Казан бомжын актриса иткән Байбулат Батулла: «Әтине яшәртәсе килгәнгә кино төшердем»
Казан үзәгендә фатиры, Арчада йортлары булган, әмма урам уртасында хәер сорашып утырган теләнче Суфия Хәйдаровна Байбулат Батулланың яңа фильмында уйнаячак. Байбулат белән Илшат Рәхимбайның ялгышы, әтисенең ничек итеп бабай була баруы, Россия артисткасы Роза Хәйруллинаның ни өчен татар әбисе була алмавы турында сөйләштек.
Кинорежиссер Байбулат Батулланың «Бери да помни»/«Ядәч! Истә!» тулы метражлы фильмы 14 сентябрьдә прокатка чыгачак. Ә аңарчы фильм «Короче» бөтенроссия фестиваленең төп конкурсында тулы метражлы дебют фильмы программасында катнаша: фестиваль кысаларында 16 августта күрсәтелә. Фильмны Bosfor Pictures студиясе җитештергән. Ягъни, бу – Татарстан акчасыннан башка Татарстанда һәм шунда татарча төшерелгән фильм.
- Фильмының режиссеры – Байбулат Батулла, сценарий авторлары – Байбулат Батулла, Таһир Минһаҗев, Дарья Беседина. Продюсерлар: Иван Яковенко, Руслан Сафин, Владимир Пермяков. Оператор: Максим Аркатов. Рольләрдә: Рабит Батулла, Роза Хәйруллина, Юныс Таиров, Алмаз Хәмзин, Нияз Мөбарәкҗанов, Сирень Бәйрәмов, Алинә Насыйбуллина, Нурбәк Батулла һ.б.
Кинорежиссёр Байбулат Батулла белән сөйләшәсе төп тема – аның тулы метражлы яңа нәфис фильмы «Бери да помни» («Ядәч! Истә!») булса да, сүзебез, көтмәгәндә, аның клибыннан башланды. Чөнки Милли китапханәгә килеп, сөйләшә башлар алдыннан кофе алган гына идек, студиясеннән чыгып кайтып барган Ильяс Гафаров очрады да, алар, Байбулат белән Ильяс, эшлекле генә, клип презентациясе турында сөйләшеп алдылар.
«2021 елда Мәскәү командасы белән Казанга кайтып «Усал»га клип төшергән идек. Клип өчен Әтнә районында сабантуй ясадык...» – дип аңлатты Байбулат. Интервью шулай башланды.
Ягъни, оештырылган сабантуйларга кушылып китмичә, өр-яңаны ясадыгыз инде, әйеме?
Әйе. Ул «Эт баш, сыер аяк» рәвешле сюрреалистик клип иде: сабантуйдагы чүлмәк вату урынында монда чүлмәк башны вата, кеше башлы бәрәнне бәрән башлы кеше күтәрә, колгага Нурбәк әтәч башы белән менә. Шундый сәер әйберләр. Анда компьютер графикасын группадашым Виктор Манин эшләде. Ул – бик оста кеше: компьютер графикасы белән зур фильмнарда да катнаша, компьютер уеннары да ясый. Витяның вакыты җитмәгәнгә, минем дә эшләрем тыгыз булгач, «артка тибеп торучы» булмагач, сузылды да сузылды. Шулкадәр озак сузылды ки, болар продюсер кыз Әлфия белән өйләнешергә карар иткәннәр.
Шунда танышыпмыни?
Әйе, шунда таныштылар. Никах укыттылар. Бик күркәм туйлары узды. Шунда без әзер роликны күрсәттек...
Без сине Мәскәүдә дип уйлыйбыз. Ә син әле монда клиплар да төшереп йөрисең икән.
Мин Казанда еш булам, 2021 елны клип төшереп йөргәнмен. Былтыр фильм төшердем...
Кешегә бик белгертмичә, шауламыйча гына төшердегез.
Нишләп белмәдегез микән? Хәер, без беркемне дә чакырмадык. Мин үзем дә съемка башлангач кына башлавыбызны аңладым. Аңарчы ышанып бетмәдем. Ул бит дөнья үзгәргән замана иде…
«Бәлки, «Чебурашка» кебек акча җыяр»
Бу бит инде синең татарча кино...
Белмим инде, татарча киномы соң ул?..
Бу фильм синең «Мин – Батулла улы – татарга хезмәт итәргә тиеш бит инде» дигән күңел бурычын үтәүме?
Минемчә, бурыч ул – негативрак сүз. Минем ихлас теләк бар. Ләкин, ул татарча гына булырга тиеш, дигән максат – минем өчен сәер. Бары тик татарча татар теле дәресендә генә буладыр... Хәзер анысы да юк.
Безнең кинода милли музыка күп яңгырый. Милли музыканың коды төрле. Фин татарлары треклары, Хәйдәр Бигичев җырлары, япон треклары – рус аудиториясе өчен ул бер үк әйбер, бер үк «тарабарщина». Алар барысы да – безнең кинога туры килә торган треклар. Безнең культураны белмәгән кешегә аермасы юк япон белән татарның. Әле безнең тышкы кыяфәт тә... Батулла – Миядзакига, Сирень Бәйрәмов – казахка, Нияз удмуртка охшаган...
