Һөҗүмне туктату яки озын гуманитар пауза Палестинаның ХАМАС хәрәкәте сугышчыларына хәл алырга мөмкинлек бирәчәк, дип белдергән Германия канцлеры Олаф Шольц «Heilbronner Stimme» басмасына.
«Мин утка тотуны кичекмәстән туктату таләпләрен дөрес дип санамыйм», – дип җавап биргән канцлер журналистлар соравына. Аның сүзләренчә, ХАМАС «яңадан аякка баса ала һәм яңа көчләр, кораллар җыярга мөмкин». Ул, гуманитар максатлар өчен, мәсәлән, азык-төлек китерү өчен, кечкенә паузалар гына мөһим, дип саный.
Моңа кадәр Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяху, илнең хәрби максатларының берсе — тоткыннарны азат итү һәм бу шартны үтәгәндә генә Газзә секторын утка тотуны туктату, дип белдергән иде. Израиль Газзәдә көн саен 4 сәгатьлек гуманитар паузалар оештыру турында сөйләшүләр алып бара, әмма премьер аңлатуынча, бу — сугыш хәрәкәтләрен туктату һәм «террорчылар» белән килешү дигәнне аңлатмый.