Каюм Насыйрига заманча караш: Әбугалисина җенесен алыштырып кызга әйләнә, егет белән яши
Казанда «Апуш» татар балалар театр студиясе икенче ел эшли. Хәбәрчебез студиянең өченче спектаклен – «Әбугалисина» мюзиклын карап кайтты.
«Апуш» татар балалар театр студиясенең «Чулпан» мәдәният үзәгендәге филиалы үзенең отчет спектаклен – «Әбугалисина»ны күрсәтте. Спектакль чакырылган кунакларга, әти-әниләргә, укытучыларга күрсәтелде. Әлбәттә, әлеге студияне кадерләп үстерүче Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да бар иде. «Мин спектакльдән бик канәгать, чөнки 3 көн элек прогонны караган идем, җыелып бетмәгән кебек иде. Кичә Ленин мәдәният үзәгендә барган репетицияләргә дә килдем. Һәрбер этабын карыйсы килә. Чөнки ахыргы сүзне барыбер бездән көтәләр», – диде ул, спектакльдән соң.
«Апуш» студиясе – беренче җитәкчелек тәҗрибәсен театрда алган Гүзәл Сәгыйтованың зур казанышы, яраткан хезмәт җимеше. Ул аларны башларыннан сыйпап үстерә. Алай гына да түгел, заманында үзе туплаган «Калеб» егетләре-кызларына эш тә бирү мөмкинлеге бар: «Калеб» иҗатчылары «Апуш» өчен дә иҗат итә.
ххх
«Апуш» татар балалар театр студиясе үз эшчәнлеген үткән ел «Сәйдәш» мәдәният сараенда башлады. Быел аңа тагын 2 филиал өстәлде: балалар Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә һәм Ленин исемендәге мәдәният сараенда да артистлык серләрен өйрәнә, спектакль уйный.
Әлеге өчен филиалның берсе – икенче сезон дәвамында «Сәйдәш» мәдәният сараена йөрүче «Апуш» шәкертләре – яңа сезонның беренче спектаклен декабрьдә тәкъдим итте. Шагыйрә Йолдыз Шәрапованың «Зоопарк-әлифба» әсәре буенча инсценировкасы авторы – Хәбир Ибраһим. Тамаша квест форматында барган.
«Апуш» театр студиясенең «Чулпан» мәдәният үзәгендә һәм Ленин исемендәге мәдәният сараендагы филиалы/бүлекчәләре беренче сезонны эшли һәм алар беренче спектакльләрен чыгарды. Дөресрәге, «Чулпан»дагылар чыгарды, «Ленин»чылар әле әзерләнә. Ленин исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче «Апуш» шәкертләре үз тамашаларын Халыкара туган тел көнендә – 21 февральдә күрсәтәчәк.
ххх
Үткән ел «Апуш» балаларының беренче иҗат җимешен бик яратып кайткан идем. Быел аларның квест-спектаклен белми калганмын, әллә үзем игътибарсыз, әллә чакырулары җитеп җитмәгән. Ә инде «Чулпан»да «Әбугалисина» күрсәтеләсен ишеткәч, шунда ашыктым.
Студия җитди әсәргә – танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйриның «Әбугалисина» әкияти повестена алынган. Әлеге әсәргә инсценировканы берничә ел элек Чаллы театры өчен язучы һәм драматург Айгөл Әхмәтгалиева язган. Чаллы театрында ул кыйсса буларак сәхнәләштерелгән. Ә «Апуш» егетләре-кызлары әсәрне мюзиклга әверелдергән – әсәрне шагыйрә Гөлүсә Батталова һәм композитор Зөлфәт Вәлиуллин җырлар белән бизәгән. Мин ул җырларны рәхәтләнеп тыңладым. Балаларның вокалларына сокландым. Бу җырлар балалар чыгышларының репертуарына керер, дигән өметем бар.
Тамашаның сценографы, рәссамы – Анна Новикова – Фешин исемендәге Казан Сынлы сәнгать училищесы студенты. Премьерага махсус костюмнар тектерелгән. Оештыручылар сметаны кысмаган булса кирәк – күңелгә ятышлы матур костюмнар барлыкка килгән, эконом-вариант булып күренми.
Спектакльдә студиягә йөрүче барлык 23 шәкерт тә катнаша. Әмма зур проблема бар, күрәсең, – егетләр. Мәгълүм җырдагыча, «...Потому что на десять девчонок По статистике девять ребят». Спектакль әлеге проблеманы ачык күрсәтте.
Каюм Насыйри әсәре буенча яхшы беләбез – абыйлы-энеле ике бертуган Әбугалисина белән Әбелхарис ел дәвамында, мәгарәдә бикләнеп, белем ала. Мәгарәдән чыккач, Әбугалисина гади халык вәкиле Хәлвәфрүшкә булыша: хезмәтен җиңеләйтә, керемен арттыра, сөйгәне − патша кызы белән очраштырып, аларны бәхетле итә. Әбелхарис, киресенчә, үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта, патшага хезмәт итә, белемен ул бары тик начар ниятләрен тормышка ашыру өчен генә файдалана.
