Гүзәл Сәгыйтова: «Үзгәрмәдем! Мин – шул ук Гүзәл! Татар дөньясы өчен янучы Гүзәл!»
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова белән рәсми булмаган әңгәмә. Бер очрашып, тегесе-монысы турында сөйләшеп утырдык.
Гүзәл, биредә – мэриядә – үзеңне уңайлы хис итәсеңме?
Хәзер инде үз урынымда кебек. Дөресен генә әйткәндә, халәткә карый: ниндидер мизгелләр, вакыйгалар була... Социаль мәсьәләләр киң өлкә бит – мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте. Кысаларга кереп бер юнәлештә генә эшли башлыйсың кебек, тагын нидер килеп чыга: 175нче мәктәп фаҗигасе булсынмы, пандемия, качакларны каршы алу, мобилизация. Кайвакыт бу вакыйгалар мине социаль өлкәгә килүемне генә көткән кебек... Аларга бәйледер, балаларның деструктив берләшмәләре арта, үз-үзләренә кул салу очраклары да ешая. Һәм синең бу вазгыятьне үзгәртәлмәвең күңелне бик төшерә. Шундый чакларда, мин үз урынымдамы икән, дигән сорау туа да инде. Авыр булганга гына түгел, бәлки, синең урында салкын акыллырак фикер йөртүче, бу проблеманы бөтенләй башка яктан чишә алырлык кеше булырга тиештер, дигән шикләнүләрдән... «Мин үз урынымдамы?» – минем өчен табигый сорау ул. Үземдә казыну, гомумән, миңа хас. Ул сорауны мин үз-үземә тормышымның төрле этапларында бирдем. Нәкъ шул сорау 15 ел элек мине Уфадан Казанга килергә этәрде, телевидениедә эшләгәндә, шул сорау мине Казан консерваториясенә укытырга әйдәде. «Калеб»нең тууы да нәкъ аңа бәйле.
«Гүзәл Сәгыйтованың чиновникларга карата фикере үзгәрде!»
Нәрсә ул синең өчен түрәлек/чиновниклык?
Ул сүз, ничектер, начар мәгънәдә әйтелә кебек. Казан мэриясенә килгәч тә бер нәрсәне аңладым – «түрәләр» дип йөрткән кешеләр – көне-төне эшләргә риза халык, еш кына үзләренең шәхси тормышы бәрабәренә. Ул тырышу, халык өчен тырышудан тыш, җитәкчелек, коллегаларың каршында үз абруеңны булдыру да. Ләкин бу абруйны бер булдырдым да, шуның белән тынычландым, түгел. Даими рәвештә үз урыныңда лаеклы кеше булуыңны исбатларга кирәк. Эшкә җитди мөнәсәбәт Илсур Рәис улының хезмәткәрләренә куйган югары таләпләреннән дә киләдер. Бәйрәмнәрсез, ялсыз эшләүче эш атлары, дияр идем мин күбесен. Бу фикерләр – бары тик Башкарма комитеты хезмәткәрләре хакында. Хакимиятнең башка урыннарында эшләмәгәч, күзаллый гына алам – түрәләр дә кешелек дөньясы кебек төрледер. Минемчә, түрәлек – ул бераз гына булса да, дөньяны яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге. Һәрхәлдә, мин шуңа омтылам.
Кирәкмәгән эшләр эшлибез, дигән уй да башка киләдер.
Әлбәттә, килә. Ләкин ул минем шәхси ялгыш фикер генә булырга да мөмкин бит. Шулай да мэрияда юк-бар эшләр артык күп димәс идем. Казан командасы – нәтиҗәгә омтыла торган команда. Буш сүз сөйләп, вакытны юкка әрәм итә торган утырышлар булмый диярлек. Темп бик кызу, шуңа да кемдер сузыла башлаган очракта да, ашыкканны белдерә башлыйбыз. Команда халыкка хезмәт күрсәтү, элемтә чараларын елдан-ел камилләштерергә тырыша, яңа алымнар эзли. Бер генә мисал: соңгы елда әллә ничә «Телеграм»-бот барлыкка килде. Кеше рәсми хатлар язмыйча, «Телеграм»га яза һәм шул ук минутта үз соравына җавап алырга мөмкин. Социаль өлкәдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә «Телеграм»-бот эшләдек, кеше анда кереп, кайсы объектларда нинди шартлар бар икәнен белә ала.
Кирәкмәгән эшләр... Эшли-эшли, «иләктән уздыра» башлыйсың икән ул. Беренче елны бөтен утырышларга, чарага барырга тырышасың. Мин элек республика театрларының премьераларын калдырмый идем. Мэриядагы беренче елымда театрларга бөтенләй вакыт булмады. Чөнки кичләрен шәһәр чаралары да бар, муниципаль коллективларга да игътибар кирәк. Менә әле беркөнне генә «Пантера» заманча балет коллективының яңа программасын карап кайттык. Ә менә Константиновкадагы халык театрына икенче ел барып җитә алганым юк. Залесныйлар да көтәләр. Өлкә бик киң булгач, бөтенесенә җитешеп булмый.
