар кирәк түгел иде кебек...

Туй алдыннан безнең сөйләшү булды. Ул иптәш кызларымның мине төшермәүләрен һәм беркая да куймауларын сорады. Шул ук вакытта туй турында хәбәр аның дуслары аша таралды. Туйда минем дус кызларым да, якыннарым да күп түгел иде. Бәйрәмдә минем яктан күп дигәндә 15 кеше булгандыр. Барлык кунаклар да аның ягыннан иде.

Хәтта мин киткәннән соң да, минем әнием Илгиздән бу хакта әлегә бер кешегә дә әйтмичә торуын үтенде. Ә ул шул ук көнне журналистларга интервью биргән. Эмоцияләргә хатын-кыз бирелә, ә ир-ат үзен эш-гамәлләре белән күрсәтә.

Бу шоу-туйны пиар өчен ул ясады. Минем болай да клиентларым җитәрлек, миңа пиар кирәк түгел. Минем тормышым болай да яхшы, кешеләрдән дә артыгын көтмим. Ә аңа янәшәсендә матур курчак кирәк иде. Ул туй уздыруыбызны сорады, мин ризалаштым. Ә хатын ролен үтәр өчен, миңа ул кияүгә чыгарга тәкъдим ясамады. Шуңа да мин тавыш-гауга куптармыйча гына китеп бардым.

Сез киткәннән соң ул сезгә шалтыраттымы соң, китмәвегезне үтендеме?

Юк, әлбәттә. Беренче булып ул журналистларга шалтыраткан. Кешенең йөрәге әрни икән, кеше борчыла икән, ул аягына да баса алмый. Мин моны үземнән беләм.

Барысы да чын кебек тоелган иде... Туйда күпме артист булды.

Чөнки Илгиз – үз эшен искиткеч яхшы белүче искиткеч продюсер. Мин аңа уңышлар һәм эшенең чәчәк атуын телим.

Ә сезнең алга таба планнарыгыз нинди?

Иң беренче чиратта – үсеш! Үземне балаларым һәм эшемә багышларга, күбрәк сәяхәт итәргә телим. Мин моңа кадәр дә шулай яши идем инде, алга таба да шулай ук дәвам итәчәкмен. Мин дөрес яшәү рәвеше алып барам, кешеләргә карата да мөнәсәбәтем яхшы, дөрес.

Туйдан соң ул миннән артыгын таләп итә башлады. Гаилә җылысы булуын, гел өйдә, янәшәсендә булуымны теләде. Ул мине үзгәртә башлады. «Алайса син акча эшлисең инде, ә мин ашарга пешереп өйдә утырам», – дидем. Ул очракта аңа да үзгәрергә туры килер иде. Ә бит мин аны ничек бар шулай кабул иттем. Ә ул мине сындырырга, үзгәртергә теләде. Бөтен эшемне ташлап, өйдә борщ кына пешереп утыра алмыйм бит инде мин. Минем бит 3 баламны кеше итәсем бар.

Ул сезгә кире кайтып, кияүгә чыгарга тәкъдим ясаса?

Мондый хәл беркайчан да булмачак. Чөнки кеше җаваплылыктан курка. Ул үзе дә нәрсә теләвен һәм үзенә нәрсә кирәк икәнлеген белми. Нәрсә теләгәнен яхшы белгән кеше өчен каршылыклар юк. Чынлап торып яраткан ир-ат, хатын-кыз аңа арты белән борылса да, дәшми һәм кыя кебек аны саклап басып тора . Шуңа да, матур мөнәсәбәтләр төзү урынына кеше икеләнә, җаваплылык алырга базмый икән, җитди мөнәсәбәтләр турында сөйләшүдән файда юк.

Без кешене яратабыз икән, аның үзгәртергә тырышмыйбыз, ничек бар шулай кабул итәбез. Яратмаганда гына сындырырга, үзең яраклаштырырга тырышасың. Безнең очракта мәхәббәт турында сүз дә бара алмый. Кеше өчен син кадерле булсаң, яратса, ул сине саклап-яклап яшәр, үзенең популярлыгын арттыру өчен интервью бирергә йөгермәс иде. Бу тагын бер кат аның ниятләре нинди булуны күрсәтте.

Мин Илгизне дустым буларак күп еллар белә идем. Яши башлагач барлык картиналар да, аның эчке дөньясы да ачылды. Ул минем өчен җаваплылык ала алмады, әмма аны һәм балаларын кайгыртып яшәвемне теләде.

Барыбызның да киләчәге якты булсын. Ул якты киләчәкне без үзебез төзибез. Мин дә башка беркайчан да мондый авантюраларга ризалашмаячакмын.

Рәхмәт, Лия Даниловна, алга таба шәхси тормышыгызда уңышлар телим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100