Ягъни, мин татарга хезмәт итәм, дигән бөек максатлар белән алынмадың?
Махсус андый максат куймыйм. Алай итсәң, зур җаваплылык бит ул...
Кемнәрдер шулай пафослы максатларны ярата бит.
Шулай кирәк икән, кемдер шулай дип санасын! Мин каршы түгел. Максат дигәннән, без бит инде татар киносы, Татарстан киносы турында сөйлибез, мин татар киносына һәм Татарстан киносына ихтыяҗ булуын теләр идем. Ихтыяҗ булса, димәк, халыкка кызык, халыкка кызык булса, димәк, кеше карый, кеше карагач, продюсерларга акча китерә. Акча китергәч, алар тагын төшерә.
Ни кызганыч, әлегә эстрадага гына ихтыяҗ барын күрәбез. Хәтта театрга да әлләни юк.
Театрга йөриләр әле.
Чөнки алар үзләре дә бик тырыша. Нәтиҗәле тырыша. Рәсем сәнгатенә, мәсәлән, татар җәмәгатьчелегендә бөтенләй ихтыяҗ күренми. Урманче сынлы сәнгатьне кайчан башлаган, әлегәчә ихтыяҗ формалашмаган. Яңа татар киносы кайчан гына башланды, ә син тиз генә ихтыяҗ булдырмакчы...
– Бу – хыялый позиция инде. Ләкин, кем белгән әле... дөньяда феноменнар була. Бәлки, феномен булып, «Чебурашка» кебек акча җыяр. «Чебурашка» күп җыя алды бит, рекордсмен булды. Шулай акча җыя алсак, икенче кисәген төшерер идек. Тагын берничә татарча фильм төшерер идек. Монда бары тик икътисадтан тора. Кеше карагач, «Каха» фильмын төшерәләр бит... Ә бәлки, татарга бөтенләй кино кирәк түгелдер. Шунысы да бар...
Ягъни, син үзең өчен дә исбатлап карамакчы буласыңмы – кирәкме татарга кино, кирәкмиме?
Бу – эксперимент. Мин бит фильмның 14 сентябрьдә чыгачагын уйламаган да идем. Бу, минемчә, татар кешесе өчен бик уңышлы дата. Халык бәрәңгесен казып кайткан, балалар мәктәпкә йөри башлаган, студентлар шәһәргә укырга килгән. Беренче курсларның бигрәк тә бөтен әйберне «йотасы» килә...
Студентлар дигәннән, «Пушкин картасы» да буламы?
«Пушкин картасы» мәсьәләсендә хәл ителде – безнең киноны «Пушкин картасы» белән бушлай карап булачак. Башта без бу хакта уйламаган идек, ләкин шушы дата барлыкка килгәч, бу – безгә шанс... шанс татарча ничек?
Төгәл сүзе бармы икән? Батулла ага тапса гына.
Бу дата безгә исбатлау мөмкинлеге булып тоелды. Бәлки, уңышлы да булмас, ә бәлкем, уңышлы булыр. Бәлки, сентябрь татарның кино ае булып китәр. Мәсәлән, ел саен сентябрьдә кинотеатрларга татар фильмнары чыгар... бу хыял инде.
Фильм тамашачысы буларак, татар аудиториясен күзаллыйсыңмы?
– Мин аудиторияне үземчә күрәм. «Bosfor pictures» кинокомпаниясенең җитәкчесе Иван Яковенко татар дөньясыннан түгел. Ләкин ниндидер кызык тапкан. Миңа бу проект татар дөньясы вәкиле буларак кызык, аңа – читтән кызык. Нәтиҗәдә, тагын кемнәргәдер кызык булырга мөмкин...
Ни өчен алар нәкъ менә сиңа акча салдылар?
Моны Ванядан сорарга кирәктер инде.
Ә синеңчә?
Минемчә, беренче чиратта шәхси мөнәсәбәтләр тора. Бергә кыска метражлы фильмнар, рекламалар төшердек, бергә эш иттек – без бер дулкындагы кешеләр. Бервакыт Ваня: «Тулы метражлы дебют фильмын ясыйсыбыз килә. Синең белән ясасак шәп булыр иде», – диде. Мин аңа идеяләрне гел сөйләп торам, «Ядәч» турында да сөйләгәнем бар иде. Ядәч уены һәм әби белән бабай мөнәсәбәтләре – «кризис пожилого возраста». Шуларны берләштереп ясау уе туды да, ике концепцияне берләштердек.
«Ядәч» символы Татарстанда гына түгел, рус телле аудиториядә дә бар ул уен – «Бери да помни». Сүз уңаеннан, бервакыт бу фильм турында таксида сөйләшеп бара идек, таксист борылды да: «Мин – Грузиядән. Бездә дә ул уен бар», – диде. Якутиядә, Төркиядә уйнаганнарын белә идек, Америкада күркә сөягеннән чыккан ядәчне «теләк сөяге» дип сындыралар. Шуңа бөтен дөньяга таныш символ дип уйлыйм.