Без сине, күпмедер дәрәҗәдә, Казанны татар шәһәре итү өчен Башкарма комитетка алынган кеше, дип кабул иттек. Икенче яктан, бу сиңа, бәлки, алга таба үсеш өчен баскыч тадыр. Әлегә Казанны татарчалаштыру турында сөйләшик. Бу мөмкин хәлме?
Бурычларның берсе, дисәк – дөресрәк булыр. Социаль өлкә өчен ул бурыч кына тар. Бер сорауга гына басым ясап, башка темалар «аксаса», мине монда тотмаслар иде. Тик мэрияга килергә ризалашуым нәкъ милли сорауларга бәйле. Казанны татарлаштыру хыялда бар. Ләкин, үзегез беләсез – бүгенге көндә булганын саклап калу да зур хезмәт сорый. «Апуш»ның барлыкка килүе, мәктәпләрдә «Сөйлә!», «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектларының җәелүе, татарчага өйрәтә торган видеороликларның транспортта күрсәтелүе, «Хәрәкәттә – бәрәкәт»нең икенче җәй парк һәм скверларда гөрләп узуы һәм башка проектлар – шушы максаттан. Әлбәттә, мэрия хезмәткәре бер халыкның гына мәнфәгатьләрен яклый алмый, башка халыкларга да игътибар итәргә тиеш. Аз гына бер якка авыштыңмы, шикаятьләр килә башлый. Элек милли мәсьәләләр социаль мәсьәләләр буенча урынбасарга кагылмаган. Шуңа ул – миңа өстәмә эш, ләкин яраткан эш, хобби кебек. Ә график шундый тыгыз – моның белән ял көннәрендә дә шөгыльләнергә туры килә. Тик милли эшләр бер кешегә генә терәлеп калырга тиеш түгел. Төп теләгем шул – миннән соң да мэриядә бу эш дәвам итсен иде.
Эшне «конвейерга кертү» алай тиз генә булмыйдыр ул. Син ашыкма әле «миннән соң» дияргә.
Кеше ерак киләчәкне дә уйларга тиеш. Дәвамлылык турында уйлау – табигый нәрсә. Аннан тыш, үзем эшләгәндә дә фикердәшем булырлык, мин коелып төшкәндә дә миңа көч бирерлек, яки «бу алай түгел, болай» диярлек кеше булуын теләр идем. Кайчандыр Зимфира Заһит кызында әнә шундый таяныч тапкан идем, ләкин уртак юлыбыз бик кыска булды... Хәзер милли мәсьәләләр буенча бүлек мөдире итеп Айсылу Леронны чакырдым. Килә, Аллаһ боерса. Аңа зур өметләр баглыйм.
«Айдар Җаббаровны чакырып, «Апуш» белән масштаблы эш эшлисе килә»
«Апуш» дигәннән, син аңа зур өметләр баглыйсыңмы? Нәрсә ул «Апуш» синең өчен?
Кариев театрына килгәч, Ренат абый Әюпов белән «Балачак» студиясе турында хыялландык. Концепциясен дә яздык. Студия дигәндә, без төп бинаны түгел, юлның каршы ягындагы китапханә бинасын күздә тоттык: балалар шунда шөгыльләнер, дип планлаштырдык. Чөнки төп бинада, спектакльләрдән тыш, актерларның эксперименталь эшләре дә булып тора, «Калеб» тә бар. Театрга без болай да сыешмый башлаган идек. Китапханә бинасы элеккеге офицерлар йортына караган, шуңа да аны үз карамагыбызга алу буенча күп йөрдек, җирен дә үзләштердек. Реконструкция соравын даими күтәреп торсак та, финанслау булмау сәбәпле, ул эш җиренә җиткерелмәде.
Кыскасы, балалар театр студиясе Кариев театрында өлгергән әзер идея иде. Узган ел балалар театры булдыру теләге белән мэриягә Алия Фәйзрахманова килеп кергәч, әлеге эшкә чынлап тотындык. Илсур Рәис улының да хуплавы безне тагын да канатландырды.
Идея белән килүчеләр күп. Ә монда Алиянең теләге минеке белән тәңгәл килде. Ике максат бер булгач, тиз генә тормышка ашты ул. «Апуш»ның миссиясе – татар сәнгатен һәм татар телен пропагандалау, шушы 90 балада булса да, татар теленә кызыксыну уяту. Ул кызыксынуны тамашачы булып килгән балаларда да уятабыз кебек, аларның ата-аналарыннан: «Тагын берәр студия җыясызмы?» – дигән сораулар – моңа дәлил. Ләкин без әле ашыкмыйбыз. Хәзер шушы 3 зур төркем булып эшләүче «апушлы»ларның эшен тагын да сыйфатлырак итү – төп максатыбыз. Аннан шәһәр мәдәният йортларының һәрберсендә – бик тыгыз график. Шуңа да безне барысы да колач җәеп көтеп тормый. Гәрчә алар безнең карамактагы – мәдәнияткә карый торган оешмалар булсалар да. Мәсәлән, «Чулпан» мәдәният үзәгендә Чулпан Закированың биючеләре шөгыльләнә («Казан» бию ансамбле), алар үзләре сыймый, төркемнәре бик күп. Әлбәттә, без анда ниндидер дәрәҗәдә «артык тамак» кебек. Авыр булса да, сыйдырдылар, шуңа да мин урындагы җитәкчеләргә бик рәхмәтле.
