Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиһанша Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмында ялангач төшүе турында: «Мәхәббәт белән бит»

news_top_970_100
Җиһанша Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмында ялангач төшүе турында: «Мәхәббәт белән бит»
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Күптән түгел журналист Айзилә Батырханованың «Бери и помни»/ «Ядәч» фильмы турында фикерен язган идек. Хәзер кинотеатрларда бара торган бу фильмны Байбулат Батулла төшерде һәм анда төп рольне Рабит Батулла башкара.

«Төрле уйлар… Гафу, итегез, мин, ничектер, шәхесләрне сәрхүш яисә шәрә итеп күрсәтүгә каршы… Аңлыйм, бәлки, стереотипларны бетерергә кирәктер… Әмма, ничек кенә булмасын, Рабит Батулланы без актер буларак түгел, ә татар милләтенең җәмәгать эшлеклесе итеп кабул итәбез… Эчтәлеге уйландыра, әлбәттә...» – дип язды ул вакытта Айзилә.

Шушы көннәрдә ул бу фильмны башка яктан ачуы турында хәбәр итте. Ул Фәнис Җиһанша һәм Миләүшә Хәбетдинованың фикерләрен үзенең сәхифәсендә урнаштырган.

Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша «Россия 1. Татарстан» каналына түбәндәге фикерен әйткән.

«Нинди генә каршылыклы фикерләр очрамасын, анда: татар әбиенә охшамаган Роза Хәйруллинамы, Батулланың шәрә күтеме, анда пәрәвезле тәрәзә, ризык өстендәге чебеннәрме – алар барысы да мәхәббәт белән төшерелгән бит. Ул менә режессурадан да торадыр инде, күрәсең, артисларның әлеге уенны кабул итүе дә моңа зур плюс булган, һәм аның серен аңлатып та бетереп булмый», – ди ул.

Айзилә Батырханова «Ядәч! Истә!» фильмына карата фикерләрен филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова үзгәртүе турында яза.

Миләүшә Хәбетдинова бу фильм турында:

«Тамашачы аны дөрес күзлектән карамаса, бәлки, кайбер әйберләрне җитешсезлек дип карар. Бу киноны без форма ягыннан кабул итәргә тиешбез. Бу – постмодернистик эстетикада төшеерлгән кино. Бу – матур Тула прәннеге түгел. Татар тормышын менә шулай Атлантида итеп, менә шулай матур итеп, өф-өф итеп күрсәткән кино дип аны кабул итсәгез, бу – хата булыр. Чөнки безнең сценарист, шундый оста итеп, пародоксаль дөнья төзегән», – ди ул.

Бу темага: Теләнче Суфия Хәйдаровна Байбулат Батулланың яңа фильмында уйнаячак. Байбулат белән Илшат Рәхимбайның ялгышы, әтисенең ничек итеп бабай була баруы, Россия артисткасы Роза Хәйруллинаның ни өчен татар әбисе була алмавы турында сөйләштек.

Рабит Батулла: «Йөз елга якын барган пропаганда халыкны маңкортка әверелдерде»

Журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхи «Бери да помни»/ «Ядәч! Истә!» фильмын карап кайткан. Фильмны караганнан соң ул: «Яшьрәк шәрә (...) күрәсегез килсә – Камал театрының «Тормышмы бу?» спектакленә, ә Рабит Батулланыкын күрәсегез килсә, «Ядәч»кә килегез.

Алмаз Хәмзин: «Ядәч! Истә!» фильмында мин көмешкә саткан акчага мәктәп ремонтлыйм»

Министр кинематографистларга: «Талашудан, аяк чалудан туктагыз! Сез бит Союз!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100