Ә өлкәннәр темасы сиңа нәрсәсе белән кадерле?
Әти-әни...
Мин Рабит аганы «кризис яшендә» димәс идем, ул хәзер «яшьсез» яшьтә кебек. Яшьлеген күреп белмәгәч, минем өчен ул – мәңгелек аксакал. Тере легенда.
Мин әтинең бабайга әверелеүен, әнинең әбигә әверелүен күрәм. Безнекеләрне фин татарлары әбиләре белән чагыштырып карыйм: алар бераз гына икенче төрле картая – тормышның ямен югалтмый кебек тоела. Татар әбиләренең дә төрлесе була – тормышны яратуыннан туктамыйча позитив яшәүчеләре бар, үз язмышына үпкәләгән кебек йөрүчеләр бар. Хәер, андые минем буында да бар инде...
Әле мыжгып, кешегә бәйләнеп йөрүчеләре бар...
Анысы – диагноз. Тагын Суфия Хәйдәровна кебекләр була. Ул искә төшеп китте...
Суфия Хәйдәровна темасын сөйләшербез әле. Пока дәвам итик.
Киләчәктә мин дә картаерга планлаштырам...
Әйе, бу – исән булуның бердәнбер юлы.
Минем яхшы картаясым килә. Тормышның ямен югалтмаска өйрәнәсем килә. Әтинең картаюы күз алдында барды. 75кә кадәр әтигә бабай дип әйтеп булмый иде. Кинәт кенә көз көне конфет ашый башлады. Гомердә конфет ашамаган кеше бит ул! Гомердә телевизор карамаган кеше телевизор карый... Шулай итеп, ул бабайга әверелде. Күпмедер вакыт узгач, әни дә әбигә әверелә башлады. Ничектер аларга ярдәм итәсем килде, диимме соң? Ярдәм итү ысулын белмисең, ачуың килә... Нишләп соң син онытасың? Нишләп соң син бер әйберне 75 тапкыр сөйлисең? Шулай әйтәсе килә. Мине бу ачу килү хисе куркыта башлады.
Кинога төшерү процессында син аны яшәртә алдыңмы?
Минемчә, съемка вакытында ул, чыннан да, яшәрде. 10 елга яшәрде! Режим дигән әйбер дә барлыкка килә, эчке җыелу да буладыр инде, игътибар булуы да илһамландыргандыр. Иртә белән съёмка төркеме уянганчы, әти Кама буйларыннан йөгереп кайта иде. Авырулары да юкка чыгып торды. Съёмка беткәннән соң әни шалтыратып: «Тагын юкмы съёмкалар? Алайса авырулары кире кайтты», – диде. Зарлангалап ала башлаган. Әле формада тота торган эшләр булгалап тора – дубляж ясарга бардык, фестивальгә барабыз, фильмны Казанда күрсәтәчәкбез.
Рабит ага Калининградка – «Короче» фестиваленә дә барамы?
Әни белән бергәләп баралар. Студиянең үзенең дә Батулланы алып барасы килде. Рәсәй буйлап сәяхәт итү – шундый кыйммәт. Ничек инде ул? Бөек илебез буйлап йөрү мөмкинлеге юк, нишләптер...
Кайчандыр Щепкин театр училищесында укыган Батулланың артистлык сәләте җуелмаганмы?
Хәтта артык та. Бераз гына тынычландырырга да тырыштык. Аларның уку системасы шундый бит. Артистлар залдагы кешегә ишетелерлек итеп сөйләргә тиеш, дип өйрәнгән.
Камера каршында уйный башлыймы?
Уйный башлый. Уйнауны кысарга тырыштык. Ничек килеп чыгуын әйтә алмыйм. Анысын, киносын карагач, үзегез әйтерсез.
«Роза Хәйруллинаның татар әбисе түгеллеген...»
Роза Хәйруллина белән эшләү нинди хисләр калдырды?
Минем саф татар өлешем Роза Хәйруллинаның татар әбисе түгеллеген белә инде. Бер яктан бу – миндә «раздражение» дә уята. Татар әбисе мәсьәләсендә штампларга килгәндә, татар әбисе – мөлаем, өйдә пешерергә ярата, «уютный» әби. Ә Роза Хәйруллина «уютный әби» түгел.
Ул бит – бөек талант. Нәрсә тора инде аңа «уютный әбине» уйнау!
Минем андый көчем җитмәде. Без аның белән күп сөйләштек. Безнең татар киносы индустриясе яхшы урында булса, мин, бәлки, икенче төрле әби эзләр идем. Безгә бит Рәсәй аудиториясен дә кызыксындырырга кирәк.
Миңа да мондый әби эксперимент буларак кызык. Кинодагы бер эпизод искә төште. Анда кибет сәхнәсе бар. Кибеттә сатучы авыл апасы, Камал театрыннан Ләйсән Рәхимова һәм Роза Хәйруллина очраштылар. Татар хатыннары! Роза Хәйруллина фильмда башына яулык бәйли. Дубльләр арасында яулыгын сала иде. Дубль алдыннан авыл хатыны: «Яулык бәйләргә онытмагыз», – диде. Роза: «Бәйләмәсәм нәрсә була?» – дип, шундук кабынып китте. Уртада торган Ләйсән апа бу якны да, теге якны да аңлый. Шулай итеп очраша алмас өч дөнья очрашты – татар өчпочмагы. Бу фильм килеп чыкса да, чыкмаса да, мин ниндидер кызыклы әйбер ясадым кебек тоела. Очраша алмас булып тоелган очрашу булды. Бәлки, аның галәмгә бернинди тәэсире дә булмас. Әмма минем өчен бу – кызыклы күренеш, эксперимент иде. Ләйсән апаның урталыкны тотуы да кызыклы булды.
Бүгенге татарлык шул ул – авыл татары, шәһәр татары һәм Нью-Йорк, Амстердамда яши торган, мәсәлән, яулыксыз, кыска чәчле, тәмәке тарта торган апа. Ул да татар бит!
Синең фильмда театрда эшләүче бер генә профессиональ татар драма артисты – Ләйсән Рәхимова гына алынган. Ни кызганыч, гаҗәеп талантлы Ләйсәнне театрда да, кинода да аз кулланалар. Син нигә Ләйсәнне сайладың?
Татар киносы дип әйтүгә, билгеле бер артистлар күз алдына килә. Минем шулардан бераз гына «качасы» килгән иде. Мин аларны яратам, ләкин бераз гына икенче рәвештә эшлисе килде. Киләчәктә, бәлки, алар белән дә берәр нәрсә эшләрбез, ләкин яңача итеп. Бераз гына Татарстанда эшләнелмәгән кебек тоелсын, татарча да булсын. Хәер, белмим, минем бу фильмым да татарча булып чыкканмы икән?!
Ләйсән Рәхимовага килгәндә, нишләптер, Ләйсән апа күз алдына килде. Минем әни кастинг-директор бит, яхшы тоемлый. Безнең эпизодларның бөтенесендә дә, Ләйсән ападан башкалар – профессиональ булмаган артистлар – монысы да эксперимент. «А я думала сова» дигән мем герое Суфия Хәйдәровна, Айрат Галимҗанов... Бәлкем, беләсездер...
Әйе. Беләм.
Менә шундый «сәероватый» кешеләр. Максатым да шундый иде – сәер кешеләрне кадрда һәм кадр артында җыю.
Катлаулы максат.
Айрат бит ул – милли...
Нык.
Татарча җүнләп сөйләшә дә алмый кебек тоела. Үзе, 18 тел беләм, ди. Менә шундый инде ул без – татар халкы: 18 телне беләбез, берсен дә җүнләп белмибез. Кызык андый кешеләр белән. Аларның беркемгә дә зыяны юк! Мәсәлән, кино төшергәндә, икенче режиссер килә дә (кино төшерү төркеме Мәскәүдән иде): «Там пришел артист, он говорит, что его похитили», – ди. Суфия апа кебек, алар барысы да үзенчәлекле.
Эксклюзив
Суфия апа темасына сөйләшәбезме? Ул синнән, тиешле акчаларны бирми, дип зарланган да булган икән.
Мин бу турында беркемгә дә комментарий бирмәгән идем. Беренче сөйлим. Сезнең өчен эксклюзив була инде. Суфия апа белән өченче көн генә шалтыратыштык – «мине оныттың» дип, зарланып та алды.
Татарча сөйләшәме?
Чип-чиста сөйләшә. Мишәр хатыны.
Чынлап та бомжихамы ул?
Юк, алай түгел. Ул – дәрвиш, суфи. Исеме дә тикмәгә генә Суфия түгелдер. Суфия Хәйдәровналы мем 10 ел элек яңгырады. 10 елдан соң без аның белән таныштык. Бу танышлык 24 февральгә кадәр башланды – бу, минемчә, бик мөһим искәртү. Ул беренче очрашуда ук елый башлады: подъездларда яшим, акчам юк, диде...
Йортсыз-җирсез кеше түгел, димәк?
Суфия апа ярдәмгә мохтаҗ түгел. Аның үзенә күрә системасы бар, һәм ул 65 ел шулай яши. Ул 10 ел элек тә шундый иде, хәзер дә шундый. Казанның Щапов урамында – фатиры, Арчада йортлары бар. Әлбәттә, аның ментальлек үзенчәлекләре бар. Кредитлары юклыгын да соңыннан гына белдек, ЖКХ әҗәтләре генә бар иде.
10 елдан соң аны эзләп табу – үз идеяң идеме?
Төп инициатор Гарик Оганесян дигән комик булды. Аның подкасты бар – мемнардагы кешеләрне табып, алар белән әңгәмә оештыру. Без бергәләп Суфия апаны таптык. Гарикның ярдәме белән, нигездә минем акчага, Суфияне апаны Мәскәүгә алып бардык. Хәтта Ленин янына да кереп чыктык...
Экскурсияләр дә үткәрдегезмени?
Әйе. Ул әле капризлы апа да. Балалар шикелле инде. Кайткач, аңа акча җыю өчен счет ачтык. Ул чакта әле кредитлары юклыгын белми идек.
