Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илгиз Абдракипов туй фотоларын күрсәтте: «Син минем тормышымны бизәдең»

news_top_970_100
Илгиз Абдракипов туй фотоларын күрсәтте: «Син минем тормышымны бизәдең»
социаль челтәрләр

Мәрхүмә җырчы Вәсилә Фәттахованың тормыш иптәше Илгиз Абдракиповның яңадан тормыш корып җибәрүе хакында язган идек. Шушы көннәрдә ул Лия исемле ханымга өйләнде.

Инде Илгиз Абдракипов үзе дә социаль челтәрләрдә элемтәгә чыккан. Ул тормыш иптәшенә һәм, туйларына кунак булып килеп, мәҗлесләрен бизәгән сәхнәдәш дусларына рәхмәт сүзләре җиткерә.

«Язмышыма безне очраштырган өчен рәхмәтлемен, Лия! Син минем тормышымны бизәдең һәм бизәвеңне дәвам итәчәксең. Бу көнне безнең белән булган барлык дусларыма зур рәхмәт», – дип яза ул, туй фотолары белән уртаклашып.

Илгиз Абдракиповның беренче тормыш иптәше – Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова икенче баласын тапканнан соң өзлегүдән 2016 елның 26 гыйнварында вафат булган иде. Вәсилә Фәттахованың 2 баласы калды. Улы Кәрим быел 7нче сыйныфка барачак. Кызы Камиләгә 8 яшь, ул – физик мөмкинлекләре чикле, даими карауга мохтаҗ бала. Элекке интервьюларында Илгиз Абдракипов балаларын үзенең әти-әнисе тәрбияләвен әйткән иде.

Социаль челтәрдәге мәгълүматларга караганда, Илгиз Абдракиповның тормыш иптәше – Уфада билгеле табиб-косметолог.

Туйда кайсы йолдызлар кунак булганны түбәндәге фотоларда күрергә мөмкин:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100