Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Апуш» студиясе – балаларның «театр уйнавы» гынамы әллә татар музыкаль театры яралгысымы?

Казан Мэры патронажындагы «Апуш» татар балалар театр студиясе Туган тел көнендә премьера тәкъдим итте. Спектакль балалар шөгыльләнгән Ленин исемендәге мәдәният сарае сәхнәсеннән күрсәтелде. Безнең хәбәрчебез спектакль карап, аны бик ошатып кайтты.

news_top_970_100
«Апуш» студиясе – балаларның «театр уйнавы» гынамы әллә татар музыкаль театры яралгысымы?

«Апуш» студиясе үзенең быелгы 3нче спектаклен чыгарды. Студия гаҗәеп матур балалар әкиятен – Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Кечтүк» спектаклен сайлаган. Ә яхшы драматургия материалы – спектакльнең зур уңышы. Начар текстны яхшыртасы авыр, күп очракта мөмкин дә түгел, ә яхшы әсәрне бозасы авыррак, хәер, анысы да булырга мөмкин, әмма бу – андый очрак түгел. Әкият матур язылган да, матур куелган да, матур уйналды да.

Белешмә. «Кечтүк» спектакленең сюжеты театрга йөри торган тамашачыга таныш – 2012-2017 елларда ул Камал театрында барды. Әлеге театраль феериядә Ләйсән Рәхимова, Миләүшә Шәйхетдинова, Ришат Әхмәдуллин, Фәнис Җиһанша, Эмиль Талиповлар уйнаган. Спектакльне Радик Бариев куйган. Бу – татар театрында беренче фэнтези иде дип беләм.

Белешмә. «Апуш» театр студиясенең Ленин исемендәге мәдәният сараендагы филиалы белән Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова эшли, ягъни, алар – актерлык осталыгы һәм сәхнә теле педагоглары. Шулай ук, спектакльнең режиссерлары да алар.

ххх

Студия спектаклен тулы залга күрсәтте. Тамашачылар, әлбәттә, нәни артистларның әти-әнисе, туганнары, дуслары һәм башка студияләрдәге яшьтәшләре иде. Әти-әниләр, дигәннән, таныш йөзләр күп. Татар интеллигенциясе – артистлар, журналистлар балаларын студиягә китергән икән. Моңарчы мәдәни чараларда күренми торган коллегаларым әти-әни ролендә сабыр гына фойеда басып тора.

Пьесаның эчтәлеге болайрак: абыйлы-энеле ике малай Рөстәм белән Шамил һәм аларның дус кызлары Ләйлә Шамил уйлап чыгарган куркыныч уенга килеп эләгә. Алар алдында Ак чәчәкләр илен явыз Кара көчләрдән коткару бурычы тора. Моңа кадәр беркемгә дә таныш булмаган, кайчандыр Шамил үзе уйлап чыгарып, уйнап бетермичә ташлап калдырган әкият герое – шаян, шук, хәйләкәр Кечтүк тә Ак чәчәкләр илендә яши, малайларга ул ярдәм итә.

Спектакльдә төп рольне – Кечтүк ролен – иң популяр татар баласы Ләйлә Таишева (Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишев кызы, Римма Ибраһимова оныгы) башкара. Дөрес, рәссам аның битен яшелгә буяп куйган, тавышыннан һәм үзен сәхнәдән иркен тотуыннан танысак кына. Шамил белән Рөстәм ролендә – Әнвәр Хәертдинов белән Илхан Камалетдинов.

Ягъни, Ләйлә Таишеваның фанатлар армиясе «Кечтүк» спектакленә килеп, аның иҗатына соклана ала. Студия шушы бер куелыш белән генә чикләнергә җыенмый.

Спектакльдә студиягә йөрүче барлык 33 бала да катнаша. Театр шундый дөнья инде ул: кемгәдер Кечтүк, Шамил һәм Рөстәм, Патша белән Патшабикә кебек күп сүзле саллы рольләр эләксә, кемдер – массовкада. Әмма режиссерлар бер төркем ак чәчәкләр, кара җаннар, су кызларына да үзләрен күрсәтергә мөмкинлек биргән. Һәр бала «Эпизодик роль» номинациясендә җиңәрлек итеп тырыша.

Шунысы да бар: спектакльнең икенче составы да әзерләнгән. Алай гына да түгел, балаларның берсе авырып китсә, яки башка сәбәп белән килә алмаса, аны башка яшьтәшләре алыштыра ала.

Декорацияләргә һәм костюмнарга караганда, спектакльнең бюджеты ярыйсы гына күренә. Юкны бар итеп куелмаган. Сценограф Анастасия Бузунеева әкият дөньясы тудырган. Су күренешенең матурлыгы! Аны карарга махсус килерлек!

Спектакльнең тавыш режиссеры – Илья Лазарев. Ут куючы рәссам – Тәлгать Латыйпов.

Ххх

Спектакль тәмам. Тамашачыга баш июләрдән соң, сәхнәгә Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова чыкты. Аны, «Апуш»ның әнисе, дип тәкъдим иттеләр.