Идеяләр белән килүчеләр күп, дидең, алар акча сорауга кайтып каладыр инде?
Күбрәк шулай киләләр: китап чыгару, җыр студияләре ачу, ниндидер проектларны тормышка ашыру теләге белән. Алар өчен без быел «Үз телем» проектлар конкурсын дәвам итәргә булдык. 2021 елда мондый тәҗрибә булган иде.
Студиянең музыкаль юнәлеш алуы «музыкаль театр»га җирлекме, дигән уйлар тудыра. Синең ул хыял күптән бар бит.
Музыкаль театр булачак ул. Ләкин «Апуш» студиясе аның нигезе булыр дип уйламыйм. Әйе, без балаларның вокал мөмкинлекләрен ачар, аннан бу мөмкинлекләрне тамашачыга күрсәтер өчен, спектакль чыгарганда махсус җырлар яздырабыз. «Әбугалисина» спектаклендә музыкальлеккә аерым басым ясалды.
«Музыкаль театр» темасы мине еллар буе озатып бара. Ул тема белән танышуым 15 еллар элек «Хәерле иртә» тапшыруының «Сезгә нинди җыр кирәк?» сәхифәсен алып барганда булды. «Мәдәният дөньясында» тапшыруының берничә чыгарылышын да шул темага багышладык. Аннары шушы тема Казан консерваториясендә дәвам итте. Әлфия Җаббарова чакыруы белән «Түләк» операсын чыгарганда, әлеге фикер тагын да ныгыды.
Дамир Сираҗиев, заманында, Тинчурин театрында «музыкаль театр» эшләргә теләгән. Театрларның икесе дә бертөрле булмасын дип, Тинчуринны музыкаль юнәлештән алып китәсе килгән аның. ХХ гасыр башында да ул бинада бер көнне опера уйнаганнар, икенче көнне – драма спектакле... Тарихи яктан да бик туры килә кебек. Ләкин бүгенге көндә бу бина музыкаль театр таләпләренә туры килми. Аның өчен яңа театр, яисә инде Опера һәм балет театрының киңрәк эшли башлавы кирәктер. Якын киләчәк турында сөйләшәбез икән, соңгысы бүгенге вазгыятьтә чынбарлыкка якынрак. Финанс ягыннан «каешларны кыскан» чорда яңа театр ачылуга ышаныч аз.
Күптән түгел генә «Кави – Сәрвәр» операсы дөнья күрде. Күпме талантларыбыз әрәм ята кебек. Кави белән Сәрвәр ничә елларын сөргендә әрәмгә уздырган булсалар, минем өчен бу талантларыбыз да иң матур чакларын көтеп уздыра кебек. Шуңа да музыкаль театр – ул безнең бурыч.
Алга таба үз бюджеты булачакмы «Апуш»ның?
Без бик ышанабыз. Әлегә, милли проектларны тормышка ашыру өчен, мэриянең бюджетыннан артып калган акчалар китә. 2024 елдан бюджетка утыртылыр, дип өметләнәбез. Чөнки күп проектларның киләчәге финанслаудан тора.
Бер спектакльгә миллион ярым тотылган, дип яздылар инде. Ул – педагогларның ярты ел хезмәте өчен дә тотылган акча. Педагоглар хезмәт хакын ярты елга бер ала. Бүгенге көндә аларны штатка утырту мәсьәләсе карала. Минемчә, киләчәктә «Апуш» спектакльләрен педагоглар гына түгел, профессиональ режиссерлар да чыгарырга тиеш. Алия Госмановнаның хыялы бар – «Чулпан» белән «Сәйдәш» балаларын кушып, Айдар Җаббаровны чакырып, масштаблы эш эшләргә.
Айдар Җаббаровны «клонировать» итеп булмасмы икән – бөтен кешегә Айдар кирәк. Безнең театрлар гына түгел, инде син дә аның турында хыялланасың икән.
Айдар белән күптән эшләп карыйсы килә иде. Театрда вакытта өлгермәдек. «Туган телләр елы»нда бер проект уйлый башлаган идек, аның вакыты белән туры килмәде, ул башлангыч тормышка ашмый калды. «Апуш»ка килгәндә, ул – тулысы белән Алия Фәйзрахманова инициативасы, Алия инде сөйләшүләр башлаган да. Алар Гүзәл Яхинаның «Дети мои» романы буенча спектакль куярга теләгән иде. Хәзер инде заманалар үзгәреп китте – авторларны да, әсәрләрне дә уйлап кына сайларга кирәк.
Айдарны мин үзем Казан Сабан туен эшләргә чакырдым, быелгы Сабантуйны бераз башкачарак тормышка ашырасы килә. Рөстәм Нургалиевич та моңа басым ясады, гәрчә узган елгысын бик ошатып китсә дә. Монда инде бәйрәмнең гомум концепциясе турында сүз бара. Ә талантлы режиссерлар, бигрәк тә шәһәр чараларын эшләргә ризалашучылар, бик сирәк. Чөнки шәһәр проекты бер такыр күрсәтелә дә, шуның белән вәссәләм. Ләкин барыбер кайтавазлар күп алабыз. Мәсәлән, узган елгы мэрия балконнарында шигырь укуларны үз эченә алган «Казан тавышлары» проекты Радик Бариев ярдәмендә бөтенләй башка төс алды. Сойжин Жамбалова куйган «О чем поют деревья?» спектаклен кайчан кабатлыйсыз, дип, бүген дә сораучылар бар.
«Әйе, «Апуш» балалар театр студиясе өчен мин җаваплы, мин җаваплылыктан баш тартмыйм»
«Әбугалисина» спектакле – минем өчен дә бик кыен тема. Сөйләшәбезме?
Әйдә.
Әйе, беренче мин яздым аны. Әмма мин анда куркыныч дәрәҗәдә «гөнаһлы әйберләр» күрмәдем. Миңа хәзер дә гөнаһлы әйберләр күренми.
Барысы да син язган мәкаләдәге башисемнән башланды дип аңлыйм. Минем бер танышым, ул мәкаләнең исемен укып, трансгендерлар хакында спектакль чыгардыгызмыни, дип сорады хәтта. Ләкин башисемнән ниндидер фикер чыгарып, спектакльне карамыйча, 1 минутлык видеоролик аша фикер йөртеп... Әбугалисина ролен талантлы кыз Галиәхмәтова Мәдинә башкарды. Инде кызны егеткә алыштырдык – шул студиягә йөрүче Хәбибрахманов Җәмилгә. Ләкин һаман да каршылык бара. Аңардан соң да хакимияткә шикаять хатлары язу дәвам итә. Димәк, төп максат башкада…
Син «куштырнаклардагы ялгышыңны» аңладыңмы соң инде? Ялгыш уеңны күрсәт, диимме?
Ялгышыбыз, дип әйтергә дә тел әйләнми. Әлбәттә, монда хаклык бар – шәхесләрне алай күрсәтергә ярамыйдыр. Мин сәхнәгә чыккан әсәрләрне гомумән театр күзлеге аша карарга күнеккән, шуңа да бу алымны спектакльдәге шартлылык итеп кабул иттем. Чөнки Әбүгалисина спектакле әкияткә нигезләнгән, бер ел буе мәгарәдә китаплар өйрәнүне мин балачакта да чын хәл итеп кабул итми идем.
Дөресен әйткәндә, хәзер ничек җавап бирергә дә куркам, Рузилә. Интервьюга шикләнеп кенә ризалашуым да шуңа бәйле. Әлбәттә, киләчәктә студиядә ниндидер методист/педагог/фәнни консультант булырга тиештер. Ләкин бит, әнә, «Идегәй»дә фәнни консультантлар булган – хәзер аларга да «таш аталар». Шуңа күрә... бәйләнәсе килсә, бөтен нәрсәгә дә бәйләнергә мөмкин.
Миләүшә Хәбетдинова мине тыелган темаларны пропагандалауда гаепләде, имеш, бу – Кариев театрында ук башланган, дип яза. Моны махсус эшләнгән эшләр чылбыры, дип тә күрсәтә. Мине каралтуга мин ничектер түзәм әле, әмма тамашаны карарга килгән кунакларның исемен күрсәтеп, аларны җаваплылыкка тарту, минемчә, дөрес түгел. Әйе, «Апуш» балалар театр студиясе өчен мин җаваплы, мин җаваплылыктан баш тартмыйм. Алиягә дә әйттем: чыннан да, Әбугалисина – тарихи шәхес, актерларны алыштыру дөресрәк булыр, дидем. Ләкин иҗат кешеләренең фикерен, аларның күзаллауларын хөрмәт итәм.
Мин үзгәрмәдем. Башкортстаннан Казанга килгәндә ничек идем – фикерләү ягыннан һаман да шул ук калдым.
Миләүшә Хәбетдинова мине, «Мәдәният дөньясында» тапшыруында эшләгәндә башка төрле идең, ди. Юк, ул вакытта да театрларның яңа формалары турында сөйләшә идек, тәнкыйди сораулар да бирә идем. Бәлки, ул чорда исемем бу кадәр яңгырамагандыр, бәлки, ул үзе театр белән артык кызыксынмагандыр. Башкортстанда ук миңа «театр җене» кагылган иде. Студент чакта мин спектакльләргә бик күп йөрдем. Аспирантурада драматургия өлкәсен сайлавым да шуңа бәйле. Ул вакытта бу өлкәдә мин тагын да кыюрак, тагын да тирәнрәк фикер йөртә идем әле. «Туганлык» фестивале вакытында театр белгечләре белән бәхәсләшүем дә хәтердә. Аспирантураның I курсында укыганда, «Нур» театрының комедияләр һәм дини темаларга гына спектакль чыгаруларын тәнкыйтьләп мәкалә язган идем. Театр – җанлы сәнгать, ул гел үсештә булырга тиеш. Элек тә, бүген дә мин шулай уйлыйм. Минем дөньямны тыелган темалар кысаларына кертеп тарайту кимсендерә. Мин – шул ук Гүзәл! Татар дөньясы, татар мәдәнияте өчен янучы Гүзәл. Элек тә шундый идем – хәзер дә шундый.
«Алия белән картның дуслыгы – минем белән Рәис абыйның дуслыгы ул, дөресен генә әйткәндә»
Чираттагы соравым – драматургия темасы. Казанда, данлыклы Камал театрында пьесаң куелды. Язарга алынганда, беренчел теләгең драматург булып караумы, әллә әйтәсе килгән фикер борчып тордымы?