Ә күпме кредит дип белдегез?
3 миллион сум, дигән иде. Ул көн саен төрле сумма әйтергә мөмкин. Минем аңа ярдәм итәсем килде, ләкин мин бит миллионер түгел, акчам юк. Туран Гатауллин белән бер проект ясадык – социаль эшмәкәрлек: без Суфия Хәйдәровнаның «Тик-ток» аккаунтын ясыйбыз да, анда килгән акчадан ихтыяҗларына түлибез. Бизнес-модель шундый иде. «Тик-ток»ны ачып җибәрдек. Бер атнада 500 мең язылучы барлыкка килде. Гарик – әйткәнне көнендә эшли торган кеше – тикшереп тормыйча, эшкә тотындык. Халык акча җибәрә башлады: Гарик аудиториясеннән 80 мең сум чамасы акча җыелды. Кредитлары юклыгы билгеле булгач та, бу хакта кешегә сөйләмәдек.
Әмма 24 февральдән соңгы хәлләрдән соң «Тик-ток» та китте – роликларны йөкләп булмый. «Җыелган акча белән нишлибез?» – дибез. Суфия Хәйдәровна, күзләремә операция кирәк, диде. Операция өчен хәйран күп анализлар узасы бар, Мәскәүдә булгач, оештыру эшләрен дә тиз генә эшли алмадым. Нәтиҗәдә, ниндидер документлар җитмәү сәбәпле, операция барып чыкмады, ә төп сәбәбе – врачлардан курка ул. «Теш ясатыгыз», – диде. Шул паника заманында без аңа 30 мең сумга тиз генә теш ясаттык. Ләкин тешләрен кими. Сорагач: «Теш уртлары авырта», – дигән була. Беренчедән, гомер буе киеп өйрәнмәгәч, авыртадыр да. Икенчедән, хәер сорашып йөри – теләнче тешле була алмый бит инде. Кызык апа ул – аның үз методикалары бар: монысы – туган көнгә бара торган кием, монысы – хәер сораша торган кием... Акчасыз түгел ул. Тешләр ясатканнан соң теге җыелган акчадан 20 мең сум калды, аны кулына бирәсе килмәгән иде. Барлык чыгымнарны проект сәхифәсендә күрсәтеп бардык.
Шушы хәлләрдән соң мин үзем өчен мөһим әйберләрнең бераз гына урыннарын алыштырдым: дөнья беткән кебек тоела башлады бит – ә миңа фильм төшереп калырга кирәк. Без кино төшерергә әзерләнә башладык. «Ычкынмас» өчен, шул кино турында гына уйлап йөрдек. Әкренләп, съемкаларга килеп җиттек. Суфия Хәйдәровнаны кинода да төшердек. «Тик-ток»ка вакыт калмагач, Суфия апага аңа игътибар җитми башлады кебек тоелгандыр.
Безнең игътибар җитмәгән вакыт туры килгәндер инде: моны урамда Антон исемле «йолдызлар аучысы» күргән дә, видео төшергән. Сүз арасында Суфия апа безне гаепләгән. Ул шундый – теләсә кемне гаепли ала. Бәлки, ул «йолдыз аучыларының» үз чатиклары бардыр – Казахстанда яшәүче бер түтәй шуны күреп алган да, «әбигә ярдәм итик» дип, теманы төрле телеканалларга тәкъдим иткән... Телеканалларда да йөрде инде. Кайсыдыр телеканал кызлары белән мөнәсәбәте турында тапшыру ясады.
Популярлыкның тәмен белде алайса?
Акча да түлиләрдер анда.
Аны син «ачтың» бит инде.
Шулай дисәң дә буладыр. Әмма шоуга әверелмәсен өчен, аңа каршы комментарий бирмәдем. Яки без шоу уйнарга тиеш булабыз, яки дәшмәскә. Мин дәшмәдем, ул «мошенник» дип данымны таратса да, мин монда финанс ягыннан «минуска киткән» кеше. Минем бизнес-план чынга ашмады бит, мин – уңышсыз медиа-менеджер. Безнең аның белән өлкән яшьтәгеләр өчен «Тик-ток-хаус» ясау уе бар иде. Театрдан киткән яки ярты ставкага күчкән өлкән яшьтәге артистлар да шул «Тик-ток-хаус»ка килә ала иде. ДКларга килеп җырлаучы әби-апалар бар – шулар белән контент ясасаң, аларга өстәмә акча килә, без дә эшлибез. Шундый бизнес-модель иде.
Барып чыкмый булып чыктымы?
Мин аны пауза дип саныйм. «Тик-ток» булмаса, аны «Яндекс»та да, «ВК»да да эшләп буладыр. Физик яктан вакыт җитми, киноны туктатып, моның белән шөгыльләнергә кирәк... Ә мин, ярты ел эшлибез дә, ул үз җаена киткәч, мин кинога күчәм, дип уйлаган идем. Ә монда «Тик-ток китте», һәм дөнья үзгәрде. Мин кинога борылдым. Приоритетлар үзгәрде.
