Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газзә балалары Путинга мөрәҗәгать яздырган: «Сугышны туктатуыгызны ялварып сорыйбыз»

news_top_970_100
Газзә балалары Путинга мөрәҗәгать яздырган: «Сугышны туктатуыгызны ялварып сорыйбыз»

Газзә балалары Россия Президенты Владимир Путинга Палестина халкына каршы сугышны туктатуны сорап мөрәҗәгать яздырган. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Бала сөйләгән вакытта, аның артында бер-бер артлы бомбалар шартлый һәм артиллерия уты тавышлары ишетелә.

«Сезгә тынычлык һәм Аллаһының мәрхәмәте һәм аның фатихасы, Россиянең хөрмәтле Президенты Владимир Путин! Газзә балалары сезгә җимерелгән йортлар хәрабәләреннән, яраткан Газзәнең үзәгеннән мөрәҗәгать итә. Безнең яклаучысыз Фәләстин халкына каршы сугыш бара. Безгә, Фәләстин халкына каршы бу каты, расист сугышны туктатуыгызны ялварып сорыйбыз! Палестина балаларының канын саткан һәркем кыямәт көнендә җавап бирәчәк», – дип сөйли бала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100