Иҗатка тартылу күптән бар иде. Әмма моны гел кешедән яшердем – шигырьләр язгаласам да, Башкорт дәүләт университетында укыганда «Илһам» әдәби түгәрәгенә дә йөрмәдем. Аспирантураның I курсында Казаннан килгән Йолдыз Миңнуллина чыгышын тыңладым да, язсаң, шундый шагыйрә булырга кирәк дип, язудан туктадым.
Ә «Яңа татар пьесасы» лабораториясенә килү болайрак булды. Телевидениедә «Мәдәният дөньясында» тапшыруы ябылгач, редактор булып кына калдым. Вакыт җитәрлек. Ул чакта Казан консерваториясендә укыта идем. «Яңа татар пьесасы» лабораториясенә драматург булам дип түгел, Мәскәү лекторы Юлия Тупикина дәресләрен педагог буларак кына тыңларга килдем. Тик: «Әгәр язу теләгегез булмаса, килмәгән булыр идегез. Сезгә иҗатта булган куркуларыгызны җиңәргә кирәк», – диде Юлия. Аның дәресләре – драматургия буенча гына түгел, ә иҗатка кагылышлы комплексларны җиңәргә өйрәтү дә. Пьесаны язсам да, ахырга кадәр «конкурста катнашмыйм» дип килдем. Тик соңгы минутта тәвәккәлләдем. Минеке сайлап алынгач – шаккаттым.
Анда баштан ук «зәңгәр бабай» бар идеме?
Пьесаның героиня Алия дингә килеп тәмамланган беренче вариантында ул юк иде. Алиянең эчке дөньясын ныграк ачар өчен, аңа якын образ кирәк булгач, шул персонажны керттем. Ул бабай юктан гына килеп чыкмады. Безнең тулай торакта минем күршедә генә бер татар бабае бар иде – персонажның прототибы ул. Гомере буе студентлар тулай торагында яшәде. Аның бүлмәсеннән бик сасы ис килә – аның белән миннән башка беркем дә аралашмый иде диярлек. Аннары ул миңа бүләкләр алып керә башлады. Алия белән картның дуслыгы – минем белән Рәис абыйның дуслыгы ул, дөресен генә әйткәндә. Мин тулай торактан киткәч, аны бүтән бүлмәгә күчереп, бүлмәсен чистартканнар. Шуннан соң ул үлде инде. Бу чүп-чар – аның гомере буе җыйганы. Чистарту – тамырларын өзү булгандыр... Әсәрдә дә бабай үлә бит.
«Зәңгәр» идеме икән?
Юк инде. Әйтүемчә, әсәрдә ике бер-берсенә бөтенләй охшамаган кешенең уртаклыгын күрсәтү өчен кирәк иде ул. Балачакта алынган травмаларның ничек тормышка тәэсир итү фикерен ныгыту өчен.... Әсәрнең беренче версиясе бик гади иде – Алиянең әнисенә булган үпкәләре һәм, әнисе вафат булгач, намазга килүе. Минем үземнең дә дингә килгән чагым иде. Болай гына кешегә кызыклы түгел дип, пьеса әнә шулай «катлауландырылды».
«Томан» әле дә репертуарда бит, әйеме? Соңрак барып караштыргалаганың булдымы?
«Томан»ның «Яшьләр сишәмбе»се кысаларында Кече залда чыгуы хакында ассызыкларга кирәктер. Хәзер үзе генә уйнала. Соңгы арада барганым юк. Миңа аны карау җиңел түгел. Ул хәзер минеке кебек тә түгел инде. Аны бит ул вакыттагы Гүзәл язган...
Гүзәл үзгәрмәде, дисең...
Мин анысын театрга, телгә мөнәсәбәтем турында әйттем. Ә пьеса – балачактан килгән эчке яралар турында. Мин бит инде – балачак травмаларыннан арынган кеше. Бәлки, «Томан» мине арындыргандыр да... Фәрит абыйга: «Кайчан репертуардан аласыз инде?» – дип әйтеп караганым да бар...
Хәзер шундый әсәр яза алыр идеңме?
Әлбәттә, юк. Хәер, яза алыр идем. Әйтик, анда бала үтерү турында язылган. Ни өчен үтерә ул? Тулы канлы тормышта, балачактан яратылып үскән кеше булса, беркайчан да мондый адымга бармас иде, иренә дә ул кадәр бәйле булмас иде. Менә хәзер социаль өлкәдә эшлим. Анда язылганнар – бүгенге көннең чынбарлыгы. Ирләрен гафу итә алмыйча, андый адым ясаучылар шактый. Бу – зур фаҗига.
Кариев театры турында да сөйләшик әле. Театр синең вакытта «яңгырый» башлады. Мәгълүмати пространствода артык яңгырамаган театр...
Моның белән килешмим. ТНВда эшләгән вакытта Кариев театрын шундый ярата идем. Алар Гладилов урамында булганда, бик еш съемкаларга йөрдем. Ренат Әюповның метафораларга корылган спектакльләре әле дә истә. Мин, ул театрны күбрәк күрсәтергә кирәк, дип тырышып, интуитив рәвештә шулай эшли идем. Сорау нинди иде әле?
Син җитәкчелек иткәндә, бу театр мәгълүмати кырда беренче планга чыкты...
