news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Илгиз Абракиповка туенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде

news_top

Мәрхүмә Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Абдракиповның яңа гаилә коруын хәбәр иткән идек. Ул Лия исемле туташ белән яңа тормыш башлады. Туйда Илгиз Абдракиповка «Татарсан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелгән.

Бәйрәмдә күп кенә эстрада җырчылары да кунак булган. Социаль челтәрдәге видеолардан күренгәнчә, алар арасында Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишев, Айрат Сафин, диджей Радик, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар бар.

Искәртеп үтик, Илгиз Абдракипов татар артистларының концертларын оештыру белән шөгыльләнә.

Рамил Хәйретдинов видеосы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар