Алмаз Хәмзин: «Ядәч! Истә!» фильмында мин көмешкә саткан акчага мәктәп ремонтлыйм»
18 сентябрьдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, бөтен татар дөньясына танылган Алмаз Хәмзинга 76 яшь тулды. Туган көнендә «Интертат» хәбәрчесе аннан интервью алды. Гади генә сораулардан башланган әңгәмә җитди темаларга кереп китте.
Алмаз абый, бүген сезнең туган көн. Кәефегез ничек?
76 яшьтә нинди туган көн инде? Ул – балалар өчен шатлык, ә миңә мәшәкать кенә. 76 яшькә җитәрмен дип кем уйлаган?! Ходайга рәхмәт! Балачакта 70тән узганнар бик карт тоела иде.
Балачагыгыз ничек узды? Нинди якты хатирәләр уелып калган?
Тилебәрән орлыгы ашап, исереп йөри идек. Аны ашарга ярамаган икән, ә без белмәгәнбез.
Уйнап әйтәсезме, чынлапмы?
Тәмле бит ул. Аны исерер өчен ашамадык инде. Хәзер бармы икән ул үсемлек? Бер дә күренми. Шуны ашагач, нәрсә сөйләгәнеңне белмичә, көне буе «лар-лар» килеп йөрисең инде.
Монысы кереш сүз иде. Хәзер балачакны сөйлим.
Әни – башлангыч сыйныфлар укытучысы, ә әти колхозда партком секретаре иде. Чагыштырмача мул тормышта үстем. Ачлыкны нәрсә икәнен белмәдем. Әни өйдә «5»лелек итеп өйрәтә иде дә, «үз малаен яклый» дип уйламасыннар өчен, билгене 1 баллга киметеп куя иде. Артка кала торган балаларны өйгә алып кайтып ашата торган иде. Тамагы ач балада сүлпәнлек барлыкка килә, укуда өлгерә алмый.
Бер эпизод истә калган. Әни яңа пешкән күмәчне кисеп, өстенә мул итеп май ягып бирде. Мин моны тотып, урамга чыгып киттем. Капка төбенә дуслар җыелган. Бөтенесе дә: «Миңа каптыр да, миңа каптыр. Сугышканда булышыр идем», – ди. Ипине бөтенесенә дә каптыра торгач, үземә бер йотым гына калды. Сизәм, тәрәзәдән әни карап тора. Нәрсә дип әйтер икән, дип борчылып куйдым, чөнки май юк замана бит. Авыл кешесе бөтен маен сатып бетереп барды. Кием-салым, кирәк-ярак алырга акчаны йомырка, май сатып кына юнәлтеп була иде. Халыкның хезмәт хакы алмыйча, таякка эшләгән еллары. Әни минем гамәлне хуплады һәм ризыктан һәрвакыт, беренче итеп, ятим Мәгъсүмҗанга өлеш чыгарырга кушты. Партком секретаре малае булсам да, беркемнән аерылып тормадым, әнинең шундый тәрбиясен алып, малай-шалайлар арасында үстем. Бөтенебез бертигез иде.
Үсә төшкәч, колхоз эшенә йөрдем. Амбарда авыр капчыкларны сыртымда күп ташыдым. Беренче җәйге хезмәтемә 80 кг ашлык бирүләренә сөенүемне белсәгез! Әти-әнигә беренче ярдәмең тиюне зур итеп кабул итәсең бит ул.
Әти бик гадел коммунист иде. Мин аңа охшый алсам, бик бәхетле булыр төсле идем. Ул артык гаделлеге, колхозчыларның мәнфәгатен яклап, райком секретаре белән сатулашулары аркасында партбилетыннан колак кага язып калган чаклары булды. Берсендә райком секретаре аның партбилетын алып калды. Икенче көнне терлекчеләр, механизаторлар, эшләрен ташлап, плакатлар, транспарантлар белән районга киттеләр, һәм әтине эшенә кире кайтардылар. Ул аягына тимер протезын киеп, кабат эшкә чыгып китте. Бөек Ватан сугышында бер аягын тездән түбән өздергән булган.
Әти-әниегез кайсы яклардан?
Әти – Түбән Кама районы Ташлык авылыннан, әни – 12 км ераклыктагы Иштирәктән (Тукай районы).
Сезне Разил Вәлиев белән авылдашлар, дип беләм.
Әйе, без мәктәпне тәмамлаганчы бер сыйныфта укыдык. Менә туган көн котлавы язып җибәргән әле. Разил шигырь яза, ә мин җырлый идем. Ул миңа кызыкты, ә мин аңа кызыктым. Мин дә шигырьләр яздым, ләкин, оялчан булгач, берәүгә дә укытмадым. Шигырь язу буенча Разил белән ярышып булмый иде инде. Сәләт табигатьтән бирелә. Нужа баскач, шигырь язудан туктадым.
Сезгә шигырь, музыка язуга сәләт кемнән килгән?
Әти дә, әни дә шигырьләр язмады. Әти ягыннан әби бик җор телле, ә бабай укымышлы, колхоз председателе булып эшләгән кеше иде.
«Татар юморы бик түбән. Сатирасы бөтенләй юк»
Бүгенге татар эстрадасын, юморын күзәтәсезме? Яраткан юмористларыгыз бармы?
– Эстраданы күзәтәм. Юмор бик үзенчәлекле әйбер бит ул. Дөньяны күзәтә, тормышны белә торган кеше генә юморда «тирән йөзә» ала. Аңа тәҗрибә дә, хезмәт тә кирәк. Юмор яза белүче авырлык кичергән, рәнҗетелгән, типкәләнгән булырга тиеш. Бишектә генә тирбәлеп үскән кешедән юморист чыкмый.
Сез кайларда типкәләндегез?
Тормыш җиңел генә бармады инде. Мин күпне күрдем. Беренчедән, курс ярымлап өч вузда укыдым, төзелешләрдә эшләдем. Минем Алабуга мәдәни-агарту училищесында укыйсым килде. Әти «музыкант һөнәре – юньле эш түгел» диде дә, авыл хуҗалыгы институтына имтиханнар тапшырырга кушты. Ул минем колхоз председателе булуымны теләде. Мин мәҗбүри Казанга киттем. Яхшы гына укысам да, бу юнәлеш күңелемә ятмагач, икенче курста ташладым. Шуннан соң әти ярдәм итүдән туктады. Сукбай булып йөрергә туры килде инде. Казанда тиз генә фатир да алып булмый. Балта остасы булып эшкә кердем. Анда ярты ел эшләгәч кенә разряд бирәләр икән. 6 ай хезмәт хакы алмыйча эшләдем. Шимбә-якшәмбе эшләгән өчен икеләтә түлиләр иде. Шул акчага яшәдем. Аннары төзелеш институтына укырга кереп карарга булдым. Көндезгегә алмадылар, кичкегә кердем. Үзем йортлар төзесәм, фатирны тизрәк бирәләр, дип уйладым.
Көндез эшләп, кич укып йөри торгач, армиягә алып киттеләр. Морфлотка, дип чыгып киткән идек, юлда барганда планнар үзгәреп, Тбилисидагы космик гаскәрләргә килеп эләктем. Шулай 2 ел космонавтлар белән хезмәт иттем.
Армиядә «Саз» ансамбленең җырларын ишетеп, яратып калган идем. Кайткач, мин боларның репетиция үткәрә торган урынын эзләп табып, көн саен диярлек тыңларга йөрдем. Ансамбль җитәкчесе Рифкәт Гомәров, 1 айдан соң миңа игътибар итеп, җырлап карарга тәкъдим итте. «Саз» ансамбленә кереп китеп, завод-фабрикаларда җырлап йөрдем. Казан педагогия институтының музыка факультетына укырга кердем. Анда музыка белеме булганнарны гына алалар иде. Мин, Илһам Шакировка охшатып, «Кара урман»ны җырлап күрсәттем дә, декан кабул итте. 4 елда музфакны укып бетердем бит. Башта 1 ел буе «До»ның кая икәнен эзләп утырдым, ә аннары ноталар белән музыка язарга өйрәндем.