Беренче планга ук түгелдер инде, тик без пиар бүлеген үстерү өчен шактый тырыштык.
Хәзерге Гүзәл Рәмзилевна шул чорны ничек бәяли?
Кыска гына вакытта сыйфатлы, матур эшләү чоры, дип бәялим. Минем өчен ул – бик кадерле еллар. Килгәч тә, без юбилейга тотындык. Беренче айда ук яңа сайт эшләдек, анда билетлар сату функциясен булдырдык. Фойега яңа сулыш өрдек, буккроссинг, фотозона ясадык, артистларның портретларын яңарттык. Юбилей кичәсен гөрләттек, ярты ел эчендә 5 премьера чыгардык. Икенче ярты еллыкта инде Башкортстан гастрольләрен оештырып, Уфа, Туймазы шәһәрләрендә, Шаран районында спектакльләребезне тәкъдим иттек. Беренче «Тамга» лабораториясен оештырдык. Соңрак «Асыл» драматургия конкурсына нигез салынды, «Һөнәр» яшь режиссурасы фестивален оештыру да безнең театрга йөкләнде. Бу темп гел шулай барды, бары тик пандемия вакытында гына бераз тыналыш ясадык. Анда да онлайн эшләүдә Камал театрыннан калышмаска тырыштык, спектакльләребезне серверга куеп сатуга чыгардык, «Тылсым» әкиятләр сәхифәсен ачып җибәрдек, артистларны һәрдаим социаль челтәрләрдә күрсәтеп бардык. Соңрак спектакльләребез Федераль фестивальләрдә катнаша башлады. Эшкә чумып, баланың ничек үскәнен дә күрмәдем... Хәтта 1 яшь тулгач узарга тиешле медик тикшеренүгә дә вакытында бара алмадык. Яшь ярымнан соң гына искә төште...
Ай, начар ана булгансың...
... әле дә бик идеаль түгел. Мине теләсә нәрсәдә гаепләп була, тик эшкә битарафлыкта гына түгел.
Скандаллар белән дә танылды инде театр...
Скандал булмаган вакыйгаларны да скандал итеп күрсәтүчеләр булды. Өстәрәк театрдагы эшләрне махсус санадым, чөнки кайберәүләрнең ул чорны башкача күрсәтергә тырышуы сизелә. Беренче елны, әлбәттә, аңлашылмаучанлыклар булмады түгел. Нурбәк Батулла бездә эшләгәч, аның идеяләрен дә тормышка ашырасы килде. «Калеб» кысаларында Туфан белән Нурбәк эшләгән лаборатория каршылыклы булды. Бер төркем артистларның канәгатьсезлеге табигый иде. Бәлки, бу вакыйга «Калеб»кә дә тап төшергәндер.
Болар – тарихта, барыбер, Кариев театрында булган әйберләр булып кала. Беркем дә, монысы – «Калеб», монысы Кариев театры, дип бүлеп карамый.
Шулайдыр. Ләкин бернәрсә дә юкка гына булмый. Димәк, без бу сынауны узарга тиеш булганбыз. Шул вакыйгадан соң ничектер берләштек без, соңгы ел ярымда бер йодрыкка тупландык. Артистларга да: «Белмим, ничә ел бергә эшләрбез, ләкин без аңлашып, бер-беребезгә таяныч булып яшәргә тиешбез», – дип әйтә идем. Команда икегә, өчкә бүленә башлый икән – ул бик авыр...
Кариев театрының бүленешләре сер түгел бугай.
Каршылыклар – һәрбер театрда була торган хәл, иҗат кешеләренең күңелләре аеруча нечкә, аларның һәрберсенә аерым игътибар кирәк. Алай гына да түгел, фикер төрлелеге, битараф булмау да үз ролен уйный. Театр – ул гаилә, гаиләдә «савыт-саба шалтырамый» тормый. Тик аерылу этабына кадәр барып җитәргә ярамый. Менә шунысы куркыныч.
Сагынасыңмы?
Сагынам. Кариев театрына килсәм, үземне өйгә кайткан кебек хис итәм. Өйгә! Аларның барысын да яратам. Кулдан килгәнчә, бераз гына булса да, ярдәм итәргә тырышам. Минем өчен Кариев театры аклык-сафлык белән бәйле. Шул тапталмасын иде…
«Калеб»нең сафлары тулылана бара – аның бөтен мәгънәсе дә шунда»
Гүзәл, «Калеб» бармы ул?
Бар. Ул Кариев театрында яшәвен дәвам итә. Быел – «Калеб»кә 10 яшь. Мэриядә эшли башлагач, беренче елны «Калеб»кә бөтенләй вакыт булмады. Тик аның чаралары сирәгәйсә дә, эшчәнлеге тукталмады. 2022 ел азагында Илсур Рәисович: «Иҗади берләшмәгез ни хәлдә?» – дип сорады. Үземнең дә «Калеб»не уйлап йөргән көннәрем иде. Шул вакытта аның «Калеб»не искә төшерүенә шулкадәр аптырадым. «Дәвам итәргә кирәк», – диде.
Картаеп бара инде «калебле»ләрең. Яшьләр оешмаларында йөреп, яшьлеге өчен бонуслар, ташламалар алып өйрәнгән кеше картая алмый һәм һаман да үз иҗатына бонуслар көтә, «тулы тариф» белән яшәргә әзер түгел.