Гүзәл Сәгыйтова: «Бүген «Апуш» студиясенең Ленин мәдәният сараенда шөгыльләнүчеләрнең 1нче спектакльләре – тәүге эшләре. Спектакльне халыкара телләр көнендә күрсәтүебез юкка түгел. Телебез бүген аеруча яклауга-саклауга мохтаҗ. «Апуш» балалар студиясе – шушы олы максатның кечкенә генә бер өлеше, бер адымы. Сәхнәдә генә түгел, бүген залда да апушлылар. Без бүген зур, матур көчкә әйләнеп барабыз. Бу – Миләүшә Шәйхетдинова, Зөлфия Вәлиева, Алия Фәйзрахмановаларның зур эше. Бик зур рәхмәт сезгә.

13 мартта без «Апуш»ның 1 яшьлеген билгеләп үтәчәкбез. Чөнки нәкъ 1 ел элек «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шушы студия ачылган иде. Тагын бер кат – премьера белән!»

Тагын бер кат көчле алкышлардан соң микрофон спектакль режиссерларының берсе, балаларныңостазы Зөлфия Вәлиевага күчте.

Зөлфия Вәлиева: «Аллага шөкер, балалар бүген йөзебезгә кызыллык китермәде. Без алар белән бик горруланабыз! Иң элек газиз балаларын безгә ышанып тапшырган ата-аналар алдында баш иябез! Олы рәхмәтләребез аларга! Бу – изге бина. Биредә зур артистлар чыгыш ясаган. Минем әти-әнием, 70нче елларда ДК Ленинга килеп, Гәүһәр Камалова, Шәүкәт Биктимеровны карый идек, дип искә алалар иде. Бүген шушы бөек сәхнәдә безнең балалар чыгыш ясады. Болар, 4 ай эшләп, зур премьера чыгардылар.

Бик зур рәхмәт шәһәр мэриясенә һәм Гүзәл Рәмзилевнага. Без аны үзара «Алтынчәч апа» дип йөртәбез. Әмма идеяне тудырдың да – бетте түгел. Аны тормышка ашырырга кирәк. Безнең филиал шушы мәдәният сараенда җылы кул астына кердек. Шушы бинаның олы йөрәкле җитәкчесе Зөһрә Нигъмәтуллина безгә бөтен шартларны тудырды».

Миләүшә Шәйхетдинова: «Бервакыт балалар фестиваленә баргач, Пермь театрыннан килгән балаларның декорацияләр, костюмнар белән спектакль куюын карадым да, кайткач, утырып еладым. Безнең Казаныбызда балалар өчен театр юк, дип борчылдым. Хәзер, Аллага шөкер, хыял тормышка ашты. Без – өч «Апуш»! Кайда сез – «Сәйдәшләр», кайда сез – «Чулпаннар», күренегез әле! «Апуш»ның җитәкчесе Алия Фәйзрахмановага да рәхмәт!»

Зөлфия Вәлиева: «Без мондый театр турында хыяллана идек. Ләйлә, Илхан, Нәргизә, Бәхтияр... алар күп – студиядә йөрүче балалар. Яшәсен татар театры!»

Алкышлар, алкышлар, алкышлар...

ххх

«Кечтүк» – соңгы вакытта күңел рәхәтлеге кичереп караган спектакльләремнең берсе булгандыр.

Спектакльдән соң Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхфәтуллиннан фикер сорадым. Ул сүзен спектакльнең музыкальлегеннән башлады. «Үз вакытында Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшев татар театрында яңа музыкаль жанр тудырды. Миңа калса, бездә мюзикл жанры туып килә. Чөнки безнең халык җырлы-биюле әсәрләрне ярата. Бу жанр безгә бик туры килә», – диде заманында «Зәңгәр шәл»дә Булатны һәм башка бик күп җырлы рольләр башкарган актер.

Әйе, «Апуш» студиясе спектакль куйганда аның музыкальлегенә басым ясый – театрның музыкальлеккә йөз тотуы күренә. Җырлар – спектакльнең бизәге. Татар тамашачысының йөрәгенә туры юл – матур җыр.

«Чулпан» мәдәният үзәгендә куелган «Әбугалисина» спектакле өчен дә заказ белән махсус җырлар язылган иде. Ә биредә спектакльгә көйләрне Зөлфия Вәлиева үзе иҗат иткән. Җырларның берсен композитор Радик Сәлимов язган. Шигырьләр авторы Резеда Гобәева.

Җәмәгать, татарның хыялы булган Музыкаль театр өстән фәрман төшеп кенә туа алмый иде шул. Гәрчә яшь иҗатчыларыбыз хыялланса да, министрлык хыялланса да, аңа җирлек кирәк иде. «Апуш»чыларның шушы җирлек булу шансы бар кебек. Һәрхәлдә алар шуңа йөз тота.

P.S.: 13 март – «Апуш»ның туган көне, «Апуш көне». Димәк, «Апуш»ның «әнисе» һәм «Алтынчәч апасы» Гүзәл Сәгыйтова татар балалар театрын үз туган көнендә ачкан икән, аның да туган көне.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100