Мин бик күп йөрим. Иртәгә тагын 3 көнгә чыгып китәм. Аралашу белән дә кешенең күңел байлыгы арта.
Бер уку йортыннан икенчесенә күчеп йөрүегезне әти-әниегез ничек кабул итте?
Әти алдында уңайсыз иде инде. Башкаларның малайлары минем яшьтә өйләнде, белемле һөнәрле булды, ә мин тырай тибеп йөрдем, шуларның берсе дә юк иде. Әти миңа үпкәләде, ярдәм итми башлады. Мин музфакта укыганда, ул Казанга килде. Мин аны үзем катнашасы концертка алып бардым. Матур гына җырладым. Карыйм, протезын шыгырдатып, әти килә. «Улым, мин сиңа гомер буе мишәйт иткәнмен икән», – диде әти. Шуннан соң безнең аралар җайланды.
Татар юморы бүген нинди хәлдә?
Бик түбән ул. Сатирасы бөтенләй юк.
Сез яза идегез бит.
Мин хәзер дә язам. Минем өстәл астына карасаң, күпме сатира барын күрәсең (Өстәл асты кулъязмалар белән шыплап тулган!) Боларның берсе дә басылмаган.
Ник басылмаган?
Басарга ярамый. Болар басылса, мин чит агентка әйләнәм. Язмыйча да тора алмыйм.
«Бүгенге артистларның белем дәрәҗәсе түбән, тормыш тәҗрибәсе юк»
Бүгенге эстрададан кемнәрне яратып тыңлыйсыз?
Мин Илһам Шакиров пластинкаларын тыңлап үстем. Мин бүгенге артистларны гаеплисем дә килми, ләкин аларның белем дәрәҗәсе түбән, тормыш тәҗрибәсе юк. Хәзерге артистлар китап, газета-журнал укымый бит. Һәр җырчының өенә барсам, дәреслекләрдән кала китап күрмим. Аларга үзләре турында язган газета-журналлар китереп бирәләр. Шуннан башканы укымый бит алар. Артист кешегә шулай ярыймы? Ул бит публика алдында эшли, халыкны тәрбияли. Илһам Шакиров журналист ролен башкара алырдай артист иде бит. Сәясәт белгече иде ул. Ул матбугатка мәкаләләр язып бирде, һәрвакыт уйланды. Әгәр кеше уйлана белми икән, ул үзен, тормышны бәяли алмый һәм, шул сәбәпле, ялгыш юлга баса.
Хәзерге артистлар бөтенесе диярлек бер тавышта җырлый. Аларны аерып та булмый. Җитмәсә, халык шундыйны сорый дип, зәвыксыз җырлар җырлыйлар. Югыйсә, халыкның зәвыгын артист тәрбияләргә тиеш. Табигать күренешләрен кеше тормышына бәйләү текстны нык баета. Мәсәлән:
«Менә тагын көзләр җитте,
Менә тагын яфрак коела...
Салкын көзнең сары төсе
Сагыш сала, күңел боега.
Кушымта:
Кил син, кил син, үзең кил,
Яратам, шуны бел.
Кил син, кил син, үзең кил,
Әле дә соң түгел».
Бу җырымны Зөлфәт Хәким дә «бик уңышлы» дип бәяләде. Хит җырларым күп инде. Менә тагын берсе:
«Күңелемдәге теләкләрне
Гөлләргә үреп бирәм.
Гөлгә күмеп, бүген сине
«Кадерлем минем» диям.
Туган көнең белән котлыйм,
Жырлар язам бүләккә.