Моның белән килешмим, «Калеб»нең чишмә башында торучылар – тулы канлы иҗат белән яшәүче, инде үзенең исемен булдырган шәхесләр. Тик ул сафлар бит тулылана бара. Аның бөтен мәгънәсе дә шунда. Яшьләрне ияртә алырлык затлар да кирәк. Тик безнең буын инде дүртенче, бишенче дистәне вакласа да, һаман да яшьләр итеп кабул ителүе хак.
Ә бу инде чын яшьләргә күренергә мөмкинлек бирми. Урын буш түгел чөнки.
Һәркемнең – үз урыны, ул урыннар санаулы түгел. Үзеңне күрсәтергә мөмкинлекләр җитәрлек. «Калеб» яңгыраган чорда мәйданнар күп булмагандыр, хәзер исә, «Моң», «Татар китабы йорты», «Шәрык клубы» бар. Әмма яшьләр барыбер ярдәмгә мохтаҗ. Мәсәлән, Миләүшә Хәйруллина «Кави – Сәрвәр»не бик авырлыклар белән чыгарды. Яшь композиторлар бармак белән генә санарлык, югыйсә...
Чыгарырга мөмкинлекләр бирелде, дип беләбез инде, матбугат конференциясендә рәхмәтләр әйттеләр. Ошадымы әсәр?
– Анысы – башка тема. Мин Миләүшәнең ничек итеп репетицияләр өчен бина таба алмыйча йөрүләрен беләм. Үз акчасына ноталар бастырып оркестрга өләшкәннәреннән дә хәбәрдар. Бер яктан, аларга бөтен мөмкинлекләр тудырылган шикелле. Эльмирның да беркемгә дә кирәкмәгән чаклары бар иде, хәзер ул дулкынга кереп китте, хәзер ул – башка дәрәҗәдә. Без аларга мөмкинлекләр тудырырга тиеш. Композитор Зөлфәт Вәлиуллин һаман да аз гына суммага зур музыкаль спектакльләргә көйләр яза. Гаиләсе бар... Минем иҗатчыларны әйбәтрәк яшәтәсем килә. Алардан күпсенмәсәк иде.
«Бауман урамына яңа концепция эшләү идеясе дә бар»
Ярар, «Казанны татарлаштыру» темасына кайтыйк. Бауман урамының ямьсезлеге, аның татар шәһәре үзәгенә һич кенә дә охшамавы белән килешәсеңдер. Һичьюгы татарча элмә такталар, диимме соң инде.
Мин, килгәч тә, беренче елымны элмә такталарына багышладым, дип әйтсәм дә була. Үземнең кулдан килгәннең барысын да эшләп карадым. Хәтта ул вакыттагы Вахитов районы башлыгы Марат Фәрхатович, мине күргәч, кача башлады. Өч рейд үткәрдек. Әмма эшкуарлар: «Элмә такталарына кагылышлы икетеллелек законы юк, сез безне мәҗбүр итә алмыйсыз», – диләр. Андый канун, чыннан да, юк. Без бу тәкъдим белән Дәүләт Советына да мөрәҗәгать иттек.
Кешечә генә сөйләшеп булмыймы ул эшкуарлар белән? Тыңламыйлармы?
Кайберләре үзгәртте. Бу эш бит акчага бәйле. Алыштыра башласаң, 300 мең сумлап акча кирәк. Безнең Бауман урамына яңа концепция эшләү идеясе дә бар. Бер стильдә, ике яисә өч телдә элмә такталары куярбыз, дигән идек. Дөньялар үзгәреп китте бит...
Мәктәпләр, балалар бакчалары да синең карамакта, әйеме? Күпмедер дәрәҗәдә «татар мәктәбе» дип аталган мәктәпләр күпме ул Казанда? Бу мәсьәлә буенча нидер эшләү, гомумән, мөмкин хәлме?
2021 елда мониторинг үткәрдек. Балалалар бакчалары, мәктәпләрдә бәйсез экспертлар тарафыннан анализ ясалды, балалардан тестлар, ата-аналардан сораштырулар уздырылды. Журналист буларак, бер хата фикерем булган – Казанда 2нче гимназия генә татар мәктәбе, дип уйлый идем. Һәрбер районда берничә көчле татар мәктәбе бар икән. Болар – татар мохите булган мәктәпләр. Әлбәттә, барлык 40 мәктәп тә шундый димим. Ләкин күбесендә мохит бар. 1нче гимназия, 27нче мәктәп, 12нче кызлар гимназиясе, 13нче,18нче гимназия – бу минем үзем чыгып, күреп кайткан уку йортлары гына. «Апуш»та татар телле балаларны күреп, Илсур Рәисович та, Марат Готович та: «Болар – Казан балаларымы?» – дип гаҗәпләнделәр. «Апуш» студиясендә 3 ай эчендә генә андый телгә ирешеп булмый, барысы да – Казан мәктәпләрендә укучы балалар.