Ул – реально кызык әби. Контент өчен дә кызык. Күрешәбез икән – нәрсәдер булачак. 100 процент! Ул гел нәрсәдер уйлап таба. Аның шундый сәләте бар.
Кинода төште инде, әйеме? Аның өчен махсус роль язылдымыни?
Безнең анда хат ташучы роле бар иде – шул рольне уйнады. Мин эпизодларга профессиональ булмаган артистлар сайладым бит инде. Минемчә, Суфия Хәйдәровна – бик яхшы артист. Аның ниндидер органикасы бар. Балалар кебек. Уйнамый ул... уйнаганда уйный инде... ләкин үзенчәлекле. Андый кеше башка юк. Аны төшерергә кызыклы булыр иде, дим. Үзе дә: «Мине төшер», – диде. Рәхәтләнеп төште. Ә шуннан соң Антон дигән кеше очрап, шушы чылбыр башланды...
Әле кинодан соңмыни бу?
Әйе. Ул аны уйлап эшләмәгән. «Здесь и сейчас» диләр бит әле – ул шундый кеше. Ничек уйлый һәм уңайлы – шулай эш итә. Шалтыратышкач та телевидениегә йөргәннәре турында әйтмәде, белми, дип уйлагандыр. Мондый хәл булырын күзалларга мөмкин иде инде, ләкин болай тиз булмас иде кебек. Монда бит фактически аңа опекун булырга тиешсең. Дөнья үзгәргәнче, аның белән коммуникация алып барачак кешене дә тапкан идек. «Тик-ток-хаус» кысаларында аңа фатир да алып булмасмы, дигән идек. Бәлкем, бу идея чынга да ашыр.
Суфия апа турында документаль фильм ясау теләге дә бар иде. Мин аны һәр очрашкан саен видеога төшерәм. Әңгәмәләребезне дә төшерәм.
Фәлсәфи фикерләр дә әйтәме?
Юк, андый тирәнлек юк. Кайбер чакта акыл белән түгел, табигый тоемлау бар. Ул үз янәшәсендәге кешеләрне ача. Мәсәлән, минем бизнес-модельда алдын-артын уйлап эшләми торган уңышсыз кеше булуым ачыкланды бит инде. Ул кешенең тискәре моментларын, көчсез якларын ачып бирә. Мин аның манипулятив кармагына эләккәнмен. Ул бит акыллы түтәй: мәсәлән, шоу кирәк икән, кызлары белән талашу да оештыра ала.
Ә беләсезме, «Тик-ток»ка аның аккаунтына чын язылучылардан: «Ни өчен калган акчаны бирмәдегез?» – дигән бер комментарий да булмады. Эчтәлекне һәм нечкәлекне белмәгән кешеләр генә: «Карчыкны алдагансыз», – диделәр. Хәер, алары да күп булмады, бу теманы бераз гына өйрәнгән кеше кем кемне алдаганын тиз аңлый.
Татар киносына акча салучыларның ышанычы бетәчәк
Документаль фильм, дисең. Мәдәният министрлыгы сайтында яңа гына кинопроектлар өчен субсидия бирелү турында хәбәр чыкты. Татарстан грантлары белән бәйләнешкәнең булдымы? Теләгең бармы?
– Ул яктан бернинди тәҗрибәм юк. Мин алардан баш тартам димәс идем, шартларын өйрәнергә кирәк, нечкәлекләре күп аның. Акчаны бирәбез – нәтиҗәсе ничек була, шулай булсын, дисәләр, иртәме-соңмы, каршы булмас идем. Тик алай була алмый бит.
Миңа бу фильм белән уңыш елмайды инде. Шундый мөмкинлек булгач, студия көче белән ясадык. Мөстәкыйль рәвештә эшләп күрсәткәч, бәлки, грант биргәндә, безгә ышаныч та күбрәк булыр кебек.
Бюджетның суммасын әйтергә ярыймы?
Әлегә ярамый. Соңрак. Әлегә чыгымнар дәвам итә: дубляж, тегесе-монысы...
Бу кино белән күпмедер күләмдә акча эшләргә планлаштырасызмы? Акча җыелмаса, кәеф төшүдән башка ни дә булса булмыймы?
Татар киносына акча салучыларның татар киносына ышанычы бетәчәк – шул гына. Бүтән андый мөмкинлек булмаска мөмкин.
Акча җыя алсак, бәлки, икенче өлешен дә төшерер идек. Кече Хыял авылындагы персонажлар, ядәч уйный-уйный, Таиландка ял итәргә китәләр, мәсәлән...
Батулланы тагын бер кат яшәрү өчен булса да, тәгаен төшерергә кирәк. Байбулат, шулкадәр акча җыярга мөмкин, дигән фаразлаулар бардыр бит инде? Әллә синең белән бөтенләй акча турында сөйләшергә ярамыймы?
– Акча турында сөйләшергә кирәк. Ләкин, акча белән «башлары киткән» дигән фикер калмасын иде. Эш акчада гына түгел, шулкадәр кеше караган, дигән нәтиҗә кирәк. Безгә ихтыяҗ булуын исбатларга кирәк. Әйтик, кинотеатрларга 200 мең кеше килеп, акча түләп караса...