Син гүзәлем, гүзәлкәем,
Матур бүген бигрәк тә!»
Эшләгән кешене күрә белмәгәннәр
Туры сүзле булуыгыз үзегезгә шактый кыенлыклар китергәндер, шулаймы? «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме дә соңарып кына бирелде.
Кыенлыклар булды инде, ләкин мин барыбер югалып калмадым. Мактаулы исемне 60 яшемә (2008 ел) Фәрит Мөхәммәтшин филармониядә тапшырды. Берүзем 2 көн концерт куйдым. Фәрит Хәйруллович сәхнәгә менде дә: «Без бу егетне күптән «халык артисты» дип йөри идек, ә аның бер мактаулы исеме дә юк икән. Эшләгән кешене күрә белмәгәнбез. Моңа без гаепле. Менә мин аңа бүләк алып килдем», – диде. Медальне тагып, чәчәк тапшырганда, ул миңа шыпырт кына конверт бирде. Конвертта 12 ел элек имзаланган «Атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирү турында боерык иде. Ул вакытта мин «атказанган хезмәткәр» исеменнән баш тарткан идем, чөнки Филармониядә Илһам Шакиров кебек халык артистлары белән эшләгән баш режиссерга «атказанган хезмәткәр» исемен бирүне түбәнсетү дип кабул иттем. Андый исем, гадәттә, библиотека, клуб хезмәткәрләренә бирелә. Ул – зур исем. Беркемне дә кимсетәсем килми, ләкин мин «Атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исемгә өметләндем. Ул вакытта мактаулы исемнән баш тартып дөрес эшләгәнмен. Үземә лаеклысы барыбер насыйп булды. Фәрит Хәйрулловичның миңа карата булган хөрмәте мине таң калдырды. 12 ел элек теркәлеп калган документны актарып чыгарган бит.
«Ядәч! Истә!» фильмын төшерүчеләрнең осталыгына, оешканлыгына таң калдым»
Сез быел Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмында төштегез. Хәзер ул кино кинотеатрларда бара. Кинода төшү нинди хисләр уятты? Гомумән, фильм ошадымы?
Байбулат баш рольгә чакыргач, мин баш тарттым. 3 айга ничек югалып торыйм, дип уйладым. Ниндидер кино өчен «Чаян»нан китәсем килмәде. Бераздан Байбулат тагын шалтырата. Баш рольдә атасы булачагын әйтте. Миңа җиңелрәк роль тәкъдим итте. Вакытың булганда килеп йөрерсең, диде. Балалар да кыстагач, ризалаштым. Бу юлы миңа колхоз председателе роле бирделәр. Сюжет буенча, мин көмешкә кайнатам. Шуның акчасын җыеп, мәктәп ремонтлыйм. Түрәләргә йөреп арыдым. Алардан өмет көтәсе юк.
Кинода чын тормыш сурәтләнгән. Анда Рабит Батулланың шәрә килеш мунча керүләре дә, кызык кына мәзәкләр дә бар. Иң мөһиме, фильмда авыр тормыш шартларында кешеләрнең берләшүе күрсәтелә. Алар кайгысын да, шатлыгын да бергә үткәрә.
Кинода төшкәндә,мин бөтен актерларны күрмәдем дә. Ничек килеп чыгасын аңлап булмый иде. Әзер булгач, карадым. Миңа ошады. Моңарчы татарча мондый кино күргәнем юк иде.
Байбулат Мәскәү командасы белән эшләде. Аларның бар нәрсәләре дә шулкадәр шәп оештырылган иде. Алар электрга тоташу өчен багана башына менеп йөрмиләр – үзләренең генераторлары бар. Аларның үз пешекчеләре, чәчтарашлары, костюмерлары, яшәү өчен махсус машиналары – һәммәсе бар. Бик күп киемнәр алып килгәннәр. Бик җайлап аңлаталар, актерларга уңайлы шартлар тудыралар. Аларның осталыгына, оешканлыгына таң калдым.
