Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев: «Башкортстан вакыйгасыннан соң берничә артист белән генә аралашам»

Җырчы «Интертат»ка Башкортстанда булган вакыйгалардан соң татар һәм башкорт эстрадасындагы артистлар белән үзара мөнәсәбәтләре артык җылы булмавы турында сөйләде.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев: «Башкортстан вакыйгасыннан соң берничә артист белән генә аралашам»
Салават Камалетдинов

Җырчы Ришат Төхвәтуллин инстаграм сторисларына Фирдүс Тямаев белән төшкән фотосын урнаштырган. «Барысы да яхшы булачак, брат», — дип тә язып куйган. Әллә берәр нәрсә булдымы икән дип, Фирдүс Тямаевның үзенә шалтыраттык. 

«Башкортстандагы хәлләрне искә алып, тынычландырып язгандыр. Шул вакыйгалардан соң мин татар һәм башкорт эстрадасындагы берничә артист белән генә якыннан аралашам. Илсөя Бәдретдинова, Ришат Төхвәтуллин, Илназ Минвәлиев, Азат Фазлыев белән йөрешәбез. Калганнары белән очрашканда исәнләшәбез генә», — диде ул Интертатка. 

Ришат Төхвәтуллин авыр вакытымда: «Ничек ярдәм итим?» — дип килде. Мин аңа үзем бу эшләргә кысылмаска куштым. «Бу сиңа кирәк түгел, Ришат», — дидем. Аның да бу эшләргә йөрәге әрни инде», — дип сөйләде Фирдүс Тямаев. 

22 март көнне Фирдүс Тямаевның Миякә районындагы концерты өзелде. Татарстаннан 700 км юл үтеп килгән җырчыга, концерт башланыр алдыннан гына, подвалны су басу сәбәпле ут өзелүе турында әйтәләр. Аннары җырчының маршрут кәгазе булмавы, концертның шул сәбәпле булмаячагын аңлаталар.

Тямаев үзе концерты өзелүен Куштауны яклап чыгуы белән аңлатты. Әмма татар җәмәгатьчелеге фикеренчә, монда төп сәбәп — җанисәп.

Әлеге вакыйгадан соң Фирдүс Тямаевның Башкортстан шәһәрләрендә үтәсе тагын берничә концерты күчерелде.

Фирдүс Тямаевны, беренчеләрдән булып, инстаграм битендә Илсөя Бәдретдинова яклап чыкты. Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев та бу вазгыятькә карата үз фикерен белдерде.

Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы Башкортстан Башлыгының мәдәният буенча киңәшчесе Радик Юльякшин Инстаграм аша Фирдүс Тямаевны милләтара низаг тудыруда гаепләде.

Башкортстанның кайбер шәһәрләрендә узган җәйге Сабантуйларга да Фирдүс Тямаев белән Илсөя Бәдретдинованы кертергә теләмәгәннәр. "Безгә шәхсән шундый хәбәр килеп иреште. Кайсы шәһәрләрдә икәнен әйтеп тормыйм. Миңа яңа тавыш кирәк түгел», — диде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100