– 7 миллион татарга нәрсә инде ул?! Батулла версиясе буенча татарлар саны күбрәк тә!
– 200 мең кеше 200 сумлык билет алды, дип санасак – 40 млн сум. Кино өчен күп түгел бит инде. Бу – кинематография өчен асылда провал дигән сүз. Әмма безнең очракта пиарга зур чыгымнар тотмыйча гына 200 мең кеше килсә, яхшы булыр иде. Ул бит Казанның да ничә генә проценты... Әйдәгез, исбатлап карыйк. 7 миллион татарның нибары 200 меңе.
Монда эш акчада түгел, исбатлауда. Исбатлый алсак, продюсерлар Татарстан белән бәйле фильмга акчаны күбрәк бирергә мөмкиннәр. Татар кино карый, димәк, акча китерә, дип уйлаячаклар. Монда бит шул ук базар кануннары. Татарның мәдәниятенә генә түгел, икътисадына да яхшы булачак. Киноны күбрәк төшерәчәкләр. Менә шундый хыялый хыял!
«Керәшеннәрнең дә Илшатка «манчыйсы» килгәндер»
Синең рейтинг буенча татар фильмнарыннан берничә фильмны атый аласыңмы?
Татар фильмы микән, юкмы – балачакта «Бибинур»ны бик яраткан идем. Яңадан караганым юк, хәзер ничек, каралырмы икән – белмим. Күңелдә җылы хисләр калдырган фильм.
Тагын «Микулай»ны әйтергә кирәк. Эш фильмда гына түгел, Илшатның җиңүендә. Илшатка ничек авыр булуын күз алдына китерәм – ул берүзе иде. Шушы юлда булгач, үземне аның урынына куеп каравы җиңел. Мин ерып чыга алмас идем. Безнең кинематографиябез зур булса, Илшатны рәхәтләнеп «чәчеп атып» булыр иде, ә монда нинди генә булмасын, бөтенесенә күзне йомар идем. Чөнки безнең кино бала шикелле, әле йөри дә башламаган бала кебек. Бала сәер сүзләр әйтә, кәкәй итә, пес итә, елый, бәлки, кайбер чакта «манчыйсы» килсә дә, без балага үпкәләмибез. Керәшеннәрнең дә Илшатка «манчыйсы» килгәндер, ләкин сукмый калыгыз инде.
Кинога барасың килмәсә дә, андый жанр ошамаса да, бармасаң барма – сатып ал син билетны! Бер билет – кунакка барганда алган бер кап чәй бәясе. Шуңа, ошаса-ошамаса да, билет алырга кирәк. Ул бит – тәрбия процессы. Ошамаса, әлбәттә, әйтергә кирәк. «Без үпкәләдек и все» дип түгел, ни өчен – сәнгать ягыннанмы, милли яктанмы – ошамаганын әйтергә кирәк.
«Микулай» темасы башланган икән, кешенең үзе югында гайбәт сөйләгән кебек булмасын инде, шулай да сорыйсым килә. Кино төшерү процессында ниндидер дипломатик юллар табып, керәшеннәр белән дус калып була идеме?
Була иде. Илшат аны уйламаган да инде, дип уйлыйм. Бу – юри түгел, уйлап бетермәгәннәр. Бәлки, консультантлар кирәк булгандыр. Илшат, кемнедер рәнҗетергә, дигән максат куймагандыр. Монда, минемчә, бер хата киткән, стратегик кечкенә генә бер хата. Бу фильмны этнотриллер димичә, триллер гына дисәң, барысы нормаль булыр иде. Монда этно дигәч, керәшен бренды белән чыгалар. Керәшен бренды белән бәйләнгәнсең икән, алар алдында җаваплылык аласың. Мәсәлән, мин фильмны татар комедиясе димим, комедия дип кенә әйтәм.
Мин «Микулай»ны керәшен фильмы дип карамадым. Аны триллер дип кенә атап була иде, барыбер, русча сөйләшәләр бит. Мин керәшеннәрне дә аңлыйм, аларның мантыйгын, хисләрен. Алар урынында булсам, бәлки, мин дә...
Бу – авыр жанр, Илшат бик авыр нишаны алган. Аңа үпкәләгәннәр икән, гафу итергә кирәктер, дип уйлыйм. Аның бит алдагы фильмы керәшеннәр турында түгел, бары тик керәшеннәр турында гына, аларны үпкәләтә торган фильмнар төшерергә максат куйса, сәер булыр иде. Бу бала белән әңгәмә уздырырга кирәк, дип уйлар идең. Икенчедән, бу бит документаль кино да түгел, алай булса сәер булыр иде. Шуңа күрә мин аны яклыйм. Остазымны яклыйм, дия алам. Без «Сәләт» лагерена йөргәндә, ул остаханәләр уздыра, без аңа охшатып эшли идек. Аның фильмнары илһамландыра иде. Мин аңа Илшат абый дип эндәшәм һәм, киләсе фильмын ясый гына күрсен, дим. Кәефе төшмәсен!