Бу фильм әйбәт кенә каралса, Мәскәү Байбулатка яңа заказ бирер, дип уйлыйм. Әгәр ул мине тагын чакырса, баш тартмаячакмын. Монда эшләмәсәм эшләмим, Байбулатның сүзен тыңлыйм.
«Цензура юлы белән бару фаҗигале тәмамланачак»
Алмаз абый, Сезне бүген нәрсәләр борчый?
«Чаян»га майда 100 ел тулды. 1923 елда сатирик журнал барлыкка килгән. Җәмгыятьнең ничек формалашасы билгесез чор. Коммунистлар билгеләгән юл алар өчен генә билгеле. Тирә-якны аферистлар баскан. Хәерчелек хөкем сөргән заман. Хәзер, тотрыклы яшәп ятабыз, дигән вакытта, «Чаян»ның юбилеена акча юк, диләр. Бәйрәм чаралары майдан ноябрь азагына күчерелсә дә, акча юк икәне хәзер үк билгеле. Кайчандыр миллионга якын тиражы, бөтен союзда авторитеты булган «Чаян» бүген мескен хәлдә калды. Такташ «Такташ үлде» дип язган бит. Мин дә «Чаян» үлде» дигән шигырь язып куйдым. Ул әлегә басылмый.
Халык «Чаян»ны ник укымый?
Хәзер халык, гайбәт гәҗитләреннән кала, бер матбугат та укымый. Мин аны ни өчен шулай икәнен төп-төгәл беләм. Халык яңалыкларны интернеттан алып бетергәч кенә, гәҗит килеп ирешә. Гәҗиттәге пүчтәк мәкаләләр кемгә кирәк? Анда бер генә дә кыю фикерле материал күргәнем юк. Акча әрәм итеп нигә алсын ул аны? Башыңны эшләтсәң, интернеттан бөтенесен белеп, бөтен ялганны күреп торырга була. Шуңа матбугатка язылмыйлар.
«Чаян» үзенең ролен үти алмаска мәҗбүр, чөнки өстә цензура тора. Цензура юлы белән бару җәмгыять өчен дә, җитәкчеләр өчен дә фаҗигале тәмамланачак. Кранны япсаң, су агымыннан туктый. Торган суда бактерияләр үрчи, сасый башлый. Җәмгыять шул рәвешле үзен үзе бетерә булып чыга. Шуны өстәге түрәләргә аңлатасы иде.
Күпчелек халыкның хезмәт хаклары түбән бит инде. Уртачаны китереп чыгаралар да, түрәләр шуңа сөенә. Депутатлар да илдә хәерчелек икәнен белеп тора. Алар шулкадәр зур хезмәт хакы алалар, үзләрен шулкадәр башлы, дип саныйлар. Эшче кешене хәерчелектә яшәтү – ахмаклык инде ул. Гади халык шуны белә, ә тегеләр белми. Халык томана түгел бит инде.
«Чаян»га кыю фикерләрне кем үткәрми соң?
– Бастырырга ярамаган әйберне миңа түгел, баш мөхәрриргә әйтәләр. Бер «авызы пешкәч», икенчесендә саграк була инде. Аннары безне «үткен әйбер язмыйсыз» дип гаеплиләр. Язалар аны. Бастырмыйлар гына. Әнә өстәл астында ята. Алар чыкса, тираж үсәр иде.
Алмаз абый, монда шактый тәнкыйть сүзләре әйтелде. Боларны язып чыксам, интервьюның Сезгә зыяны тимәсме?
– Мин боларны концертларда сөйлим. Халык басып кул чаба, чөнки мин кешеләрнең күңелендә ятканын гына әйтәм, бер дә артыгын түгел.
Алмаз абый, туган көнегездә вакытыгызны интервьюга кызганмаган өчен рәхмәт. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, йөргән юлларыгызда уңышлар юлдаш булуын, яхшы кешеләр очравын телим!