Әбугалисина – күренекле фарсы галиме һәм табибы, медицина өлкәсендә зур белгеч. Каюм Насыйри аны әкияти җирлеккә күчерә, күренекле галимнең тормышы мисалында повесте аша белемнең көчен раслый. Спектакльдә тыныч кына яшәп яткан шәһәргә акыл иясе Әбугалисина килеп төшкәч, хикмәтләр башлана. Ярлы егет Хәлвәфрүшнең тормышы үзгәрә.
Әлеге спектакльдә төп өчен герой – Әбүгалисина, Әбелхарис һәм Хәлвәфрүш бар. Өчесе дә – ир-егетләр. Ә студиядә «Апуш» студиясе җитәкчесе, спектакль режиссеры Алия Фәйзрахманова Каюм Насыйри әкиятенә һәм Айгөл Әхмәтгалиева инсценировкасына көтелмәгән төзәтмә керткән – Әбугалисинаның җенесен алыштырган. Әйе, Әбугалисина – хатын-кыз, аңа «туташ» дип тә дәштеләр.
«Мин Әбугалисинаны ир кеше, зур галим дип уйлый идем. Ул хатын-кыз булганмыни?» – дип аптырап сорады тамашачыларның берсе дусларыннан.
Юк-юк, һич тә юк, Әбугалисина хатын-кыз булмаган, әмма студиядә ир малай артистларга кытлык булу сәбәпле һәм, акыллы-белеме булу җенескә карамый, дигән фикер белән, Әбугалисинаны кыз бала иткәннәр. «Безнең спектакльдә Әбүгалисина – кыз, Әбелхарис – егет. Без могҗизалар, сихерләр аша түгел, ә бары тик белем ярдәмендә генә барысына да ирешеп булуын күрсәтәбез», – ди студия җитәкчесе, спектакльнең режиссеры Алия Фәйзрахманова.
Җәмәгать, күз алдына китерегез: Әбугалисина исемле яшь кыз чит бер шәһәргә килә. Хәлвәфрүш исемле егет белән таныша. Егет үзе генә яши. Кызны үзендә яшәргә чакыра. Кыз ризалаша. Бу – нормаль хәлме?
Соңрак Әбугалисина исемле кыз Хәлвәфрүшнең патша кызына гашыйклыгын белеп ала. Ул төннәрен, сихер белән, кызны егет янына китерә. Ә иртән патша кызының хезмәтчеләре, хихылдап, аларның төне буе нишләвен сораша.
Сүз уңаеннан, Патша дигәнебез дә – Патшабикә. Ил белән аның ире – Патша идарә иткәндер инде, әмма кызының төнлә югалгалап тору мәсьәләсендә ана кеше күбрәк борчылганны күрсәтә булса кирәк режиссеёр. Шуңа да спектакльдә Патшабикә персонажы бар, Патшаныкы – юк.
Тәнкыйтем – усаллыгым түгел, дөрес аңлагыз. Мин бары тик «әдәби әсәр сайлауга җаваплы карыйк» дип кенә әйтергә телим. Төркемдә егетләр җитми икән, Әбугалисинаны уйнарлык малай юк икән, нигә «Әбугалисина»га алынырга?! Бездә сәхнә әсәренең төп героинясы булырлык хатын-кыз шәхесләребез дә бар ул. Кызлар уйнарлык сәхнә әсәрләре дә бардыр.
Ә балалар булдыра! Остазлары нинди генә әсәргә алынса да, башкарып чыгалар – җырлыйлар, бииләр, сөйлиләр.
Һәрхәлдә, Гүзәл Сәгыйтованың бу студия белән горурланасы көннәре алдадыр әле.
21 февраль – халыкара туган телләр көнендә Ленин мәдәният сараенда «Апуш»чылар башкаруында Илгиз Зәйниевның «Кечтүкле уен» спектаклен караячакбыз.
- Шәкертләрне премьерага студия остазлары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, актерлык осталыгы укытучысы Алмаз Сабирҗанов, Казан театр училищесының вокал укытучысы Гөлнара Шәйхетдинова, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, сәхнә хәрәкәте укытучысы Миләүшә Гыйльметдинова әзерләгән.
- Казан Мэры инициативасы белән хәзер «Апуш» студиясе Казанның 3 районында – «Сәйдәш» һәм «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә, шулай ук Ленин исемендәге мәдәният йортында эшли. 90га якын укучы актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте һәм вокал юнәлешендә бушлай дәресләр ала. Эшләренең нәтиҗәсе спектакльләрдә чагыла.