Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илгиз Абдракипов аерылган

news_top_970_100
Илгиз Абдракипов аерылган

1 ай элек мәрхүмә Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Абдракиповның, 8 ел ялгыз яшәгәннән соң, икенче мәртәбә өйләнүен язган идек. Ул 28 августта Уфада танылган косметолог Лия Мифтахова белән кушыла. Аның 3 баласы бар, иреннән аерылган. Туй мәҗлесе Уфада уза. Биредә Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Илдар Хакимов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Фәрит Таишев, Айрат Сафин, ди-джей Радик, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар кебек татар эстрадасы җырчылары котларга килә. Туйда Илгиз Абдракиповка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә. Ул татар артистларының концертларын оештыру белән шөгыльләнә. Әмма ни кызганыч, туй ясап 1 ай узганнан соң, алар аерылыша. Бу хакта имеш-мимешләргә ноктаны Илгиз Абдаркипов үзе куйды.

Илгиз абый, социаль челтәрләрдән сезнең туй фотоларыгыз юкка чыкты. «Аерылышканнар» дигән сүзләр дә йөри. Дөресме бу? Гаилә корып җибәрүегезгә бик шатланган идек, югыйсә.

– «Публичный» кешенең бер зур минусы бар – тамашачы бөтен нәрсәне күреп, белеп тора. Әйе, без аерылыштык. Гомумән, туй фотоларын Интернетка куясым калмаган. Әлбәттә, мине котлап язган һәрбер кешегә тирән рәхмәтләремне җиткерәм. Килгән барлык кунаклар алдында да үземне уңайсыз хис итәм. Икенче мәртәбә өйләнүемне тормышымның зур хатасы дип саныйм.

Йөз-кыяфәткә дә Вәсилә Фәттаховага охшаган иде.

– Бераз охшашлыгы бардыр.

Ни өчен аерылыштыгыз соң?

– Безнең туй мәҗлесенә кадәр ул бөтенләй башка кеше иде. Минем балаларыма да, үзенең балаларына да вакытын бирде. Улым Кәрим белән урамга чыкты. Тәмле итеп өстәл әзерләде. Мин аны ихлас күңелемнән яраттым. 8 ел ялгыз яшәгәннән соң, аның да бәхетле гаилә төзергә теләвенә ышандым. «Мин сине бик яратам. Беркемгә дә бирмәячәкмен», – дип әйтә торган иде. Әлеге туй мәҗлесеннән соң, барысы да үзгәрде. Тормышымдагы шатлыклы вакыйга белән бүлешергә теләп, бергә төшкән фотоларны социаль челтәрләргә куйдым. Ә Лия куярга ашыкмады. Интрига булсын, диде. Видео урнаштырды. Ул видеода мин юк. Туй мәҗлесе булып, 3 атна узганнан соң, кич белән өйгә кайтып, шокта калдырды: «Мин арыдым. Яратмыйм сине, үзем генә яшисем килә», – дип китеп барды.

Яратмагач, ник кияүгә чыгарга?

– Миннән ир-ат ярдәме һәм пиар кирәк булган. Ул аны үзенә дә «пиар, иремне кайтарыр өчен эшләнелде» дип элеп куйган. Миңа скриншотын җибәрделәр.

Ашыккансыз, димәк...

– Ул бу туй мәҗлесен үзе ашыктырды. Менә хәзер якыннарым, дусларым: «Мәҗлестә бер дә синең белән янәшәдә булмады. Күзләре моңсу. Янып тормыйлар иде. Чынлап торып кияүгә яратып чыгучы хатын андый булмый», – дип, минем күзләремне ачтылар. Зур хата ясадым. Ашыктым. Ихлас ярата, балаларымны үз балаларыдай якын күрә, дип ышандым. Иртән торып чыгып китә, соң кайта. Миңа нигә андый хатын. Ашыктым, ашыктым... Барысы алдында да уңайсыз.

Илгиз абый, алдагысы әйбәт булсын.

– Шулай булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100