Синең рейтингта башка фильмнар юкмы?
Искә төшми. Шуны гына әйтә алам: татар киносы – ул бала. Шул балага карыйбыз да, үсәргә тиешлеген аңлыйбыз. Алдагы хаталарын ясамаса яхшы булыр иде, дигән теләк бар.
Мин бу фильмга алынганда, Татарстанда төшерелгән фильмнарга охшамаган булса яхшы булыр иде, дип уйладым, рух ягыннан түгел, техник яктан. Хәзер уйлап куйдым – хәйран күп караганмын икән. Бөтен фильмнарда бер үк төрле әсбаплар: авыл, авыл өе, пирәшләү, ризык, әби-бабай, тел... хәтта идеясе дә туры килә торган фильмнар бар. Татарстандагы төрле буын киношниклар бер үк юлдан барабыз. Фильм ясаганда рефренслар була, ул үрнәк кебек. Безнең антирефренслар бар иде: болай эшләмәсәк яхшы булыр иде, мондый уен стиле, мондый артистлар туры килми, дигән максат куелды. Киләчәктә, бәлки, мин ул артистлар белән дә эшләп карармын. Әлегә икенче төрле эшлисе килгән иде. Татарстандагылар да, читтәгеләр дә күрмәгән әйбер күрсә, аларга ул сыйфатлы кебек тоелса, димәк, максатка ирешкәнбез.
Монтаж режиссеры Кирилл, мәсәлән, татар дөньясыннан ерак, Татарстанда тумаган. Ул бик укымышлы. Ул ихластан: «Сезнең анда рубльмы?» – дип сорады. Минемчә, бездә читтә сепаратив рәвештә күрәләр. Без монда, киресенчә, аларның күзаллауларына караганда күбрәк урыслашкан.
Монтажлар алдыннан татар классиклары, фин татарлары, япон, кытай музыкасыннан плейлист җыйдым да Кириллга җибәрдем. Фильмда музыка күп буласын белә идем – татар мәдәниятен музыкасыз күз алдына китереп булмый. Фильмны мин – аерым, ул аерым монтажлады. Чагыштырганда күп нәрсә туры килде. Кирилл әйтә: «Ильгам Шакиров нравится», – ди, «Әдрән диңгез» җырын бик ошаткан, «Озон»нан аның пластинкаларына заказ биргән. Димәк, миссия үтәлде: ниндидер Кирилл үз җырын тапты.
Алга таба нишләргә җыенасың?
2021 елдан бирле ял иткән юк. Чакырулар бик күп, бу – кадрлар кимү белән дә бәйледер. Бераз пауза ясыйсы килә: октябрь, ноябрьдә эшләмәскә тырышам.
Тагын бер сорау: ярар, безгә киноңда татар бабаен күрсәтәчәксең. Ә татар яшь кешесе нинди синеңчә? Аның җыелма образы бармы?
Мин татар яшь кешесенең кемлеген белмим.
Татарның бабае гына аерыламы икән? Яшь кешесе аерылмыймы?
Татарның яшь кешесе «Усал» концертына килгән аудиторияме икән...
Әллә Элвин Грейны тыңлаучымы...
Әйе, шуны әйтмәкче идем. Безнең фильмда төшкән Нияз Мөбәрәкҗанов бар. Ул Ришат ролен уйнады. «Taraf» төркеме музыканты. Шагыйрь. Сабада яши. Мәскәүгә дубляжга килде. Татарча гына сөйләшә. Бөтен кеше моның татарча сөйләшүенә өйрәнеп бетте. Нияз кебек татар да бар. Татарлыкны билгели торган детектор юк бугай бит, әйеме?
Минемчә, яшь кеше аерылмый. Мәскәүне ни өчен яратам – анда милли үзенчәлекнең кычкырып торуы бераз юыла. Син анда беренче чиратта – кеше. Бүгенге көнгә кадәр шулай иде, алга таба ничек булыр?! Мәскәүдә мин катнашкан кино һәм реклама өлкәсендә мультикультура хөкем сөрә. Анда интернациональ кешеләр. Алар исемне бозмыйлар – Байбулат диләр. Ә Казанда кыскарталар иде. Мультикультуралы урын милләткә файдалырак та кебек. Бу хәлләр булганчы, миллилек бөтенләй мөһим түгел кебек тоела иде, Батулланы артык тыңлаганнан соң, милли темага сөйләшкәндә, эчке ирония барлыкка килә иде. Батулланың кайбер абстаркт әйберләре чынга әверелә башлады.
Кызык... әле бит шәһәр татары да бар, авыл татары да бар. Кем ул татар – татарча сөйләшкән кешеме, татарча уйлаган кешеме... Ә кичә Виктор белән Әлфиянең туе булды.
...Һәм Артур туачак.
Юктыр. Белмим.
Һәрхәлдә, Исмәгыйль тумый...
Юктыр, Исмәгыйльләр үпкәләмәсен. Хәер, смайл (елмаю) дигән инглиз сүзеннән чыгып Исмайл булып куйса…
Рәхмәт, Байбулат! Кинога уңышлар!