Мәктәпләрдә дә күп нәрсә җитәкчедән тора – бөтен җирдәге кебек. Җитәкче артыннан ияртә ала икән, методик як та көчле булачак, оештыру ягы да, ата-аналар белән эшләү дә системага салына, милли ягы да. Ике ел рәттән, балалар бакчалары һәм мәктәп җитәкчеләре, хезмәткәрләре өчен, иң яхшы тәҗрибәләрне туплап, заманча семинарлар уздырдык. Быел Мәскәүнең Югары мәктәбе белән эшлибез, чөнки кайбер җитәкчеләргә менеджментны белү җитеп бетми. Баланы татар мәктәбендә укытып та, татар теленә нәфрәт тәрбияләп була. Шуңа күрә, телибезме-теләмибезме, без заманча креатив фикерләргә тиешбез. Җитәкчедә белем дә, заманны тоемлау да булырга тиеш.
Татарча балалар бакчалары күпме?
Казанда андыйлар – 85. Безнең бик көчле татар балалар бакчалары бар. Әле бөтенесенә дә йөреп җитешеп булмый. Мин аларга даими рәвештә чыгып йөри башлаган идем, качакларга, мобилизациягә бәйле эшләр арткач, җитешеп булмый. Берсенә барып кайту өчен генә дә сәгать ярым буш вакыт сорала. Әлегә ул эш тукталды.
Кыскасы, бик матур эшли торган татар балалар бакчалары да, мәктәпләр дә бар. Өйгә якын дип, төркемгә рус телле баланы алып килгәч, әлбәттә, тел китә. Тәрбиячедән дә тора инде. «Апуш»та да педагогларга дәрестә гел татарча сөйләшү таләбе куябыз.
Әле менә Мәгариф идарәсе белән яңа мәктәпләрдә татар класслары булса да ачу турында сөйләшәбез. Бу фикерне безгә актив татар ата-аналар комитеты киңәш итте. Тулы канлы 40 татар мәктәбеннән тыш, башкаларында сыйныфлар булса да ачу – вазгыятьне бераз гына булса да үзгәртер иде.
Гүзәл, яңарак кына республика Рәисе катнашкан сессиядә ниндидер эшең макталдымы?
Сессиядә мэрияның 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, һәм, шул исәптән, милли эшләр буенча проектларыбызны бер видеороликка туплап күрсәттек. Рөстәм Нургалиевич яратып карады. Без мактау өчен эшләмибез, ләкин җитәкчелектән җылы сүз ишетелсә, проектларның дәвамлы булуына ышаныч зуррак.
Мактау өчен эшләмәсәк тә, Минтимер Шәриповичның бервакыт сиңа атап әйтелгән сүзләре шәп иде.
Ул көтелмәгәндә булды. Үзең дә министрлыкта эшләп караган кеше бит инде – безне төрле яктан сүгәләр. Мактау – сирәк күренеш. Минтимер Шәриповичның ул сүзләре бик күңел төшенке чакка туры килде. Бу сүзләр миңа яңа сулыш белән эшләргә дәрт бирде.
Киләчәгеңне шушы системада күрәсеңме, әллә берәр оешмада, әйтик, ачылачак «Музыкаль театр» директоры итепме?
Кариев театрында эшләгәндә: «И Ходаем, пенсиягә кадәр шушында эшләсәм иде», – дия идем. Бу – минем чын ихлас теләгем иде. Кешенең оештыру сәләте бар икән, театр яки башка берәр мәдәни оешманың җитәкчесе булу – хатын-кыз өчен идеаль эш урыны. Мэрияга чакырудан мин бит берничә тапкыр баш тартып карадым. Асылъяр тугач та 3 ел декретта утырып тыныч тормышта яшәү – хыял иде. Ләкин, күрәсеңме, ике очракта да мин уйлаганча килеп чыкмады – кешене Ходай йөртә, дип уйлыйм... Шуңа да хәзер мин артык зур планнар кормыйм, барысын да Ходайга тапшырдым. Әлбәттә, иң зур теләк – икенче тапкыр әни булу.
Журналистның күп эшләгән кешегә бирә торган традицион соравы: Гүзәл, милләт өчен йөреп, шул милләтнең бер баласына – кызың Асылъярга вакытың каламы?
Башка аналардан аермалы буларак – бик аз. Әлбәттә, бу – мине борчый торган зур тема. «Сөембикә» журналында басылган «Асылъярга хатлар»да бу турыда ачылып яздым. Ул вакытта кызым бөтенләй кечкенә иде, бакчага йөри башлагач, эшләр җиңеләйде. Тик кичләрен, ялларда, бәйрәм көннәрендә чыгып китәргә туры килгәндә, барыбер авыр инде. Алай да, өйдә булганда, кичләрен аз гына булса да, бөтен эшемне ташлап, вакытымны аңа багышларга тырышам. Бергәләп курчаклы уйныйбыз, тәгәрәшеп сөешәбез, рәсем ясыйбыз.
Гүзәл, син бу урынга килгәч, татар шәхесләре көнкүрешкә бәйле проблемалар белән борчыштырып торамы? Мин дә бит Шәхсәнәм Әсфәндиярованың мемориаль тактасында ике хәреф төшүен күреп, фоторәсемне сиңа юлладым.
Әйе, ул такта эшләнде. Безнең татар кешеләре еш шалтырата, турыдан-туры шалтырата. Кулдан килгәнен эшләргә тырышабыз.
Рәхмәт! Барысы өчен дә!