«Вашингтон Пост» газетасы Израиль бомбага тоту сәбәпле, Газзә балалар каберлегенә әйләнеп бара, дип яза.
Палестина Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Газзә Секторында сугыш башланганнан бирле 3,7 мең бала үлгән. Палестинада үлгән һәр 5 кешенең 2се – балалар. Статистика буенча, 10 минут саен анда 1 бала үлә икән.
Берләшкән Милләтләр оешмасының Балалар фонды вәкиле Джеймс Элдер меңләгән баланың үлеменә китергән сугышны туктатырга өндәде. «Газзә балалар зиратына әйләнә. Калган балалар өчен бу – чын тәмуг», – дигән ул. Аның фикеренчә, бу сугышта җиңүчеләр булырга мөмкин түгел.
Израиль армиясе Газзә шәһәренең үзендә сугышлар башлап җибәрде. Моңа кадәр шәһәрне утка тоттылар һәм шәһәр читендә генә бәрелешләр барган иде.
Израиль армиясен (ЦАХАЛ) Палестинада икенче бөтендөнья сугышы вакытында Германия яһүдләргә каршы кулланган ысулларны куллануда гаеплиләр.
Al Mayadeen хәбәр итүенчә, Израиль Газзәдәге җир асты юлларына агулы газ җибәргән.
Британиянең Middle East Eye хәбәр итүенчә, тоннельләргә диңгез суы җибәрергә һәм бетон агызырга ниятлиләр икән.
3 ноябрьгә Газзә секторы Израиль тарафыннан ике өлешкә бүленде. Шәһәр тулысынча чорнап алынды. Моңа кадәр Газзә тар гына коридор аша көньяк өлеш белән элемтәдә тора, шуннан азык-төлек кертелә иде.
Социаль челтәрләрдә сугыш видеолары тарала. Бер видеода гарәп сугышчысы мина тотып танкка һөҗүм итә һәм аны шартлата.
Израиль армиясе «Газзәне чистарту» операциясе видеоларын чыгара. Гарәпләрне җир асты юлларыннан чыгару өчен овчаркаларны эшкә җиккәннәр.
Израиль даими рәвештә сугыш кадрлары белән уртаклаша.
ХАМАС сугышчыларын юкка чыгару өчен, Израиль авиация белән ракета-бомба һөҗүмнәре ясый. Мәсәлән, 15 Израиль сугышчысын үтергән, дип саналган ХАМАС командирына һөҗүм видеосы.
Газзә Секторындагы җимерелгән биналар саны дистә меңләп исәпләнә. Кызыл нокталар – җимерелгән биналар.
Шул ук вакытта Газзә Секторы Израиль җирләрен утка тотуны дәвам итә. Кичә бер ракета Израиль ресторанына төшеп шартлады.